+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 октябрь 2014, 22:57

“Китап” — Русиядәге иң өлкән нәшрият

Тарихта мөһим вакыйгалар очраклы закончалыкка буйсына сыман. 1865 елда төрки халыкларның мәшһүр улы Мифтахетдин Акмулла вафат була. Бу зур югалтудан соң, халыклар күңелен юаткандай, Ходай җир йөзенә Шәехзадә Бабичны бирә. 1919 ел Бабичның вафаты һәм Мостай Кәримнең тууы белән билгеле. Һәм шушы ук елда Башкортстанда китап нәшрияты ачыла.

Әлеге гаҗәеп даталарга Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Наил Гаетбаев игътибар иткән. Бу хакта ул Башкортстан “Китап” нәшриятының 95 еллыгын бәйрәм итү тантанасында әйтеп үтте. Чыннан да, тарих, милли әдәбият, рухият олуг шәхесләребезнең иңендә бара сыман. “Китап” нәшриятының туган көне рәсми рәвештә 1919 елның көзе дип теркәлсә дә, берничә ел алдан Әхмәтзәки Вәлидинең Башкортстанда китап бастыру эшен кузгатып җибәрүе, Петербургтан беренче җиһазларны кайтаруы билгеле.
— Башкортстан китап нәшрияты — Русиядәге иң өлкән нәшрият, — диде тантанага Мәскәүдән килгән Русия Китап чыгаручылар ассоциациясе идарәсе әгъзасы, “Дар” нәшрияты директоры Георгий Гупало. — Дөрес, Борынгы Русиядә китап бастыру моннан 450 ел элек башланган. Ә менә иң беренчеләрдән булып рәсми теркәлгән “Наука” нәшрияты үзенең тарихын 1923 елда башлый. Димәк, ул “Китап”тан дүрт яшькә кече.
Русия күләмендә зур тарихка ия Башкортстан “Китап” нәшрияты шуңа да үзенең үткәне һәм бүгенгесе белән горурлана ала. Башкортстанның атказанган артисты Азат Бикчуринның курай моңы белән башланып киткән тантанада нәшрият директоры Илһам Җан­дәүләтов коллективны, ветераннарны, килгән кунакларны бәйрәм белән ихлас котлады. Бүгенге көндә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси һәм фәнни-популяр әдәбият тәкъдим итә, шулай ук биредә сүзлекләр, башкорт, урыс, татар һәм башка телләрдә белешмәлекләр чыга. Нәшрият халыкара һәм Русия күләмендәге күргәзмәләрдә катнаша һәм призлар ала. Русия Китап чыгаручылар ассоциациясе рейтингына караганда, илебездәге 600 нәшрият арасында “Китап” иң яхшы 50 оешма исәбенә керә, төбәктә ул — алтынчы урында, ә милли нәшриятлар арасында — беренче.
“Китап”чыларны 95 еллык юбилей белән Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов котлады. Тантанада шулай ук Хөкүмәт Аппаратының Социаль-гуманитар үсеш департаменты вәкиле Рәйлә Вахитова катнашты.
Китапсыз каләм иясе язучы булып үсә алмый. Наил Гаетбаев әйткән бу сүзләрне нәшрият ветераннары, танылган язучылар, дистәләгән китап авторлары Ногман Мусин, Кадим Аралбай, Галим Хисамов та җөпләде. Һәр чыгыш матур җыр-бию, курай моңы белән үрелеп барды. Нәшрият эшендә фидакарьлек күрсәткән хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Читайте нас: