+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 декабрь 2014, 22:52

Рәхмәт сиңа, шигърият!

Яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматург­ларның “Иделем акчарлагы” конкурсына бөтен Русиядән җыелган катнашучыларны рухи мәр­кә­зебез Казан, ап-ак күлмәкле кәләш сыман, ап-ак томанга төренеп каршы алды. Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәдәният министрлыклары, Язучылар берлеге һәм “Идел” яшьләр үзәге аны 2000 елда татар телендә иҗат итүчеләр өчен оештырып җибәрә. Ул ел саен уз­дырыла. Талантлы яшь каләм ияләрен эзләү, аларны барлау, берләштерү, киләчәктә үзләрен күрсәтү, таныту һәм үстерү өчен шартлар тудыру һәм иҗатын активлаштыруны максат итеп куйган бу бәйге каләм тибрәтүчеләрнең иҗат мөм­кин­лекләрен ача, иҗади бәйләнешләрне ныгыта, татар әдәбиятын һәм милли сәнгатен пропагандалый.

Бу мәртәбәле конкурста төрле елларда катнашып, Гран-прига ия булган Айдар Зәкиев (“Кызыл таң”), Дилбәр Булатова (“Тулпар”) кебек талантлы каләм ияләре — бүген әдәбиятта үз сүзен әйтә алган, үз укучысын тапкан язучылар. Конкурсны оештыручылар Башкортстаннан быел да катнашучы барлыгын белгәч, безнең төбәкне, андагы яшь сәләтләрне мактап, хуплап телгә алды. Милләттәшләрең, бергә иҗат иткән кешеләр белән нишләп горурланмыйсың шуннан соң?!
Конкурс кысаларында бүгенге татар әдә­бия­тының билгеле шагыйрь-язучылары, драматург­лар Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Икъса­нова, Марат Закир, Әлфәт Закирҗан, Рәмис Ай­мәт, Мансур Гыйләҗев, Рабит Батулла, Ркаил Зәй­дулла белән очрашулар үткәрелде, Казанның ис­тәлекле урыннарында булдык, Галиәсгар Камал театрында Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган “Яшь йөрәкләр” спектаклен карадык. Бу чын-чынлап әдәби һәм иҗади мәктәп булды. Кай­чандыр бары тик әсәрләрен укыган автор­лар­­ның үзләрен күреп сөйләшү, аралашу, сорау­лар бирү, аларның теләкләрен ишетү безнең өчен бик фәһемле булды. Бу — әдәби мохиттә кайнау.
...Конкурсның соңгы көне. Анда катнашучы һәркемнең күңелендә — тынгысызлык һәм билге­сезлек. Һәм менә ул мизгел җитте: мин — Гран-при иясе! Алтын кубок һәм диплом тапшырган вакытта жюри рәисе Газинур Морат: “Бу синең ге­нә түгел, бөтен Башкортстанның олы җиңүе” — диде.
Әйе, бу чын-чынлап шулай! Рәхмәт сиңа, Казан! Рәхмәт сиңа, шигърият!

Нурлан ГАНИЕВ,
Яшь язучылар һәм шагыйрьләрнең
“Иделем акчарлагы” конкурсының Гран-при иясе.
Читайте нас: