— Мин аларны тимер, гипс, цемент һәм башка төр төзелеш материалларыннан ясыйм, — ди йорт хуҗасы, — аннары чагу төсләргә буйыйм.
Мәче Матроскинның авырлыгы 10 килограмм булса, мәһабәт болан 250 килограмм тәшкил итә икән.
Бакчасын сыннар белән бизәү уе Венер Фазылгаян улына моннан берничә ел элек тынгы бирми башлый. Башта, Уфага барып, кибетләрдән әзерләрен эзләп карый, тик күңеленә ятышлыларын таба алмый. Шуннан: “Ә нигә әле үз кулым белән эшләп карамаска аларны?” — дигән чәмле уй башына килә. Хатыны Тәнзилә Заһирулла кызы да иренең теләген хуплый. Эшләнәчәк сынның сызымын бергәләп әзерлиләр, кирәкле материаллар юнәтәләр. Шулай итеп, бакчаларында беренче иҗат җимешләре — пар аккошлар, сиртмәле коелары янында торналар пәйда була.
— Шуннан бирле әлеге шөгылебездән туктый алмыйбыз, — дип елмая Тәнзилә ханым. — Балаларыбыз, бигрәк тә оныкларыбыз яңадан-яңа идеяләребезне тормышка ашырырга дәртләндереп кенә тора.
— Тиздән коебыздан “су алырга төшкән” Зөһрә кыз янына гармунлы татар егетен эшләп куячакбыз, — ди сыннарга “җан өрүче”. — Аннан оныгыбыз соравы буенча крокодил Генаны ясаячакбыз. Киләчәктә ихатабызда Простоквашино авылыннан почтальон Печкинга да, Матроскинның аерылмас дусты Шарикка да урын бирәчәкбез.
Венер Фазылгаян улы — һөнәре буенча укытучы. Егерме елга якын Кушнаренко мәктәбендә хезмәт һәм физкультура дәресләрен укыткан. Тик, сәламәтлеге какшау сәбәпле, яраткан эшен калдырырга туры килгән аңа. Соңгы биш елда ул алты (!) катлаулы операция кичергән, алда тагын берничә көтелә, ди.
— Шушы сыннарны әвәләгәндә бөтен авыру-сызлануларымны онытам, йөрәгемдә яшәү дәрте уяна, — ди Венер Фазылгаян улы. — Мин аларны үз балаларым кебек күрәм. Күпләр, сат әле дип, йортыма килә, тик мин иҗат җимешләремне акчага алмаштырганым юк. Мәктәп коллективы үтенгәч, тиен сыны ясап бирдем, картлар йортына бүләк итеп торналар эшләдем.
Зариповлар ихатасында оныклары өчен атынгычлары, карусельләре белән матур уен мәйданчыгы да бар. Ә Венер Фазылгаян улы сыннар кою белән генә чикләнми, йорт җиһазлары да эшли. Аш бүлмәсендәге сырлы аяклы өстәле дә, җыйнак, ныклы урындыклары да, шкафы да аның “алтын куллы” кеше икәнлеген күрсәтеп тора. Зариповларның капка-коймалары да гадәти түгел, чәчәк рәвешендә эшләнгән.
Венер Фазылгаян улы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт салучы хатынына да төрле чаралар үткәргәндә зур ярдәм күрсәтә: рәсемнәр ясый, сәхнә өчен декорацияләр әзерли.
— Кешенең яраткан шөгыле булырга тиеш. Ул тормышка ямь, мәгънә өсти бит, — ди үзенчәлекле иҗатчы.
Кушнаренко остасының капкасы ябылып тормый: ихатасындагы әкияти сыннарны күрергә яше-карты еш килә. Бала-чага боланга атланып, я булмаса, бүре белән култыклашып, фотога төшә, уен мәйданчыгында кинәнеп күңел ача. Ә ул кешеләргә шатлык өләшә алуына чиксез канәгать булуын яшерми.