+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 октябрь 2014, 21:49

Йөгерүче кеше

Америкада яшәүче 52 яшьлек Дин Карназес 43 яшендә 80 сә­гать буе туктамыйча, өч төн йокламыйча 350 миль араны (560 километр) йөгереп уза. Ул — ерак дистанцияләргә йөгерүче иң билгеле марафончы.

Элек Дин сәламәт туклану ризыклары җитештерүче фирма җитәкчесе була. 30 яшьтән соң гына йөгерү аның төп шөгыленә әйләнә. Калифорниядәге “Үлем кыры”н (“Долина смерти”) ул 49 градус эсседә йөгереп уза. Көньяк полюска оештырылган марафонда катнашып, икенче урынны яулый.
44 яшендә танылган марафончы 50 көн эчендә Американың һәрбер штатында үткән 50 марафонда катнаша. Нью-Йоркта узган азаккы ярыштан соң ул үз шәһәре Сан-Францискога йөгереп кайтып китә.
“Time” журналы Дин Карназесны “Дөньяның иң абруйлы 100 кешесе” исемлегенә керткән. Ул — планетаның иң чыдам кеше­ләренең берсе.
Динны тикшергән галимнәр аның организмында канның гади кешеләрнекенә караганда күбрәк булуын ачыклый. Бу аның организмын сусызланудан саклый икән.
Читайте нас: