+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 ноябрь 2014, 12:02

Яшьләр яккан учак җылысында

Соңгы чорда Башкортстан Язучылар берлеге яшь каләмнәргә баеды. Күптән түгел берлекнең тамашалар залында яшь язучылар остаз-аксакаллар белән очрашты. Иҗади отчет, үзара фикер алышу рәвешендә барды бу очрашу. Әлеге чараны әзерләүче әдәби консультантлар Гүзәл Габитова һәм Леонид Соколов башта Язучылар берлегенең яңа әгъзаларына сүз бирде. Шагыйрь, тәнкыйтьче, тәрҗемәче Сергей Янаки тәрҗемә эшенең нечкәлекләре турында сөйләде, әсәрләрен укып ишеттерде. Берлекнең иң яшь әгъзаларының берсе Кристина Андриянова кыю иҗатчы гына түгел, галим, филология фәннәре кандидаты, тележурналист та. Ул үзенең шигырьләрен укып ишеттерде. Ә радиода эшләүче Олеся Әхмәтрәхимова шигырьләренең хислелеге белән җәлеп итте.

Журналист һәм шагыйрә Светлана Гафурова язучылар даирәсенә инде дөньяны танып, тормыш тәҗрибәсе туплап килеп керде. Яңа гына аның “Жизнь удалась!” дигән китабы укучыга барып иреште.
Яшь шагыйрь Рәсим Рәхмә­туллинны тыңлау безнең өчен аеруча күңелле булды. Аның юмор белән сугарылган, кыска һәм оста язылган шигырьләрен укучы бик җылы кабул итә. Рәсим бу юлы урыс теленә тәрҗемә ителгән шигырен дә укып ишеттерде.
Әкиятче, шагыйрь, романист Вадим Богдановның чыгышы да фәһемле булды. “Киске Өфө” гәзите хезмәт­кәре, яшь шагыйрь, тәрҗемәче Илгиз Ишбулатов шигырьләре үтемлелеге, рациональ фикерле булуы белән аерылып тора.
Яшьләр чыгышын тыңлаганнан соң, остазлар, аксакаллар сүз алды. Яшь каләмдәшләренә һәрдаим хәерхаһ Ирек ага Киньябулатов шигырьләрен укып ишеттергәннән соң, кайбер иҗат серләренә тукталып китте, яшь әгъзаларга иҗатка хәер-фатыйхасын бирде. “Бельские просторы” журналының баш мөхәррире Юрий Горюхин — яшьләр белән эшләүнең күп серләренә төшенгән каләм иясе. Ул биргән киңәшләр һәркемгә файдалы.
Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасарлары Спартак Ильясов һәм Фәния Габидуллина мондый очрашуларны киләчәктә дә оештырырга кирәклегенә, аларның әһәмиятенә басым ясады.
Читайте нас: