+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 ноябрь 2014, 21:07

“Безне Риза Фәхреддин берләштерә”

Татарстандагы Әлмәт районының Кичүчат авылы һәм Башкортстан мәркәзе Уфа каласы. Бу ике биеклекне мәшһүр дин галиме, олуг педагог, мәгърифәтче Риза Фәхреддин тоташтырып тора. Кичүчат авылында аның кендек каны тамган, ә Уфаның мөселман зиратында аның җәсәде мәңгелеккә сыенган.

Риза Фәхреддиннең бәяләп бетергесез рухи мирасы татар халкының гына түгел, бөтен төрки дөньяның аң дәрәҗәсен, иманын, менталитетын билгелидер. Шуңа да Татарстан нефте башкаласы Әлмәттә Риза Фәхреддиннең исемен мәңгеләштерү, аның педагогикасын пропагандалау, әсәр­ләрен бастыру һәм халыкка тарату буенча киң эш җәел­дерелгән. Бу җәһәттән “Татнефть” компаниясенең һәм “Рухият” яңарыш фондының даими рәвештә алып барылган эшчәнлеге бәяләп бетергесез: нефтьчеләрнең матди ярдәме белән галимнең саллы китаплары дөнья күрә, “Елховнефть” идарәсенең тырышлыгы белән галимнең туган авылы Кичүчатта Р. Фәхреддин музее оештырыла, 1991 елда Әл­мәттә Р. Фәхреддин исе­мендәге татар гимназиясе үз ишекләрен ача, шәһәрнең иң матур урамнарының берсе Р. Фәх­реддин исемен йөртә.
Әлеге мәшһүр исем күптән түгел Әлмәт районы делегациясен тәҗрибә уртаклашу максаты белән Уфага алып килде. Ут күршеләребез баш­кала­бызның “Ихлас” мәче­тендә булды. Алар мәчетнең мө­тәвәллият әгъзасы, аның тәфтиш һәйәте рәисе Габделбарый хаҗи Байковка 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән мәҗлестә катнашты. Габделбарый Сөләйман улын олы юбилее уңаеннан “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәм­мәт хәзрәт Галләм, мөтә­вәллият әгъзалары Фаил Хөснуллин һәм Әнвәр Моратшин, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары берлеге рәисе Динә Морзакаева, шагыйрә Дилә Булгакова ихлас тәб­рикләделәр.
Әлмәтлеләр мөселман зыяратында Риза Фәхреддин каберенә чәчәкләр салды. Аннан соң делегация әгъзалары баллаган бавырсак, кош теле кебек татлы күчтәнәчләр, бүләккә китаплар күтәреп, “Кызыл таң” гәзите редакциясенә килде. Кунаклар белән безне делегация башлыгы, Бө­тендөнья татар конгрессы­ның “ Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыя­тенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, “Әлмәт хәбәрләре” гәзите мөхәррире Ландыш Зарипова таныштырды.
Ландыш Нәгыймулла кызы — үз гомерен Әлмәттә татар һәм урыс телләрендә яшьләр гәзитен оештыруга һәм яшәтүгә багышлаган фидакарь шәхес. Очрашуга килгән хезмәттәше Фәрдия Хәсәнова белән моннан күп еллар элек “Яшьләр заманы” гәзитенә гомер бирде алар. Татар гәзите куенында “Молодежный меридиан” дигән урысча кушымта чыга башлады. Әлмәт төбәгенең яшьләр тормышын, әдәбият-сәнгать дөньясын яктырту белән генә чикләнмичә, гәзит күп еллар буена демократик позиция яулап, халык тормышының рупоры ролен үтәде. Бүген Ландыш Зарипова җитәкчелегендә “Әлмәт хәбәрләре” һәм “Альметьевский вестник” гәзитләре чыгып килә, бер үк вакытта “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе булган мөхәррир гәзитне милләтебез өчен әһәмиятле һәм фәһемле басма дәрә­җәсендә тота.
“Түгәрәк өстәл”гә килгән кунаклар арасында Әлмәт районы мәгариф идарәсе җитәк­чесе урынбасары Сиринә Җиһаншина да бар иде. Күп еллар мәгариф системасында тир түгүче шагыйранә җанлы ханым Әлмәттә Риза Фәхреддин педагогикасын тарату, балалар бакчаларында аның тәрбия алымнарын куллану, галим исемен йөртүче татар гимназиясенең югары казанышлары, Р. Фәхреддин иҗаты буенча үткәрелүче фәнни-гамәли конфе­ренция­ләр турында сөйләде.
Әлмәт дәүләт институты проректоры, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты Рәфкать Шаһиев — Кичүчатта туып-үскән, туган авылы мәктәбендә татар теле укытып, директор булып эшләгәндә кандидатлык диссертациясе яклаган, күп гыйльми, публицистик, әдәби китаплар нәшер иткән, кызыклы һәм күпкырлы шәхес. Рәфкать Ширияздан улы Риза Фәхреддиннең иҗади мирасын туплауга һәм өйрәнүгә зур көч сала. Очрашуда ул Әлмәт язучылар оешмасы тормышы хакында сөйләде. Тынмас йөрәк, һәрдаим актив, илаһи талантлы педагог, шагыйрә Клара Булатовадан һәм башка каләм ияләреннән кайнар сәламнәр юллады ул.
Р. Фәхреддин исемендәге мемориаль музей директоры Диләрә Гыймранова өчен Уфада, якташ-галимнең эзләрен саклаучы җирлектә очрашу аеруча фәһемле булгандыр. Аның кандидатлык диссертациясе дә, бүгенге гыйльми эшчәнлеге дә музей тормышы, андагы мирас белән аерылгысыз. Диләрә Габделкави кызы Кичүчатта нинди генә делегацияләрне кабул итмәгән дә, галим иҗаты буенча нинди генә эзләнүләр алып бармаган?! Ә Ризаэддин Фәх­реддиннең иҗаты һәм шәхесе чиксез диңгез кебек киң, тирән һәм серле. Мөгаен, Уфага килү, бөек шәхесне үз куенына алган туфракка аяк басу Диләрә ханымга киләчәктә илһамланып эшләргә яңа этәргеч бирер.
“Түгәрәк өстәл”гә Әлмәт шәһәренең “Нур” телекомпаниясе вәкилләре, район ха­кимиятенең матбугат хезмәте вәкиле Энҗе Хәсәншина, мөслимәләр җәмгыяте җитәк­чесе Наилә ханым Зыятдинова, Р. Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе укытучысы, шагыйрә Зөлфия Сираева да килгән иде. Үзара сөйләшү, фикер алышу ике як өчен дә кызыклы, фәһемле булды.
Читайте нас: