Бу гадәтне мәктәп укучылары керткән, диючеләр дә табыла. Кайберәүләр, бу үзенчәлекле аллея, аларның колледж студентлары белән ярышу нәтиҗәсе буларак, 50нче еллар азагында барлыкка килгән, дип исәпли.
21 метр озынлыктагы һәм 4,5 метр биеклектәге ике таш стенадан торган коридор төрле төстәге һәм зурлыктагы ун меңнән артык чәйнәлгән сагыз белән чуарланган. Экспозиция бик үк аппетитлы күренмәсә дә, төрле кыйтгалардан килгән туристлар, бу аллея турында ишетеп, үзләре дә шул рәвешле тарихка кереп калудан баш тартмый. Аларның сагызлары да өстәлгәч, стена — калыная, ә тыкрык тарая төшә.
Гашыйклар сагыз белән “Джон плюс Мэри” дигән язулар сырлап калдыра. Сәләтлерәкләре исә сәнгать әсәренә тартым бизәкләр, кеше сурәтләре, чәчәкләр әвәләп ябыштыра.