+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 декабрь 2014, 20:59

“Мирас” хуҗалары

Шушы исемдәге җитештерү берләшмәсен Языково авылында яшәүче Габдрахмановлар 1996 елда оештырган иде. Тәүге мәлдә ул фото һәм видео хезмәтләре күрсәтүгә махсуслашты, аннары, эшчәнлеген киңәйтеп, реклама продукциясе, нәшрият товарлары җитештерә башлады.

Хәзерге вакытта Азат һәм Вадим Габдрахмановлар Благовар районында яшь малтабарларның күренекле вәкил-ләре саналырга хаклы. Шунысы игътибарга лаек — алар эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерүгә юнәлеш алды. Ноябрьдә файдалануга тапшырылган “Мирас” сәүдә-сервис комплексы бу җәһәттән малтабарларга яңа мөмкин-лекләр ача. Үзенчәлекле бизәлеше белән район үзәгенә ямь өстәгән дүрт катлы бу бинада дистәләгән сәүдә ноктасы, төрле хезмәтләр күрсәтү урыннары, кунакханә урнашкан. Янә шуны билгеләү мөһим: яңа комплекс дистә-ләгән кешене эшле иткән.
“Мирас” хуҗаларының берсе — Вадим Габдрахманов төбәк малтабар-ларының әйдәүче вәкиле буларак, районда кече бизнесны үстерү хәстәрлеге белән дә йөри. Кече һәм урта малтабарлыкны үстерү, моңа дәүләт ярдәме күрсәтү буенча 2014-18 елларга исәп-ләнгән муниципаль программа уңышлы тормышка ашырыла. Аңа ярашлы, дүрт малтабар эш башлаган чорда ук дәүләттән финанс ярдәме алды.
Благовар районында 585 кече һәм урта малтабарлык субъекты исәпләнә, алар икътисадның барлык өлкәләрендә дә хезмәт сала, эшкуарлыкка 1827 кеше җәлеп ителгән. Тоташ алганда, малтабарлар районда эшче көчләрнең 51 процентын алып тора. Урындагы бюджетка кергән салымда малтабарларның өлеше — 25 процент.
— Соңгы вакытта малтабарлыкка яшьләрнең күпләп килүе гадәти күренеш, — ди Вадим Габдрахманов. — Яшь-ләрне финанс авырлыклар да куркытмый, чөнки, язмышын алар үзләре яза, киләчәккә нигезне бүген сала.
Читайте нас: