+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 ноябрь 2014, 19:58

Киңлек тарлыгы монда чагыла

Уфада сынлы сәнгать күргәзмәсе ачылды.30 октябрьдә “Русия рәссамнары берлеге”нең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе белән Уфа сәнгать галереясы “Пространство һәм форма” дигән II ачык Республика скульптура күргәзмәсен ачты. Чара башкаланың мәдәни тормышында зур вакыйгага әверелде, чөнки Рәссамнар берлегендә сынчылар күп түгел, шуңа аларның хезмәтләре күргәзмәгә еш тупланмый.

Беренче күргәзмә 1996 елда үткәрелгән. Ул вакытта әйдәп баручы сәнгать осталарының экспозицияләрен М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее әсәрләре тулыландырган.
Күргәзмәне ачу тантанасында мәдәният министры урынбасары Шамил Абдраков, Русия рәссамнары берлегенең төбәк бүлекчәсе рәисе Хатыйп Фазылов, Урыс дәүләт музееның сынлы сәнгать бүлеге җитәкчесе, Русия Сәнгать академиясе әгъзасы (Санкт-Петербург) Елена Василевская, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптура симпозиумнарының, “Пространство һәм форма” (1996, 2006) күргәзмәләренең иҗади кураторы Ирина Оськина, скульптор, Башкортстанның атказанган рәссамы, берлекнең идарә әгъзасы Хәниф Хәбибрахманов, скульптор, Уфа дәүләт сәнгать академиясе доценты, “Пространство һәм форма” проектының сәнгать җитәкчесе Владимир Лобанов катнаштылар.
Быелгы күргәзмәнең даирәсе күпкырлы. Монда Башкортстанның сәнгать әһелләре иҗат иткән гади генә медальдән башлап, катлаулы композицияләргә кадәр тәкъдим ителгән. Сыннар, нигездә, таштан, бронзадан, агачтан, бурташтан ясалган. Экспозициягә Уфада туган, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче өч скульпторның — Башкортстанның атказанган рәссамы, Русия Сәнгать академиясе әгъзасы Валентина Кузнецова, Евгения Кудрина, Таһир Собханкулов хезмәтләре дә кертелгән. Аерым осталарның, дизайнерларның эшләре дә үзенчәлекле урын алып тора. Алар арасында Игорь Павлов (Мәләвез), Радик Хөсәенов, Руслан Нигъмәтуллин, Рөстәм Хәсәнов (Уфа) кебек скульпторларның хезмәтләре күпләргә билгеле.
Күргәзмә Уфа сәнгать галереясында 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Көндәлек чынбарлыктан беразга гына булса да арынып, экспозицияләрдән эстетик ләззәт, иҗади күтәренкелек алырга сез да ашыгыгыз.
Читайте нас: