+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 декабрь 2014, 22:53

Төрки дөньяда танылу ала

Төрки дөньяда Мәхмүт Кашгарый исемендәге хикәя­ләр бәйгесенең Башкортстандагы төбәк туры инде өченче тапкыр үткәрелде. Бу бәйгене Евразия Язучылар берлеге, ә безнең республикада Башкортстан Язучылар берлеге оештыра. Әлеге чарада “Агизел”, “Башкортостан кызы” журналлары җитәкчелеге башлап йөри. Бәйге ка­гый­дәләре буенча төбәк бәй­гесендә җиңгән әсәр Төркиягә җибәрелә һәм. төрек теленә тәрҗемә ителеп, халыкара бәйгегә тәкъдим ителә. Башкортстанда оештырылган беренче бәйгедә Гөлчирә Гыйззәтуллина җиңгән иде, икенчесендә – Тәскирә Даянова. Аларның әсәрләре төрек теленә тәрҗемә ителде һәм төрек журналларында дөнья күрде.

Бәйге шартлары буенча, авторлар анда аноним рә­вештә катнаша, ә ав­торларның исеме иң яхшы әсәрләр сайлап алынгач кына билгеле була.
“Башинформ” агентлыгында Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбаев, “Агизел” журна­лының баш мөхәррире Әмир Әминев, “Башкортостан кызы” журналының баш мөхәррире Гөлназ Котыева, Төркия вәкилләре Якуб Омероглы, Гюнгер Азим Туна катнашлыгында быелгы җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Тәүдә хикәяләр бәйгесендә өченче урынны алган билгеле шагыйрә Тамара Ганиеваны бүләкләделәр.
— Мин бүген бик бәхетле, — диде Тамара ханым. — Гомер буе шагыйрә булдым. Бер драма әсәре язып, “Туганлык” фестиваленә тәкъдим иткән идем, ул югары бәя алды. Проза жанрына да башлап тотынуым. Һәм минем әсәремне югары бәяләгән өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Икенче бүләк Сибай шә­һәреннән яшь шагыйрә Миләүшә Каһармановага тапшырылды. Талантлы кеше һәр өлкәдә талантлы, диюдә хаклык бардыр. Шигърияттә танылу алган каләм иясенең хикәяләр бәйгесендә җиңүе, бәлки, гаҗәп тә түгелдер.
Конкурска тәкъдим ителгән 33 хикәя арасында Гөлнур Азнабаеваның “Язмыш” әсәре иң югары бәяне алды. Автор Ишембай шәһәренең Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге гимназия-интернатында башкорт теле һәм әдәбияты укыта. “Бу — минем беренче әдәби әсәрләремнән. Озак еллар җанымда кайнап, ургылып чыккан темага тотындым. Хикәя үзәгендә — Чечен сугышында һәлак булган туганым Фәргать. Аны, шаяртып, “Фортуна” дип йөртәләр иде. Һәм ул үзе дә бәхетле язмышына, бу сугыштан исән кайтасына ышана иде. Ә бит анда безнең күпме егетләребез әрәм булды. Әсәремдә тормыш гыйбрәте, җан әрнеше... ” — ди автор.
Җиңүчене 1000 лира (18 мең сум) күләмендә акчалата премия белән бүләкләделәр. Икенче урынга — 750, өченчегә — 500 лира каралган иде.
Төбәк турын оештыручылар кызыксындыру бүләкләрен дә әзерләгән иде. “Агизел” журналының бүләге Спартак Ильясовка, “Башкортостан кызы” журналы бүләге Зәһрә Бәшәровага тапшырылды.
Беренче урынны алган хикәя бу юлы да халыкара турга үтәчәк. Ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы шушы айда Әзербайҗан башкаласы Баку шәһәрендә була. Алар арасында Гөлнур Азнабаева булуы да ихтимал.
Читайте нас: