+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 декабрь 2014, 23:31

Укытучы кызы

Хезмәттәшем Рәзиләнең “Кызыл таң” гәзитендә эшләвенә быел 35 ел тулды. Бәхетле кешенең барлык яклап та дөньясы җитеш-түгәрәк була инде ул, диләр. Рәзилә Низамованың түп-түгәрәк шушы мизгеленә аның күркәм юбилее да туры килә. Аның редакция ишеген тәүге тапкыр ачып керүе әле дә күз алдымда. Зифа буйлы, мөлаем бу кыз Башкортстан дәүләт университетының беренче курс студенткасы иде. Әдәпле, сүзен үлчәп кенә сөйләүче, һәрнәрсә белән кызыксынучан кызны коллектив җылы кабул итте.

Рәзилә Дәүләкән райо­нының Ташлы-Шәрип авылы кызы икән. Аның әтисе Гай­нислам Нуриәхмәт улы Вәлиев Дәү­ләкән педагогия училищесын тәмамлаган, мәгариф халык комиссариаты боерыгына ярашлы Шаран, Белорет һәм Дәүләкән районнарына укыту эшенә җибәрелгән.
Рәзилә гаилә туган якка кайткач, бишенче бала булып дөньяга килгән. Исеме дә аңа Белорет районына үзләре кебек читтән килеп укыткан хезмәт­тәшләренең кызыныкы кушылган.
Алты балалы гаиләдә кечерәкләр зурракларына ияреп үсә. Хуҗалыкта һәрбер эштә өлкәннәргә ярдәмләшә. Балалар яхшы укый, эштән курыкмыйлар. Өлкән уллары Рамил медицина институтын тәмамлый һәм бүген дә Дәүләкәндә участок табибы булып эшли, Ләлә — фельдшер, Рәйлә — биолог, Нәзимә —тегүче. Энесе Марат турында гәзиттә мәгълүмат чыккалады. Ул башта Владикавказ хәрби ракетчиклар училищесын алтын медальгә тәмамлый, Сахалинда һәм Ленинград өлкәсендә хезмәт иткәннән соң, академиядә укый, берничә ел үзе шунда укыта. Хәзер инде ул — отставкадагы полковник, хәрби фәннәр докторы, профессор, фәнни-тикшеренү институтында армый-талмый хезмәт сала һәм илнең хәрби стратегиясен билгеләүгә үз өлешен кертә.
Рәзиләгә авыл мәктәбендә дә, Уфада да укырга туры килә. Аны шушы ике мохит формалаштыра. Уку аңа җиңел бирелә. К. Дәүләткилдиев исемендәге гимназиядә өлкән сыйныфларда укыганда сыйныф стена гәзитләрен чыгара. Ул аның рәссамы да, мө­хәррире дә була. Алар чыгарган гәзит өч параллель сыйныф арасында еш кына иң яхшысы була. Рәзиләнең иншалары да үзенчәлек белән аерылып тора. Төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңүләр яуларга да өлгерә ул. Уку секторы өчен дә җа­ваплылык аңа йөкләтелә. Уку алдынгысы буларак җәйге каникулларда ике тапкыр Мәс­кәүгә тарихи урыннарга путевка белән бүләкләнә. Уфада ул, Пионерлар сараена йөреп, Уфа тарихын өйрәнә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, БДУ студентлары белән бергә җәйге экспедицияләргә чыга.
“Кызыл таң”га килгәнче Рәзилә бер ел мәктәптә эшли, җәйләрен пионер лагерьларында вожатый була. Әйтергә кирәк, “Кызыл таң” гәзитенең “иләге” аша ул чорда күпләр үтә алмый. Укытучы булырга хыялланган Рәзилә ничек “Кызыл таң”чы булып китүен исә сизми дә кала.
Рәзилә Башкортстан дәүләт университетында укуны гәзит эше белән бергә алып бара. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки ул вакытта “Кызыл таң”да эшләүче дүрт-биш яшь белгеч читтән торып университетта укый иде. Рәзилә дә студенттан хәбәрче, бүлек мөдиренә кадәр зур тормыш һәм иҗат юлын узды. “Югары уку йортларында” дигән рубрикага хәбәр­ләрдән, студентлар тормышыннан репортажлардан, гөрләп торган мәдәният сарайларыннан мәкаләләрдән башлап, журналист осталыгы таләп итүче аналитик материаллар, очерклар, публицистик мәкаләләр яза ул. Үзен эшкә алган абруйлы мөхәррир Ремель Дашкин, мөхәррир урынбасарлары Фәнүн Рамазанов, Расих Ханнанов, җаваплы секретарь Муса Мөлековның ышанычын аклар өчен зур тырышлык сала. Үзеннән өлкән журналист­ларның һәрбер киңәшен сеңдереп бара. Ул елларда исемнәре гәзит битләреннән төшмәгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган журналистларны бүген олы хөрмәт белән искә ала ул.
Хатлар бүлегендә башта шигъри җанлы журналист Рим Идиятуллин җитәкчелегендә эшли ул.
— Рим абый — эштә кырыс, таләпчән, шул ук вакытта романтик рухлы шәхес. Шуңа аның белән эшләү бәхете тигәнгә мин язмышыма бик рәхмәтлемен, — ди Рәзилә. — Аның белән эшләү дә иҗади үсәргә, журналистиканың яңа якларын ачарга ярдәм итте, хәтта фәнни яктан кызыксынучанлык уятты.
Нәкъ шушы елларда Рәзиләнең “Хат эзеннән” рубрикасы астында саллы гына мәкаләләре дөнья күрә. Журналистка командировкаларга чыгып, төрле сәбәпләр аркасында кыерсытылган кеше­ләрне якларга, дөреслекне тергезү өчен җиде кат тир түгәргә туры килә. Яңалыклар, социаль мәсьәләләр, дәүләт һәм хокук, авыл тормышы бүлекләрендә эшләү журналисттан шулай ук сәләт, кыюлык һәм зур җа­вап­лылык таләп итә. Рәзилә Низамова нинди эшкә алынса да, аны зур җаваплылык белән башкарып чыга. Барлык темаларны да иркен яктырта. Хәтта бик авыр саналган реклама һәм маркетинг эшен дә вакытында җайга салып җибәрә. Гәзиткә Марат Муллакаев җитәкчелек иткәндә Рәзилә Низамова юлъязмалары өчен баш мөхәррир призына лаек була.
Авыл тормышы бүлеген­дәге эшчәнлек тә дә журналисттан тармакны төптән белүне сорый. Тәҗ­рибәле журналистның кү­зәтүләре, аналитик мәкалә­ләре авылның үсешенә хезмәт итә. Авыл хуҗалыгы министр­лыгының Мактау грамотасы да “Кызыл таң”чылардан беренче булып Низамовага очраклы рәвештә бирелмәгәндер. Бу — жур­налистның тынгысыз хезмәтенә олы бәяләмә. Аннары берничә ел рәттән һәм бүгенге көнгә кадәр Рәзилә Гайнислам кызы яңалыклар бүлегенә җи­тәкчелек итә. Бу бүлек журналисттан аеруча оперативлык таләп итә. Хезмәттәшебез бу эшне дә тел тидергесез башкара. Хатын-кыз, сәламәтлек саклау һәм экология темаларын зур осталык белән яктырта. Аның хезмәтләре югары бәя ала. Хәзер инде яшьләрне дә журналистика һө­нәренең сер­ләренә өйрәтә ул.
Рәзилә Низамова — эзләнүчән, күпкырлы журналист. Үз өстендә эшли белә. Соңгы елларда гәзиттә аның фәнни чыгышлары, “Сандугачлы иртә” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде, әле башка җыентыклары да нәшриятка әзерләнә. Һөнәри конкурсларда ул бик күп диплом һәм Мактау грамоталарына ия булды. Башкортстан журналист­ларының “Алтын каурый” һәм “Матбугат - 2007” һөнәри конкурслары лауреаты. Эшкә җаваплылыгы, җитди карашы һәм үз һөнәрен яратуы нәтиҗәсендә Рәзилә Гайнислам кызына “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгъ­лүмат хез­мәткәре” исеме бирелде.
Журналистның гаилә тормышы да түгәрәк. Ә бу — иҗади хатын-кызлар арасында сирәк күренеш. Һөнәре буенча табиб Марс Анис улы белән искитмәле сәләтле ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Гөлнара әтисе кебек табиб булып эшли. Эльмира быел Уфа дәүләт нефть техник университетының архитектура факультетын кызыл дипломга тәмамлады. Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка әйтмиләрдер шул. Рәзилә Низамованың гаиләсе моңа ачык мисал булып тора.
Рәзилә яхшы әңгәмәдәшче дә. Ул нинди кеше белән дә уртак тел таба белә. Без күрше районнардан, шунлыктан, еш кына аның белән уртак таныш-белешләрне табабыз, хәтта еш кына үзебез өчен көтелмәгән ачышлар ясыйбыз. Болар — иҗади бай күңелле кешенең сыйфаты. Ә күңеле бай кешене челтерәп аккан чишмәләр белән тиңләүләр бар. Иҗади чишмәң һичкайчан саекмасын, хезмәттәшем! Алда әле сине яңа ачышлар көтә!

Фәрит ФАТКУЛЛИН,
“Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, Башкортстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре,
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты.
Читайте нас: