+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 декабрь 2014, 20:46

Җимеш төше — үзе могҗиза!

Җимеш төш­ләренә уеп бизәк төшерү сәнгате (хайдао) Кытайда IX-X гасырларда ук барлыкка килгән. XIII-XVI гасырларда исә ул иң киң таралган сәнгать төренә әверелгән. Мондый бизәнү әйберләре бик кыйммәт торган һәм алар иң югары дәүләт эшлеклеләрендә генә булган.

Бизәк төшерү өчен чимал урынына шәфталу (персик) төшләре киң кулланылган, чөнки ул Кытайда озын гомерлелек, байлык, эшләрнең уңышлы баруы гөрләп алга китү билгесе булып исәпләнә. Башта җимеш төше эченнән аның үзәге алынган. Бизәкне төшерү алдыннан сурәтнең сызымы эшләнгән. Кечкенә төшләр өстенә уеп бизәк төшерү өчен югары осталык һәм күпьеллык тәҗрибә таләп ителгән. Шуңа күрә мондый сәнгать осталары сәләтле рәссам да булган.
Бизәк төшерелгән төшләрдән төймә һәм беләзекләр ясыйлар. Туристлар һәм сәяхәтчеләр аларны сувенирга сатып алалар. Сәнгатьчә эшләнгән кайбер бизәнү әйберләре кечкенә нәфис скульптураны хәтерләтә.
Хәзер бу сәнгать төре башка илләрдә дә киң таралган, бизәк төшерү өчен башка төр җимеш төшләрен дә кулланалар.
Шундый төшләрнең берсенә Америка Президенты Авраам Линкольнның сурәте ясалган һәм ул Ак Йортта саклана. АКШтагы Гражданнар сугышы чорында аны бер әсир эшләгән булган.
Читайте нас: