Күптән түгел Көньяк Африкада гаҗәеп хәл булган: госпитальгә үзара сугышкан вакытта башына сабына кадәр пычак кадалган бер яшь кешене китерәләр. Бу егетнең шундый җәрәхәт алып та үлмәскә тырышуына табиблар бик аптырый: мондый ярадан ничек инде үлмисең?! Ул хәтта һушын да югалтмаган, җитмәсә, операция өстәленә салган вакытта сүгенеп маташа! Бераздан аны реанимациядән гадәти палатага күчерәләр, хәле тиз арада төзәлүгә киткән, бер күзен саклап кала алмаган өчен табибларга гына үпкә белдереп йөри, ди...
Шушы урында башта күпмедер вакыт Уфаның Черниковка бистәсендәге дәваханәдә, хәзер инде абруйлы 21нче дәваханәдә эшләүче якташ табиб Радик Н. сөйләгән бер гыйбрәтле вакыйга искә төште. Ул чакта Радик югары белем алганнан соң яңа гына эш башлаган яшь хирург иде әле. Ул кизү торган төннәрнең берсендә дәваханәгә бик каты кыйналган, берничә урыннан сөяге сынган, пычак белән телгәләнеп беткән, хәтта гаурәтенә кадәр буйга киселгән бер ирне китерәләр. Менә-менә җан бирәчәк бу бахыркайны күреп, кизүдәге хирургларның берсе дә аңа операция ясарга алынмагач, Радик үзе тәвәккәлли. Яшь белгечнең үзенә дә, башкаларга да сәләтен күрсәтү генә түгел, теге иркәйне коткарырга да теләге зур була. Операциянең ничә сәгать дәвам иткәнен бүген инде ул үзе дә хәтерләми. Ничек кенә булмасын, ямасын ямап, тегәсен тегеп, сынганын ялгап бетергәнче таң сарысы беленә. Шулай үлем чигендәге ирне әҗәл тырнагыннан йолып алып калып, яңадан “җыя” Радик. Аның бу тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсен күреп, хезмәттәшләре дә аңа зур ихтирам белән карый башлый. Кыскасы, тиз арада савыгып, үз аякларында кайтып китә теге ир.
Менә бервакыт Радикка беренче катта ул гомерен саклап калган теге ир чакыруын хәбәр итәләр. Яшь табибның күңеленә шатлык-сөенеч җылысы, горурлык һәм канәгатьлек тойгысы йөгерә: “Менә бит рәхмәтле пациентлар да бар, аңа гомерен саклап калган өчен баш ияргә, чиксез рәхмәтләрен белдерергә килгәннәр! Бәлки әле рәхмәт йөзеннән берәр күчтәнәч тә алып килгәндер...” Шулай шатланып, канатланып очып төшә ул беренче катка, әмма теге ирнең караңгы чыраен күрү белән бик нык ялгышканлыгын аңлый. Тегесе исә операция нәтиҗәләреннән... ризасызлык белдерергә килгән икән! Баксаң, аның буйдан буйга ярылган гаурәтен теккән табиб ахыр чиктә гаепле булып калган, “иң җаваплы” вакытта ул, каһәрең, тегелгән урыннан тартылып, тиешле форма ала алмый икән!.. Югарыда мисал итеп китерелгән Африка егете дә менә шундыйрак “рәхмәтле” пациент булгандыр инде...
Берничек тә үләргә теләмәгән кешеләр турында мисаллар күп кенә. 1847 елның 13 сентябрендә Американың Рутланд – Берлингтон тимер юл төзелеше участогында эшләүче мастер Файниз Гейндж каты токымны шартлатырга әзерләнгәндә шурфка дары тутыра да аны диаметры 4 сантиметрдан да юанрак лом белән дыңкычлый, тыгызлый башлый. Шулвакыт аның ломы ташка тиеп китә һәм шуннан чыккан очкыннан кабынып китеп, көчле шартлау яңгырый. Лом шурфтан очып чыга һәм Гейнджның башына тирәнгә үтеп кадала.
Иптәшләре канга баткан, әмма һушын югалтмаган Файнизны ике чакрым ярымдагы табибы булган кунакханәгә алып киләләр. Анда барып җиткәч, башында лом тырпаеп торган Гейндж бик озын баскычтан табибның кабул итү бүлмәсенә үзе күтәрелә. Тимер таякны башыннан алганда хирург аның баш миенең берникадәр өлешен дә алып ташларга мәҗбүр була, ул тимергә сылашып чыга. Файнизның исән калырына беркем дә өметләнми, ләкин язмыш аңа мәрхәмәтле булып чыга. Ул, медикларны таң калдырып, гаҗәпләндереп, аптыратып, тагын бик күп еллар гомер кичерә әле. Димәк, гомере бетмәгән булган!
Ә менә күптән түгел булган хәл. Словакиянең Нитра шәһәрендәге нефтехимик техникумда физкультура дәресе вакытында бер студент спорт сөңгесен ялгыш читкәрәк ыргыта һәм ул сабакташына барып тия. Сөңгенең очы егетнең йөрәген тишеп үтә. 17 яшьлек үсмер күкрәгеннән сөңгене үзе тартып чыгара да спортзалдан уку-укыту үзәгенә барып җитә, шуннан “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырталар. Дәваханәдә егетнең йөрәгенә катлаулы операция ясагач, аның күкрәгендә ун сантиметрлы җөй кала...
Кеше организмы кайчак түземлекнең, үлмәскә тырышуның, яшәүгә омтылышның искиткеч мисалларын күрсәтә. Гродно шәһәрендә яшәүче Гранаткин фамилияле бер кеше белән булган хәл шушы хакта сөйли.
Район азык-төлек базасында кладовщик булып хезмәт салучы бу кеше кышкы бер кичтә урамнан өенә кайтып барганда үзенең кул астында эшләүче хезмәткәрен очрата. Анысының мотоцикл арбасына базадан урланган товарлар төялгән була. Ул кладовщик янындарак туктый да урлашу шаһиты булган җитәкчесенең башына ниндидер бик авыр нәрсә белән тондыра. Соңыннан бу карак аның гәүдәсен мотоциклына сала да, шәһәр читенә алып чыгып, агачлар арасындагы карлы бер чокырга ташлый. 22 көн үткәч кенә урман кисүчеләр Гранаткин мәетенә тап була һәм аны шәһәр моргына илтеп салалар.
“Үлеменең сәбәбен ачыклар өчен мәетне ярырга кирәк,” – ди прокурор. “Гәүдәсе эресен инде, иртән ярырбыз,” – ди табиб. Салкында 22 көн сусыз һәм азыксыз яткан кешенең исән калуына кем ышансын?! Әмма кеше ышанмаслык хәл – җылы бүлмәдә төн үткәргән кладовщикка җан керә!
Кеше ышанмаслык яшәүгә сәләтлелекне ничек аңлатырга соң? Бу сорауга күпмедер дәрәҗәдә җавап бирүче аңлатманы “программалаштырылган үлем” дип аталучы хәлне тикшерүче белгечләрнең фәнни хезмәтләреннән табып була. Ул, имеш, безнең һәрберебезгә тумыштан салынган. Моны, гадирәк итеп әйткәндә, түбәндәгечә аңлатырга мөмкин. Хайваннар дөньясының күптөрлелеген саклап калу өчен эволюция һәр тере җан иясенә генетик дәрәҗәдә капма-каршы ике программа салып куйган: яшәүгә омтылыш һәм үз-үзеңне юкка чыгару. Соңгысы бөтенләй булмаса, без, бәлки, бик озак яшәр идек. Шунысы да булгач, вакыт үткән саен күзәнәкләр яңарудан туктый, без картая башлыйбыз һәм ахыр чиктә җан тәслим кылабыз. Ә инде һәртөрле чирләргә һәм имгәнүләргә бирешмәүчәнлекне яшәүгә омтылыш дигән оптимистик дәрт, көч, гайрәт, дәрман белән аңлатырга кирәк. Әнә шул омтылыш бетсә, кеше гади генә томаудан да үлеп китәргә мөмкин, чөнки организм яшәү өчен көрәшүдән туктый. Ә бит, югарыда китерелгән мисаллардан күренүенчә, кеше организмының ныклык запасы искиткеч. Төчкерә башлагач та үләм икән дип яшәүчеләр, чыннан да, озак яшәми. Ә синең үләсең килмәсә, үлмә, тырыш, тырмаш, яшә!