Шушы көннәрдә Иске Кыргыз мәдәният йортында аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган зур әдәби-музыкаль кичә үтте. Ул Сәгыйть Муллаәхмәтовның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган слайд белән танышудан башланып китте. Аннары сүз авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Нәҗметдиновка бирелде:
— Муллаәхмәтовлар — Яңа Аю авылы биләмәсендә яшәүче иң үрнәкле гаиләләрнең берсе. Сәнгать аша авылның данын районга гына түгел, бөтен республикага, Русия төбәкләренә таныткан шәхес ул Сәгыйть Муллаәхмәт улы.
Хаклы ялга чыгу белән без аңа Яңа Аю авылы старостасы вазыйфасын ышанып тапшырдык. Ул аны “бишле”лек алып бара. Нинди генә четерекле хәлдән дә чыгу юлын таба белә. Безгә һәрчак үзенең акыллы киңәшләрен бирә, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә. Шуның өчен без аңа бик рәхмәтлебез. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә һәм матур итеп яшәргә язсын, — диде авылдашын күркәм бәйрәм белән котлап Фәнил Әхнәф улы.
Арытаба сүзне район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Зәлфирә Әхмәтова алды:
— Илеш районы — күренекле шәхесләргә бай төбәк. Сәгыйть абыйны да мин районның иң күренекле кешеләренең берсе, дияр идем. Чөнки ул, сәнгатькә гашыйк кеше буларак, район мәдәниятен үстерүгә зур көч салды. Шуның белән район мәдәният тарихында үзенең матур эзен калдырды.
Сәгыйть Муллаәхмәт улы үзе генә биеп-җырлап калмады, үзе артыннан сәнгать дөньясына гаиләсен, Яңа Аю авылы биләмәсендә яшәүче барлык халыкны ияртә алды. Менә монысы өчен аерым рәхмәт аңа, — диде Зәлфирә Гыйльван кызы.
Сәгыйть Муллаәхмәтовны котларга Дүртөйленең “Дулкын” җыр-фольклор ансамбле әгъзалары Нәзифә Рәхмәтуллина, Рәсимә Сәмигуллина белән Илеш районы үзәкләштерелгән китапханәсе каршында эшләүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубы әгъзалары Клара Хәлиуллина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фирдәвисә Маликова белән Рәсидә Мостафина килгән иде. Нәзифә Рәхмәтуллина үз теләкләрен — шигырь юллары, Рәсимә Сәмигуллина — мандолина моңнары, Рәсидә Мостафина җыр аша белдерде. Фирдәвисә Маликова исә күңелендәге Сәгыйть Муллаәхмәтов белән бәйле матур хатирәләре белән уртаклашты:
— Без Сәгыйть Муллаәхмәт улы белән ике дистә елдан артык район сабантуен алып бардык. Гаиләләребез белән дә дус булдык. Шундый якты һәм иҗади күңелле шәхес белән тормыш юлымда очраштырганы өчен язмышыма чиксез рәхмәтлемен, — диде Фирдәвисә апа.
Аннары сәхнә түренә Сәгыйть аганың тормыш иптәше Венера Нәгыйм кызы, балалары, килен-кияүләре һәм оныклары күтәрелделәр. Балалары гына түгел, киленнәре дә, Сәгыйть аганың үзенә охшап, сәнгатьле сүзгә, җыр-биюгә осталар икән. Өлкән киленнәре Тамараның әтисенә багышлап әйткән җылы сүзләре залда утырган бер генә кешене дә битараф калдырмады. Кече килене Ирина белән төпчек кызы Светлана исә әтиләренә багышлап бию башкардылар, теләкләрен җырга салып та җиткерделәр. Уртанчы кызлары Лариса да сүз остасы икән. Гади генә сүзләр белән әтисенә булган тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде ул.
Шунысы игътибарга лаек, Муллаәхмәтовлар сәнгатьтә генә түгел, гадәти тормышта да бар яклап үрнәкле шәхесләр. Венера Нәгыйм кызы белән Сәгыйть Муллаәхмәт улы менә унсигез ел инде төпчек уллары Альберт һәм киленнәре Ирина белән бер түбә астында тату гомер кичерәләр, балаларына оныкларын карарга ярдәмләшәләр. Ял һәм бәйрәм көннәре җиттеме, Уфада һәм Югары Яркәйдә яшәүче балалары һәм оныклары да туган йортларына ашыга, түгәрәк табын янына Муллаәхмәтовларның бар гаилә әгъзалары җыела.
Муллаәхмәтовлар биш балага гомер биргәннәр. Тик, кызганычка каршы, кайгы җилләре бу гаиләне дә урап үтмәде: аяусыз чир өлкән уллары Радик белән кызлары Эльвираны берничә ел элек арабыздан алып китте. Бу дөньяда әти-әни өчен үз баласын югалтудан да ачырак кайгы юк. Язмыш тез астына сукканда да Муллаәхмәтовлар сыгылып төшмәделәр, чөнки аларның кайгысын бөтен район, бөтен авыл халкы күтәреште.
Әлеге чарага да Сәгыйть Муллаәхмәт улының авылдашлары дәррәү булып килгән иде. Яңа Аю урта мәктәбе директоры Камил Галиуллин, аның урынбасары Зөләлә Гыйлемова, Уфада җаваплы вазыйфа биләүче, авылдагы барлык мәдәни чараларны үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәтүче Фәвәдис Фазуллин чара барышында Сәгыйть Муллаәхмәт улы хакында бик матур сүзләр әйттеләр, аның бар яклап та үрнәкле шәхес булуына кат-кат басым ясадылар.
— Мине шулай хөрмәт итеп, зал тутырып килгәнегез өчен һәммәгезгә зур рәхмәтемне белдерәм, — диде Сәгыйть Муллаәхмәт улы һәм шушы күркәм чараны оештырганнары өчен Иске Кыргыз мәдәният йорты директоры Ринат Мәҗитовка, “Илһам” клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллинага, чараны музыкаль яктан бизәүче Алмаз Ибраһимовка, моңлы җырлары белән кичәне ямьләгәннәре өчен әниле-кызлы Фәйрүзә һәм Илмира Мәҗитоваларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
Җырлы-моңлы кичәдә Яңа Аю урта мәктәбенең Радик Нурисламов җитәкчелек иткән “Яшьлек” бию ансамбле әгъзалары да чыгыш ясады. Укучы балаларның чыгышы Сәгыйть Муллаәхмәт улының күңеленә аеруча хуш килгәндер. Ансамбль әгъзалары арасында элекке “Яшьлек” бию ансамблендә шөгыльләнүче егет-кызларның балаларын күрү минем өчен дә куанычлы булды. Димәк, буыннар бәйләнеше дәвам итә, элекке матур традицияләр яңадан кайта дигән сүз бу.
Бу чара Сәгыйть Муллаәхмәт улының райондашлары һәм авылдашлары арасында тирән хөрмәткә лаек шәхес булганлыгын күрсәтте. Шушындый күңелле очрашуларда тагын күрешергә язсын, күңелегездәге иҗат ялкыннары беркайчан да сүнмәсен һәм сүрелмәсен, хөрмәтле Сәгыйть ага!