+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь 2014, 21:24

Сәхнәдә — чит ил әсәрләре

Бүген Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында премьера — француз композиторы Жак Оффенбахның “Муж за дверью” һәм “Званый вечер с итальянцами” дигән бер актлы оперетталары куелачак. Бу зур булмаган музыкаль комедияләрдә Жак Оффен­бахның таланты ачык чагыла. Сәхнәдә — көлкеле, анекдот булырлык сюжетлар, кием алыштырулар, хәйлә. Баш геройлар әледән-әле мәзәк хәлләргә тарый.

Спектакльне театрның баш режиссеры Артем Макаров җитәкчелегендәге куючы команда әзерли. Режиссер табышлары өчен Уфа тамашачысына яхшы таныш Владимир Подгородинский (Санкт-Петербург) җавап бирә. Украина рәссамнары Станислав Зайцев белән Елена Лесникова сәхнә бизәлешендә, костюмнарда чагу барокко стилен сайлаган. Әйдәүче партияләрне Катерина Лейше, Алина Латыйпова, Диләрә Идрисова, Эльвира Алькина, Любовь Буторина, Ян Лейше, Владимир Орфеев, Әлим Каюмов кебек театр артистлары башкара.
Читайте нас: