+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 ноябрь 2014, 00:03

Җанга сихәт, тәнгә дәва — “Җидегән чишмә”ләре

Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәдә музыкаль кичә оештырылды.Тышта ябалаклап кар ява, ә дәваханәнең бала тудыру бүлегендә талгын гына таныш бер моң агыла. Матур итеп бизәлгән якты холлда тезелешеп утыручы яшь әниләр йөзендә елмаю күренә.

Х. Әхмәтов исемендәге филармония артистларының бу чыгышы үзенчәлеклелеге белән аерылып торды. Алар күңелләрне күтәрүче, әниләргә һәм бәбиләргә, гомумән, тормышка мәхәббәт хисләре белән сугарылган заманча һәм халык җырларын башкарды. Бөтендөнья аналар көненә багышланган концерт дәваханәнең бала тудыру бүлегендә җыр-моң, уен-көлке белән аралашып барды.
— Мондый кичәләр дәваханәдә гинекология һәм бала тудыру бүлегенең яңа корпусы ачылганнан соң икенче ел үткә­релә. Концертлар әни булырга җыенган хатын-кызларыбыз күңеленә хуш килә, җаннарына сихәт, тәнгә дәва бирә, — диде баш та­биб­ның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Марина Мөхәммәдиева.
— Музыкаль кичәләр дәваланучы­ларның күңелен күтәрә, аларга авырулары турында беразга гына булса да онытып торырга ярдәм итә, — ди атказанган сәнгать эшлеклесе, әлеге кичәне оештыручы, филармониянең музыка белгече Венера Әюпова.
Бала тудыру бүлегенең биш катлы бинасында биш бүлекчә эшли. Анда сәламәт­лекләрендә тайпылышлар булган һәм әни булырга җыенган гүзәл затлар җыелган. Табиб­ларның җылы сүзе һәм югары тех­ноло­гияләр сырхауларны санаулы көннәр эчендә савыктырырга сәләтле. Су, озон, электр, ла­зер, музыка терапиясе һәм физик күнегүләр туымны арттыруга булышлык итә. Узган елда дәваханәдә 1803 бала туган булса, быел бу сан ике меңнән артыр дип көтелә. Олег Шупиков, Әлфия Га­лимҗанова, Асия Нургалиева һәм Фәридә Галиәскәрованың чыгышларын пациентлар, һәрвакыттагыча, җылы каршы алды.
— Мин балага узган беренче көннәрдән үк матур музыка тыңларга яратам, палатада аудиоязмалар куябыз, — диде Стәрлетамак шәһәреннән килгән Альбина Котлымөхәм­мәтова. — Милли көйләр яңгыраганда бәбием дә “тыпыр-тыпыр бии” башлый.
Кичәдә катнашучыларга бәйрәм уңаен­нан бүләкләр дә тапшырылды.
Читайте нас: