Минем әнием – Маннанова Роза Әхмәдулла кызы – Күгәрчен районының Күгәрчен авылында туып үсә. Сугыш башланганда аңа тугыз яшь кенә була. Әтисе, абыйсы сугышка китә, туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый аларга, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калалар. Башка авылдашларыбыз кебек үк, сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татый ул. Апасы Зөбәрҗәт белән әниләренә ярдәмче, таяныч та була алар. Сеңелләре Маһузарны, энеләре Уралны үстерешәләр.
Күптән түгел Ваһапов Кави абый миңа болай диде: “Әниең белән сугыш вакытында кыш көне бәләкәй чана белән утынга бара идек. Әниең белән күрше Фирүзә апа бездән зуррак, без Факил дустым белән аларга ияреп барырга тырыша идек. Ни өчен дигән-дә, апалар үзләренә тиз генә җыялар да безгә ярдәмләшә, кайтканда бәләкәй чаналарны тартыша иделәр”. Уйлап карасаң, ул вакытта әниемә ун-унике яшьләр булган.
Әниебез тормышын әтиебез, шушы авыл егете Ниязбәк белән бәйли, алар дүрт балага гомер бүләк итә. Әтиебез, балта остасы булып, кешеләргә өйләр төзеде, рамнар, өстәл-утыргычлар, шкаф-этажеркалар ясады, төрле эшләрдә йөрде. Әниебез совхоз бакчасында эшләде, сарык фермасында бәрәннәр карады, чөгендер утады, халыктан сөт җыйды, совхоз эшчеләренә икмәк пешерде – бар эшкә дә өлгерде. Авыл халкына матур итеп мичләр чыгарды. Ахирәте Хәтирә апа белән икесен хәтта күрше районнан да мич чыгарырга килеп ала иделәр. Матур итеп паласлар да сукты ул, кәҗәләр асрап, шәл бәйләде, безне дә бәйләргә өйрәтте.
Әти-әни эштә вакытта без әбиебез Өммикамал карамагында кала идек. Ул безне тәртипкә, эшкә өйрәтте, үзенә күрә бик яхшы педагог булды. Эшләтә дә, бик тәмле ашата да иде әбиебез. Әтиебезгә безнең тормышка чыгып, балалар үстергәнне күрергә насыйп булмады, яшьли генә бакыйлыкка күчте. Дүрт баланы аякка бастыру әниебез җилкәсенә төште. Ул безгә югары белем алырга ярдәм итте. Кызлар өчебез дә укытучы һөнәрен сайладык, ә энебез шофер булып совхозда озак еллар эшләде.
Әниебез һәрберебезгә матур итеп туйлар ясап, олы тормыш юлына бастырып, балаларыбызны да укытырга ярдәм итте һәм һаман да ярдәменнән ташламый.