+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2014, 22:57

“Язмышыма һич тә үпкәләмәм...”

“Көн дә сиңа шигырь язар идем,Шигырь калыбына сыймадың.Кайчан килеп, кайчан китсәм дә мин,Ихтирамың белән сыйладың.Кояшымны югалтканым булды,Эзләп килдем сиңа аемны.Үзеңә юк шатлыгыңны биреп,Алып калдың минем кайгымны.Ак башымны иңбашыңа салып,Тагын кайгыларым таратам.Нечкә күңелле сеңелкәшем минем,Егетлегең өчен яратам!

Бу юлларның авторы — халык шагыйре Әнгам Атнабаев. Якын кешесенә шагыйрь барысын да әйтеп биргән кебек — горурланырлык, яратырлык иде шул Зинира Касыйм кызы!
Башкорт милли мәдәниятендә Зинира Атнабаеваның үз урыны, үз йөзе булды, һәм бу исем башкорт сәхнә сәнгатендә озак еллар чагу бер йолдыз булып балкыр, дип һич икеләнүсез әйтеп була.
Тәтешле районының Күрдем авылында туган ул. Бала чакта яшьтәшләре ни күрсә, шуны күреп үсә Зинира. Авыр сугыш еллары бигрәк тә тирән эз калдыра аның күңелендә. Сугышка чаклы колхоз рәисе булып тир түккән әтисе Касыйм ага хатыны Мәрзияне итәк тулы бала белән (җидәү бит!) калдырып, яу кырыннан кайта алмый. Инде Касыйм ага үзе ясап калдырган өй җиһазлары, йөрәктә мәңге җуелмас якты сыны, балаларына сөю тулы карашы һәм йөрәк өзгеч сагыш кына кала бу дөньяда.
Ә язмыштан узмыш юк, тереләргә яшәргә кирәк. Бәләкәй Зинира өчен Касыйм ага ясап калдырган олы сәкедән дә сөйкемлерәк урын булмый, чөнки, шушы сәкегә басып, ул актриса булырга хыяллана... Зинира Касыйм кызының балачак хатирәләреннән күңелендә уелып калганы Яңа ел бәйрәмнәре: абыйсы Әнгам үзенең дусты белән шигырьләр чыгара, ә Зинира һәм аннан кечеләре җырлый-бии, әниләре бәйрәм табынын хәстәрли һәм Г. Тукай әсәрләрен яттан сөйли... Бәлки, нәкъ шушы мәл — әниләре Мәрзия апаның әсәрләнеп шигырьләр сөйләгәне — абыйсы Әнгамнең күңелен җилкендергәндер, ә бәләкәй Зинирага хыял канатлары куйгандыр. Шулай гомер таңы шәфкатьле дә, фәһемле дә, якты да була аның.
Аннан — мәктәп еллары, мәктәп сәхнәсе. Олы сәнгатькә акрынлап шушы рәвешле сукмак ярыла. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Зинира Әнгам абыйсы эшләгән “Кызыл таң” гәзитендә хезмәт юлын корректор булып башлый. Бер елдан Күрдем кызы Мәскәүнең А. В. Луначарский исемендәге театр институты студенткасы булып китә. Ә студент чаклар — дистә еллар буе сагынып сөйләрлек сәхифәләргә иң бай мизгел: тырыша-тырыша белем үрләрен яулау, булачак һөнәреңнең серләренә төшенү, кичләрен, ял вакытларында кино, театрларга йөрүләр, якташлар белән аралашу-очрашулар... Ул елларда япь-яшь кенә авыл кызлары һәм егетләренә илнең башкаласы Мәскәүдә уку мөмкинлеге бирелү җәмгыятебездә үзе үк зур вакыйга була.
Студент-гитисчыларның диплом эше арасыннан “Бәхетсез мәхәббәт” башкорт академия театрының репертуарына алына һәм ике дистә ел иң популяр спектакльләрнең берсе була. Бу спектакльдәге София — яшь актрисага тәү тапкыр сәхнә бәхетен татыткан, сәләтенә ышаныч алып килгән роль. З. Атнабаеваның иҗат репертуары нинди генә характерларны үз эченә алмаган. Бер-берсенә бөтенләй капма-каршы булган образларның самими хис-тойгыларын, тирән кичерешләрен тамашачыга оста җиткерде ул. Зинира Атнабаева — үз буыны артистлар арасында классик әсәрләрдә иң күп катнашу­чыларның берсе. Бу үзе үк аның иҗатының күпьяклы булуы турында сөйли.
Ә уку йортын тәмамлап кайткач, талантлы педагог, режиссер Вәли Галимов белән эш башлавы аның өчен тагын да зуррак бәхет була.
”Иҗатыма Вәли Галимовның йогынтысы бик көчле булды, гомумән, ун ел буена аның кул астында эшләвемә шатмын. “Әнкәемнең чал чәчләре”ндә (Ә. Мирзаһитов) Ана ролен СССРның халык артисткасы Зәйтүнә Бикбулатова башкарды, ул кызы Җәмиләне кочагына алып сөя. Туры мәгънәсендә әйткәндә дә, ул мине, институт тәмамлап кайткан яшь артистканы, үз кочагына алды, сәхнәдәге әнкәмә әйләнде. Ә “Качкын” (В. Блинов) әсәре буенча эшләнгән спектакльдә Ата ролен башкарган (мин аның кызы ролендә чыгыш ясадым) СССРның халык артисты Арслан Мөбарәков сәхнәдәге әткәм булды”, — дип искә ала Зинира Касыйм кызы. Шундый укытучыларың булганда ничек дәртләнеп эшләмәсен яшь актриса! Һәм, алар фатыйхасын алып, Зинира Атнабаева театр дигән иҗат дәрьясына башы белән чума. Зинира Касыйм кызының һәр роле алкышларга күмелде, театр җәмәгатьчелегендә танылу тапты.
Кеше рухының катлаулы үзенчәлеген тою, аның идеалларының мәңгелеген раслау, үзе сайлаган юлның оптимистик офыкларын күрү, үз эшенең бөеклеген тою Зинира Атнабаева иҗатына һәрвакыт хас иде. Артист гомере буе рух бөеклегенә омтылды. Һәм мондый биеклекнең нинди тәвәккәллек, кыюлык, көч таләп итүен үзе генә белде.
Артист таланты нинди режиссерлар белән эшләвенә дә бәйле. Рифкать Исрафиловның нечкә тоемы, Лек Вәлиев җитәкчелегендә күп кенә катлаулы һәм үзенчәлекле образлар иҗат итүен сагынып сөйләр иде Зинира Касыйм кызы. Ә мәшһүр Шәүрә Мортазина белән эшләү — үзе бер гомер булды, ди иде ул.
Башкортстанның һәм Русиянең халык артисткасы Зинира Атнабаева соңгы елларга тиклем үзенә генә хас сөйкемлелеген югалтмады, өлкәннәр роленә күчкәч тә ул тудырган образлардан күркәмлек, дөреслек һәм нечкә юмор бөркелде.
Зинира Атнабаева — республика театр сәхнәләрендә куелган әсәрләре белән танылган автор да. Бу артистның әйләнә-тирәдәге тормышка, дөньяга битараф булмавыннан гына түгел, гражданлык пози­циясеннән дә килә. Туган театры сәхнәсендә Зинира Атнабаеваның мәхәббәт тулы “Өзелгән туй” драмасы барды. Драмалар гына язмый иде ул. Сәясәт, икътисад, рухи тормыш мәсьәләләренә кагылышлы чыгышлары аша да үз сүзен халыкка җиткерергә омтылды. Менә, мәсәлән, “Кызыл таң” гәзитенең 1993 елның 9 декабрь санында язмадан юллар:
“Республикамның үзаллылыгы да, мил­ләт­ләр татулыгы да, экология дә, өч яшьлек оныгымның балалар бакчасыннан “дәүәни”, урынына “бабушка” дип кайтуы да бик борчый мине. Минем туган төягем — Башкортстан, мин дөньяның күп тарафларында булдым, әмма бер җирдә дә бездәге кебек табигать юк: урманы булса — тавы, тавы булса, суы юк, дигәндәй. Без­дә барысы да бар. Иң мөһиме — сәнгать сөюче күпмилләтле халкы бар”. Бу юлларның авторы З. Атнабаева белеп яза, чөнки ул төр­ле төбәкләрдә спектакльләр куеп, халыклар дуслыгын ныгыту кебек иҗади сәфәрләрдә дә күп йөрде.
Табигать мизгелләреннән кыш, ак бураннар якын иде Зинира Касыйм кызының күңеленә. Бүген актриса сиксәненче кышын каршылар иде.

“Язмышыма һич тә үпкәләмәм,
Бөтенесен авыз иттерде.
Рәхмәт, язмыш,
Рәхмәт, сәхнәм, тамашачым,
Хуш, дусларым!”
– диде ул бакыйлыкка күчкәндә дә.
Читайте нас: