+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 ноябрь 2014, 21:30

Яшьләргә зур өмет баглана

21-22 ноябрьдә Сибайда яшь язучылар конференциясе үтәчәк. Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбаев күптән түгел әлеге чарага әзерлек йөзеннән Урал арьягына барып кайтты. Без җитәкчедән шушы чара турында сөйләп үтүен сорадык.

— Наил Әсгатович, чараны оештыруга нәрсә этәргеч булды?
— Язучылар берлеге күре­некле каләм әһелләренең юбилейларын билгеләү, китапларын тәкъдим итү, аларга дәрәҗәле исемнәр юллау белән генә чикләнергә тиеш түгел. Яшь­ләрне әдәби иҗатка җәлеп итү, каләм тибрәтүчеләргә илһам канаты кую, китап чыгарырга өлгергән өметле каләм әһелләрен берлеккә алу — бүген безнең изге бурычыбыз. Яшь кеше дөнья­ны яңа күзлектән күрүе, алдынгы карашы, заманча фикерләве белән иҗат дөнья­сына да яңа сулыш алып килергә сәләтле. Бүген Язучылар бер­легендәге 250 әгъзаның күбесе өлкән яшьтә: иң яшенә — 34 яшь. 50 яшькә кадәрге нибары унсигез әгъза бар. Берлекне яшәртү — көн кадагына суккан мәсьәлә икәнлеге һәркемгә билгеле.
— Наил Әсгатович, яшь­ләрне кайсы өлкәгә, нинди жанрларга җәлеп итү отышлы соң?
— Бездә драматурглар җи­теш­ми. Гомумән, заман драматургиясе кризис кичерә. Бүгенге көннең актуаль мәсь­әләләрен тиешле әхлакый дәрәҗәдә сәхнәгә чыгарырлык тәрбияви, гыйбрәтле әсәрләр кирәк. Соңгы чорда тормышыбыз техник-технологик революция кичерә, электроника көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Бөтен яшәеш компьютерлаша. Шушы чорда яшь кешенең акылы да алга таба шактый зур сикереш ясый. Яшьләр генә аңлый, алар гына аңлата ала торган темаларга өлкәннәрнең теше үтмәү гаҗәп түгел.
Болар заман прозасында да чагылырга тиеш. Заман әдә­бияты көчле, яшь прозаикларны көтә. “Башкортостан” гәзитендә эшләүче Айгиз Баймөхәммәтов, “Кызыл таң”дагы Айдар Зәкиев кебек егетләр заман прозасын яңа стильләр, темалар белән баетыр, замандашларын алдынгы зәвыкта тәрбияләр дип өмет­ләнәбез. Шуңа күрә без, Башкортстанның кайсы почмагына барып чыксак та, яшь талантлар эзлибез, аларны үстерергә тырышабыз. Неф­текаманың яшь иҗатчылары белән очрашсак та, Туймазыга барып чыксак та, яшьләр белән эшләүнең мөһимлеге хакында сүз бара.
— Сибайда үтәчәк конфе­ренциядә кемнәр катнашачак һәм нинди көн тәртибе күздә тотыла?
— Киләсе ел Әдәбият елы булачак. Шуның алдыннан Урал аръягында 7 район­ның яшь талантларын, шул исәптән Учалы, Белорет, Сибай шәһәр­ләреннән каләм әһелләрен чакырып, иҗат җыены үткәрү урынлы булыр дип уйладык. Монда 35 яшькә кадәр булган әдәби иҗат белән шөгыль­ләнүчеләргә үзләрен күрсә­тергә, матбугат әһелләре белән танышырга, остаз язучылар белән очрашырга алшартлар туачак. Без дә яңа, яшь талантларны табарбыз, дип ышанабыз. Эш проза, поэзия, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм урыс те­лен­дәге иҗат секцияләрендә алып барылачак. Конференция нәтиҗәләре буенча З. Биишева исемендәге “Китап” нәшри­ятында яшь авторларның әсәр­ләреннән җыентык нәшер ителәчәк.
Конференциядә “Ағиҙел” журналының баш мөхәррире Әмир Әминев, прозаик Сабир Шәрипов, “Акбузат” журна­лының баш мөхәррире Тамара Юлдашева, шагыйрь Мәүлит Ямалетдинов, “Бельские просторы” журналының баш мө­хәррире Юрий Горюхин, Башкортстан Язучылар берлегенең өлкән әдәби консультанты Леонид Соколов, “Китап” нәшрияты директоры Илһам Җандәүләтов кебек билгеле шәхесләр катнашачак.
Бу конференцияне оештыруда Сибай шәһәр хакимияте башлыгы Халит Сөләйманов белән аның урынбасары Илгиз Хәйруллин зур ярдәм күр­сәттеләр. Аларга ихлас рәхмәт әйтәсе килә.
Читайте нас: