Нәфисә — Уфа кызы. Нәзир абый белән Тәслимә апа төпле тәрбия биреп үстергән өч баланың иң өлкәне ул. Бер-береңә ярдәм итү, өлкәннәрне хөрмәтләү, туганлык хисләре кызның күңеленә балачактан ниндидер матур сүзләр белән түгел, гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәм әти-әни мисалында салына.
— Без сабый чактан картәти белән картәнинең ягымлы карашын, игътибарын тоеп, файдалы киңәшләрен ишетеп үстек. Беренче тормыш сабакларын да картәтидән алганбыздыр, мөгаен. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә картәти балаларны бервакытта да өлкәннәр табынына утыртмады. Безнең өчен һәрчак матур итеп аерым өстәл әзерләнә иде. Туганнар белән аралашу сабый чагымдагы иң шатлыклы мизгелләрнең берсе булып күңелемдә урын алган, — ди Нәфисә.
Картәтиләре шулай сиздермичә генә әдәп-әхлак дәресләре бирсә, картәниләре кызларны кул эшенә, тәмле ризыклар пешерү серләренә өйрәтә.
Нәфисә, мәктәп тәмамлагач, балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Үзе дә балалыктан чыкмаган кызның онытылып китеп сабыйлар белән уйнаган чаклары күп була. Укырга кереп, тәрбияче булырга хыялланып йөргән бер мәлне Нәфисәнең тормышы кискен үзгәрә. Әнисенең Мәскәүдә яшәүче апасы кинәт тол калгач, үзенә иптәшкә кызны чакыра. Анда укырга керсә дә, зур шәһәр тормышына өйрәнеп китә алмый ул. Әти-әнисе, туганнары җылысына төренеп үскәнгәме, сагынуын баса алмыйча, бер ел түзә дә, туган ягына ашкына. Бәлки, аны язмышы шулай ашкындырып алып кайткандыр: күп тә үтми, Нәфисә гомерлек юлдашы булырлык егетне очрата.
— Дөресен әйткәндә, безне таныштырдылар. Әтием Ар авылында үскән, анда нәнәй йортына кайтып йөри идек. Шунда яңа гына армиядән кайткан Рәсим мине күреп калган. Өч көн үтүгә әнисе, апасы белән бергәләп килеп кермәсеннәрме! Әни белән без коелып төштек, ә әти шаян кеше, Рәсимгә карап: “Я, кайчан өйләнәсең?”— дип көлә. Менә шулай шаярып башланган эш туй белән тәмамланды. Шунысы кызыклы: безгә никахны ике якта да укыттылар. Бәлки, шуңа да гаилә ныклы, балаларыбыз бәхетле үсәдер, — дип елмая Нәфисә.
Әйтергә кирәк, Рәсим биш бала тәрбияләгән ихтирамлы гаиләдә үсә. Расих абый гомер буе тракторчы булса, Гөлнур апа 35 ел савучы булып эшли. Дүрт сеңелкәше янына Рәсим Нәфисәне дә алып кайткач, артык зур булмаган авыл йортында сигез кеше булып китәләр. Шәһәрдә туып-үссә дә, яшь килен сыната торганнардан булмый. Менә кайчан кирәк була аңа картәни сабаклары! Җиң сызганып сыерын да сава, бәрәңгесен дә утый, телне йотарлык вак бәлешләр дә пешерә ул. Гөлнур апа уңган киленен нәкъ үзләренчә оста итеп икмәк пешерергә өйрәтә.
Яшь гаилә тырышып дөнья көтә, авылда җир алып, ике ел эчендә якыннары ярдәме белән зур йорт салып чыгалар. Әтисе юлын дәвам итеп, тракторчы булып эшләгән Рәсимгә колхоз рәисе Рим Хәбибовның да ул вакытта ярдәме зур була.
Бүген өч бала тәрбияләүче Хөсәеновлар — Келәш авылында иң матур гаиләләрнең берсе. 15 яшьлек уллары Илшат “дүрт” һәм “биш” билгеләренә генә өлгәшсә, 5нче сыйныфта белем алучы Азалия — отличница. Нәни кызлары Замирәгә әле өч кенә яшь, ул күптән түгел балалар бакчасына йөри башлаган.
— Мин барлык вакытымны һәм көчемне балалар тәрбияләүгә бирәм. Белемле, тәртипле, кешелекле булып үсүләрен телим. Кайчандыр үзем ишеткән-белгән матур гореф-гадәтләрне, дөньядан вакытсыз киткән картәти белән картәниемнең мирасын бүген балаларыма тапшырам. Әтиләре дә буш вакытын һәрчак улы белән кызларына багышлый. Ялларда Уфаның истәлекле урыннарына, паркларга, театрларга алып бара. Еш кына туганнар белән очрашабыз, балалар нәсел җепләрен белергә тиеш, — ди Нәфисә.
Әлеге вакытта Рәсим башкаладагы төзелешләрнең берсендә шулай ук тракторчы хезмәтен башкара икән. Шуңа да балалары әтиләре ялга кайтуын түземсезләнеп көтеп ала. Уллары Илшат та техника җанлы, үскәч, картәтисе һәм әтисе кебек, тракторчы булырга хыяллана ул. Бүген авылда мондый хыял белән янучы малайлар булу үзе үк сокланырлык түгелмени!
Хөсәеновлар гаиләсе бала тәрбияләүдә дәүләт ярдәме булуга да рәхмәтле.
— Өч яшькә кадәр кызыма пособие түләделәр, мәктәптә укучы балаларыма юл акчасы алам. Күпбалалы гаилә буларак, авылдан 15 сутый җир бирделәр. Ана капиталын файдаланып, шунда йорт төзергә исәплибез, улыбыз авылны ярата бит, — ди бәхетле ана.
Әйе, балалар намуслы кеше булып үссен өчен аларга игътибар бирергә һәм яратырга кирәк. Алар — булачак ата-аналар, киләчәктә үз балаларына тәрбия бирәчәк кешеләр. Вакытында дөрес тәрбия бирү бәхетле балачак кына түгел, бәхетле картлык та булуын без танышкан гаилә яхшы аңлый.