Утыз көн бирелә
Кем чит илгә чыга алмый? Алимент, салым, кредит, штраф, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча бурычлары булганнар. Мондый бурычлар булган очракта, суд приставлары Русия Федерациясеннән чыгуны вакытлыча тыючы карар кабул итә.
Әгәр дә сезне административ җаваплылыкка тарттырып, штраф язалар икән, ул 30 көн эчендә түләнергә тиеш. Штрафны түләп, тиешле органга түләнгәнне раслаучы документ алып килмәгән очракта, эшне суд приставларына тапшыралар.
Чикләр кемгә ябыла?
Йөкләмәләрне үтәргә этәрүче иң үтемле чара дип гражданнарны чит илгә чыгармау санала. Кешенең бурычы 10 мең сумнан арта икән, суд приставлары шушы ысулны кулланырга хокуклы.
Бурычны таможняда да түләргә мөмкин, әмма ул кешенең фамилиясе “кара исемлек”тән 10 көннән соң гына алыначак. Шуңа да, чит илгә чыгарга ниятләсәгез, һәр бурычны исәпкә алырга кирәк.
Түләтә беләләр
Русиянең суд приставлары Финляндия коллегаларының эшенә бераз көнләшеп карый. Мәгълүмати технологияләр кулланып, алар бүлмәдән дә чыкмыйча бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Запрослар җибәрү, аларга җавап алу, милеккә арест салу — барысы да электрон формада алып барыла.
Республика суд приставлары да соңгы вакытта яңача эшләү алымнарына күчә бара. Алар инде карарларны электрон документ формасында чыгара ала. Бурычлыларның кереме турындагы мәгълүматны мөмкин кадәр оператив алу буенча да эш башкарылган — Пенсия фонды, банклар белән элемтә җайланган. Суд приставлары электрон формада запрослар җибәреп, бурычлыларның банкта сакланучы акчалары турында да белешә ала. Банк исәпләре табылган очракта, бурыч алар ярдәмендә каплана. Бу бурычларны түләтү эшен тагын да нәтиҗәлерәк итә.
Алиментлар
Бүген Русиядә аерылышкан гаиләләрдә яшәүче балалар саны 3,2 миллионга җитә. Аларның бер миллионы гына алимент ала. Калганнарының дүрттән өч өлешен исә хәерчелектән бер адым гына аерып тора икән. Алар тәрбияләнгән гаиләләрнең уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булуы ачыкланган.
Белоруссиядә алимент түләмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын тартып алу тәҗрибәсе кулланыла. Анда алименттан качучыларның гына түгел, штрафлар түләмичә йөрүчеләрнең дә “права”сын алалар. Статистика күрсәткәнчә, Белоруссиядә җәзаланганнарның 50 проценты әҗәтләрен шундук түли икән. Ник бу алымны бездә дә кулланмаска?