+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 октябрь 2014, 23:34

Вакыт элмәге”

“Бу хәл 1973 елның 20 гыйнварында булды. Миңа ул вакытта унбиш яшьләр иде. Мин урманда ялгызым йөрергә ярата идем, хәтта биек нарат башында куыш корып, үз почмагымны булдырдым. Җирдән унҗиде метрлап биеклектәге куышыма шул көнне дә менеп төшәргә булдым.

Кояшлы, җилсез салкын көн иде, 20 градус чамасы булгандыр. Тирә-ягымда гадәт­тән тыш бернәрсә дә күр­мәдем, нидер булганын хә­терләмим. Ләкин нәрсәдер булган, күрәсең, чөнки һушыма килгәндә мин нарат төбендә карда ята идем. Күзләремне ачсам — югарыда йолдызлы күк йөзе. Бүрегем юк, битем дә, кулларым да беркә торган ниндидер майлы матдәгә буялган... Һуш җыеп торып бастым да өйгә кайтып киттем. Ә анда... Кыскасы, мине инде өч тәүлек буе эзлиләр икән! Мине күргәч, әни һушын югалтып егылды. Битем, кулларым, бөтен өстем канга буялган иде... Мине юындыргач, тә­немдә бернинди сыдырылган, сынган, бәрелгән урын да булмавы ачыкланды. Хәтта бер җирем дә өшемәгән! Икенче көнне, бернәрсә дә булмаган кебек, мәктәпкә киттем, ләкин...
Моңа кадәр мине яхшы белгән кешеләр ачыктан-ачык: “Безнең Сашканы алыштырганнар, диярсең...” дип сөйли башлады. Мин, чыннан да, икенче кеше идем инде. Фикер сөрешемә, үз-үземне тотуыма, язганда хәтта почеркыма кадәр үзгәргән! Бу хәлләргә кадәр астрономия белән бик мавыга идем, аңа да кинәт суындым. Аның каравы, элек бөтенләй кызыксынмаган электрон аппаратураны җиңел генә белә башладым. Шул вакыттан бирле бу мавыгуым минем төп шөгылемә әверелде...”
20-25 градус салкында урманда бүрексез килеш өч тәүлек яткан үсмер ничек исән калган, нишләп аның бер җире дә туңмаган? Канга баткан, исән-имин һәм сау-сәламәт булса да, нишләп ул нарат төбендә һушына килгән? Ата-анасы, улла­рының кайда “оя” корганын белгәнлектән, ул урынны беренче чиратта барып тикшергән бит! Үсмернең өс-башы кемнең канына буялган? Бу сорауларга җавап, бәлки, табылмас та инде. Шулай да, әгәр бу вакыйганы шундый ук башка серле һәм сәер хәлләр белән янәшә куеп карасак, кайбер нәрсәләр бераз булса да аңлашыла төшәр.
— Безнең белән дә гадәт­тән тыш хәл булды, — дип мөрәҗәгать иттеләр 1993 елда “Феномен” комиссиясенә Мәс­кәүнең бер фирмасы вәкил­ләре: С. Камеев — генеральный директор, Б. Ивашенко — коммерция буенча директор, О. Каратьян — шул ук фирма хезмәткәре (фамилияләре үзгәртеп алынды). Сүзне “генеральный” башлады.
— Минем галимнәрнең тәҗрибә үткәрүләре турында укыган бар: электромагнит кырлар ярдәмендә вакыт агышын үзгәртергә һәм башка үлчәмдәге киңлеккә үтеп керү өчен “тишек” ясап була икән. Мин моңа ышанам. Ышанмас идем, безнең белән булган хәлне башкача аңлатып та булмый...
Камеев һәм аның иптәш­ләре сөйләгән вакыйга, чыннан да, бик сәер була. Шуңа да “Феномен”ның берничә эксперты белән алар бу вакыйга булган урынга — Останкино башнясы тирәсенә “тикшерү эксперименты” үткәрергә бара.
— Без шушы урында басып тора идек, — ди Сергей Камеев, ботинка очы белән җиргә сызык сызып. — Олег Каратьян безгә таба килә иде. Җилле көн, аяк астында кибеп бетмәгән күлләвекләр белән чуарланган җир. Олег нәкъ шул күлләвекләрнең берсе аша, торна атлап килгән кебек мәзәк итеп, аякларын югары кү­тәребрәк атлый-атлый якынлаша иде. Менә шул вакытта башланды да инде: тирә-яктагы һава, көчле түгел, әмма колакларны авырттырырлык тавыш белән гүли башлады. Мин башымны югарырак күтәреп карадым һәм телебашня тирәли кызгылт яктылык таралуын күрдем. Соңрак башняның сурәте кинәт кенә җуелды, җемелдәп алды һәм башня бераздан безгә якынрак “килеп басты”. Шулчак Ивашенко миңа: “Олег! Олег!” — дип кычкырып җибәрде. Карасам, бая гына бездән егерме метрлар чамасында булган Каратьян юкка чыккан! Аяк астында да күлләвекләр юк, җир коп-коры! Мин бая Каратьян басып торган урынга таба омтылган идем дә, ләкин аякларым тыңламый, җиргә беркетеп куйган кебек. Шулай күпме басып торганбыздыр, бер минут микән, ун минутмы, әйтә алмыйм. Мин басып торган мәйдан буп-буш, тирә-якта беркем юк, качар, яшеренер өчен ышыкланырга да берни күренми. Йөрәктә әллә нинди кара шом көчәйгәннән-көчәя бара. Эш хәтта Олег белән бергә акча тулы дипломат югалуда да түгел, бу дустыбызның кәгазь битеннән җуйдыргыч белән бетереп ташлаган кебек юкка чыгуы шомландыра иде. Соңрак гүләү тавышы көчәйде, мәйдан өсте ничектер сузылып алды да... безнең алда яңадан Олег пәйда булды. Ул атлап чыгып барган күлләвек тә урынына кайтты...”
Каратьян үзе исә андый-мондый бернәрсә дә сизмәгән, “югалып” торуын да шәйлә­мәгән. Олегның “параллель дөньяда” никадәр вакыт булуын чамалар өчен сәга­теннән карасалар, аның сәгате туктаган булып чыга. Каме­евның иманы камил: Олег телебашняда эшләүче генераторлар йогынтысында барлыкка килгән “пространство чоң­гылы”на кереп югалып торган, ә һавада асылынып торган кызгылт томан — хрональ (вакыт) кыры. Аның белән килешергә дә була, чөнки мондый версияне тәкъдим итүчеләр бер ул гына түгел...
Бу гаҗәеп феноменны аңлатырга тырышучы тикше­ренүчеләр тагын бер нәрсәгә игътибарны җәлеп итә: көт­мәгәндә генә бер чордан икенче заманга күчү. Брита­ниянең Метапсихика җәмгыяте мондый сәяхәтләрнең мөмкин­леген менә инде 150 ел дәвамында өйрәнә. Аның архивында җентекле тикшерел­гән, күпсанлы шаһитлар күрсәтмәсе белән расланган, шартлы рәвештә “Вакыт элмәге” дип аталган 200дән артык очрак саклана. Менә шуларның берничәсе.
1912 елның җәендә Лондоннан Глазгога баручы тимер юл экспрессында булган гаҗәеп хәл турында Бөек­британиянең бик күп гәзитләре язып чыга. Ике пассажир (Скотленд-Ярд инспекторы белән яшь кенә шәфкать туташы) утырып барган вагонның тәрәзә янындагы утыргычында, куркыныч тавыш белән кычкырып, кинәт кенә өлкән яшьтәге бер ир пәйда була. Аның өстендәге киеме борынгы үрнәктә тегелгән, чәчләре дә арткы якка үрелгән була. Бер кулында — озын чыбыркы, икенчесендә — тешләнгән икмәк кисәге. “Мин — Пимп Дрейк, Четнемнан ямщик, кучер булам, — ди ул куркуыннан калтыранган тавыш белән. — Мин кайда? Кая килеп эләктем?”
Инспектор, шәфкать туташына бу сәер мистер Дрейкка күз-колак булып торырга куша да, кондукторны эзләп китә. Әйләнеп килүгә ул кучерның юкка чыкканлыгын, ә шәфкать туташының һушын югалтып ятуын күрә. Аның артыннан килеп җиткән кондуктор башта үзен шаярталар дип уйлый, әмма утыргычта сәер кунакның монда чыннан да булганлыгына шаһитлар — чыбыркы белән өчпочмаклы эшләпәсе ята. Бу әйберләрне күрсәткәч, Милли музей белгечләре аларның нинди заманга каравын һич ялгышмыйча әйтеп бирә — XVIII гасырның икенче яртысы.
Ләкин кызыксынучан инспектор бу хәлләргә кул селтәми, Четнем авылы караган мәхәллә пасторы янына бара, аннан чиркәү кенәгә­ләреннән Пимп Дрейк дигән кеше турында язмалар эзләвен үтенә. 150 ел элек вафат булганнар исем­легеннән пастор бу бахыр ирнең исем-фамилиясен генә түгел, шул битнең бер читенә ул чактагы рухани теркәп куйган язмаларны да таба. Әлеге язмадан аңлашылуынча, олы гына яшьтәге бу кучер көннәрдән бер көнне кеше ышанмаслык хәлләр турында сөйли башлаган. Имеш, бер төндә үз аты арбасында өенә кайтып барганда аның алдында “иблис экипажы” — дәү, тимердән эшләнгән, елан кебек озын, ут һәм төтен бөркеп торучы экипаж пәйда була. Аннары кучер, ни рәвешледер, аның эченә килеп керә, ә эчтә — ниндидер сәер кешеләр, мөгаен, иблис хезмәтчеләре булгандыр. Куркышыннан Дрейк Ходайга ярдәм сорап ялвара һәм чиста яланга килеп чыга, ә анда бернинди экипажлар да, атлар да булмый. Әлеге хәлләрдән бик нык тетрәнгән Дрейк өенә көч-хәл белән кайтып җитә. Һәм, ихтимал, шуннан соң ул беркайчан да сау-сәламәт акылына кайта алмаган, соңгы көннәренә кадәр шул “иблис экипажы” турындагы вакыйганы сөйләп йөргән...
Димәк, Дрейкның акылы, күпләр уйлаганча, чыннан да зәгыйфьләнгән булса, Британиянең Метапсихика җәмгыяте музеенда бүген дә сакланучы өчпочмаклы эшләпәнең хуҗасы белән бергә 150 еллык дәверне үтеп килеп төшүен ничек аң­латырга?
Нью-Йорк полициясе архивында да моңа охшаш гаҗәп хәл турында укырга була.
1952 елның ноябрендә кич белән Бродвейда автомобиль билгесез бер ирне бәрдерә. Мескенкәй шунда ук җан-тәслим кыла. Шофер һәм шаһитлар раславынча, “бу ир урамда, күктән төшкән кебек, көтмәгәндә пәйда була”. Шуннан мәетне моргка алып китәләр. Полицейскийларның игътибарын мәрхүмнең борынгы киемдә булуы җәлеп итә. Моннан да ныграк аптыратканы — шәхесе турында 80 ел элек бирелгән таныклык. Кесәсендә аның һөнәре — коммивояжер булуы турында язылган визиткалары да була. Бер полицмен визиткада язылган адрес буенча мәр­хүмнең яшәгән урынын эзләп барса, әлеге урамның ярты гасыр элек бете­релгәнлеге ачыклана.
Полициянең иске архивыннан узган гасыр ахырында бу районда яшәгән кеше­ләрнең исемлеген тикшергәч, әлеге серле коммивояжерның визиткасында язылган кешенең чыннан да анда яшәгәнлеге билгеле була.
Аннары шәһәрдә шушы фамилияле барлык кешене барлап чыгалар. Ниһаять, бер карчыкны табалар, ул әтисенең 70 ел элек бик сәер генә юкка чыгуы хакында сөйләп бирә – Бродвей буйлап йөреп кайтырга чыгып киткән һәм башкача кайтмаган... Ул полицейскийларга элекке бер фото бүләк итә, анда машина астында калып һәлак булган мәрхүмгә бик нык охшаган ир бер бәләкәй генә кызчыкны күтәреп, елмаеп басып тора. Артында язуы да бар: “Апрель, 1884 ел”.
Шаһитлар күрсәтмәләренә ышансаң, “Вакыт элмәге” аерым кешеләрне генә түгел, биналар, кораблар кебек олы-олы корылмаларны да еллар аша китереп ташлый. Океан киңлекләрендә адашып йөрүче өрәк-кораблар турындагы легендалар да, бәлки, юктан гына тумагандыр.
1881 елның 11 июле иртәсендә Атлантик океанда гаҗәеп вакыйга була: Бри­таниянең хәрби корабы... борынгы фрегат белән чак бәрелешми кала. Фрегат экипажы белән бәйләнешкә керергә тырышу да нәтиҗә бирми, ул янәшәдән хәрби корабны гүя бөтенләй күрмәгән кебек үтеп китә. Бу вакыйга турында ул кадәр үк, бәлки, бик билгеле дә булмас иде, әмма океандагы бу сәер очрашуның шаһиты бик билгеле кеше: шул чакта Британия корабында хәрби хезмәт үтүче яшь офицер – принц Уэльский, булачак король Георг-V була. Менә шундый хәлләр дә була дөньяда.
Читайте нас: