+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 декабрь 2014, 20:56

Табиблык сәләте — Ходайдан

...Авыруның баш миенә чираттагы операция уңышлы үтте. Үлем белән яшәү арасында җиде сәгать буе барган көрәш авыру белән табиб файдасына тәмамланды. Әмма аның әле табиб күзәтүе астында реабилитация үтәсе бар. Хирург тәрәзәдән тышка карады. Кояш, тирә-якка назлы нурларын сибеп, бар тереклек дөньясына яңа сулыш өрә — яшәү сулышы...

Нейрохирург Ринад Рәхмәтул-лин өчен бу күнегелгән эш көн-нәренең берсе иде. Соңгы өч елда гына баш һәм арка миенә 300ләп катлаулы операция ясаган ул. Ә нейрохирургиядә 50 ел эшләү дәверендә төрле төбәкләрдән килгән авыруларга меңнәрчә операция ясалган.
Ринад Мәхмүт улы 1939 елда Уфада туган. Әнисе Сәлимә Хәли-улла кызы (тумышы белән, хатыны кебек үк, Кыйгы районыннан) Ш. Ходайбирдин исемендәге 1нче башкорт балалар йорты директоры булып эшли. Фин, Гражданнар сугышларын үткән әтисе Мәхмүт Мансур улы Бөек Ватан сугышына киткәндә Ринадка 2 яшь чамасы булгандыр. Алга китеп, шуны әйтергә кирәк: бәхеткә, әтисе сугыштан исән-сау әйләнеп кайта һәм тыныч тормышка аяк баскач, республиканың Мәдәният министрлыгында эшли.
Илдә сугыш барган елларда балалар йортына күпләп ките-релгән ятимнәрнең ачы язмышы, тәрбиячеләрнең аларга карата хәстәрлекле мөнәсәбәте кечкенә Ринад күңе­лендә, билгеле, тирән эз калдыра. Мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләрнең хәленә керә белү, ярдәмчеллек сыйфатлары, бәлки, аңа нәкъ шул елларда салынгандыр. Үсә төшкәч ул, апасы Лена кебек, табиб булырга карар итә.
1964 елда — Башкортстан дәү-ләт медицина институтын, аннары нейрохирургия буенча клиник ординатура тәмамлап, Ринад Мәх-мүт улы Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең нейрохирургия бүлегендә эшли. Мәскәү, Киев һәм Ленинград шәһәр-ләренең нейрохирургия фәнни-тикшеренү институтларында белемен камилләштерә. Берничә тапкыр Мәскәү һәм Санкт-Петербургта курсларда укып кайта. Төрле төбәк-ләрдә үткән фәнни-гамәли конфе-ренцияләрдә докладлар белән чыгыш ясый. Үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән, куйган максатына ирешә торган, инициативалы белгеч булып җитешә.
Ләлә Нәби кызы белән алар институтта укыганда таныша, 6нчы курста өйләнешеп гаилә кора. Ләлә Нәби кызы да әнисе үрнәгендә акушерлык һөнәрен сайлый. Башта — 1нче бала тудыру йортында, аннары Республика онкология диспансерында гинеколог булып эшләп хаклы ялга чыга. Икесе дә хезмәт ветераны.
Улларына да кечкенәдән медицинага мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Алар да югары категорияле табиблар, медицина фәннәре кандидатлары. Олы уллары Эрнст — баш-каланың 21нче дәваханәсендә әйдәүче нейрохирург, Башкорт-станның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы. Олы-Теләк фаҗигасендә каза күрү-челәрне коткаруда катнашкан. 31 ел эш стажы бар.
Кече уллары Тимур 9нчы сыйныфтан ук Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә санитар булып эшли башлый. Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамлап, 25 ел инде шушы бүлектә әтисе белән бергә эшләвен дәвам итә. Икесенең дә берничә фәнни хезмәте һәм укыту-методика эше басылып чыккан.
Оныклары Рауль, Американың Небраска штатында урнашкан Омаха шәһәрендә кызыл дипломга магистратура тәмамлап, Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, медицина фәннәре кандидаты.
Династиягә килгәндә, Ринад Мәхмүт улының апасы Лена, гомере буе медицина өлкәсендә эшләп, хаклы ялга чыккан. Аның ике кызы да, шулай ук, табиблар.
Ләлә Нәби кызы иренең катлаулы эш графигын белгәнгә, аны һәрвакыт аңлап, аңа терәк, ярдәм-че, кирәк чакта киңәшче дә була белә. Эшкә кагылышлы мәсьәлә-ләрдә Ринад Мәхмүт улы әйдәүче булса, гаиләдә башлап йөрүче — ул. Әйткәндәй, быел Рәхмәтул-линнарның бергә гомер итүләренә 51 ел тулган.
Чит илгә командировкага чыгу зарурлыгы тугач та, иреннән калмый ул. Кече уллары Тимурны үзләре белән алып, Алжирга өч елга эшкә китәләр. Илдә төрле йогышлы һәм социаль чирләр киң таралган, ә табиблар аз була. Медицинаның нейрохирургия тармагы турында исә биредә ишеткәннәре дә булмый. Зурлыгы буенча икенче урында торган миллионлы Оран шәһә­рендә Ринад Мәхмүт улы җитәкчелегендә илдә беренче нейрохирургия бүлеге ачыла.
Ул чорда шундый җитди вазыйфа белән чит илгә чыгу, бер яктан, горурлык булса, икенче яктан, җа-ваплылык өсти. Безнең ил табиблары алдында үзләренең һөнәри осталыгын дөнья күләмендә күрсәтү бурычы тора.
Алжирда (1973-76 елларда) Ринад Мәхмүт улы йөри алмаган 15 яшьлек үсмергә уникаль операция ясап, аның арка миеннән 70 сантиметр озынлыгындагы суалчанны тартып чыгара. Моңа кадәр шуңа охшаш операция бер генә тапкыр Франциядә ясалган була. Төрле тикшеренүләр үткәргәннән соң, авыруга диагнозны да табиб һич икеләнүсез, ялгышмыйча үзе куя. Моның өчен тирән белем белән беррәттән югары һөнәри осталык та таләп ителә! Әлеге операция турында чит ил гәзитләре дәррәү язып чыга. Франция Хөкүмәте Ринад Мәхмүт улына “Франциянең алтын скальпеле” исемен бирә.
Дәваханәдән үз аягы белән чыккан үсмерне күреп, урындагы халык аның коткаручысын Аллаһ илчесе дип саный.
Ринад Мәхмүт улы җирле сөйләм — морэ телен үзләштереп, анда яшәүчеләр белән иркен аралаша. Берничә чит телне су кебек эчкән белгеч шул елларда урыс-француз-морэ медицина-аралашу китабын төзи. Урындагы универ-ситетның медицина факультетында француз телендә лекцияләр укый.
Шулай итеп, Ринад Мәхмүд улы җитәкләгән, илнең төрле төбәк-ләреннән җыелган 35 кешедән торган төркем, үз бурычын тиешенчә үтәп, туган илгә кайта. Көче ташып торган сәләтле табиб тагын да дәртләнебрәк, чәмләнебрәк эшли башлый.
Аннан соңгы елларда Алжирда командировкада булган бер төркем республика вәкилләре, шәһәр гос-питальләренең берсендә Ринад Мәхмүт улының зур фоторәсемен күреп, “Оранда нейрохирургия хез-мәтенә нигез салучы” дигән язуны укып, хәйран кала.
Медицина ярдәме күрсәтү һәм эшләрне оештыру өчен 1986-90 елларда Ринад Мәхмүт улы Буркина-Фасо иленә җибәрелә һәм анда совет галимнәре төркеменә җитәкчелек итә. Югары нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен исеме Илчелекнең Мактау кенәгәсенә кертелә, Башкортстан сәламәтлек саклау министры А. Х. Турьянов-ның һәм Русия сәламәтлек саклау министры Е. И. Чазовның рәхмәт хатларына лаек була.
Ринад Мәхмүт улы фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Республикада һәм ил күләмендә үткән фәнни конферен­ция­ләрдә катнаша, дәва-ханәдә консуль­тацияләр үткәрә. Кадрлар әзерләүгә, республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән табибларның белемен камилләш-терүгә зур өлеш кертә. 37 фәнни хезмәт бастыра, 4 рационализаторлык тәкъдиме бар, 4 монография, нейрохирургия буенча методик кулланмалар авторы. Медицина институты студентлары өчен уку әсбабы төзүдә катнаша. Санитар авиация һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлламасы белән республиканың төрле төбәкләрендә план буенча һәм ашыгыч нейрохирургия ярдәме күрсәтүгә үз өлешен кертә.
2009 елда Уфада үткән V Бөтенрусия нейрохирурглар съездында ике доклад белән чыгыш ясый.
Белем дәрәҗәсе югары гыйльми исемнәр алырлык тирән булуга карамастан, авыруларга ярдәм күр-сәтүне беренчел бурычы итеп саный.
2004 елда Уфада, төрле тармакларда эшләп, шәһәрне, республиканы данлаган хезмәт династияләрен котлау тантанасы үтә. Династия башлыгы Ринад Рәхмә­туллинга Ватан алдындагы казанышлары һәм туган җиренә намуслы хезмәт иткән өчен Рәхмәт хаты тапшырыла.
Тирән белемле, ачык зиһенле, зур тәҗрибә туплаган, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, тормышны яратучы тынгысыз табибта, югары һөнәри осталыктан тыш, кешеләрне үзенә тарту көче бар.
Кеше күңелен күзләреннән белә, кирәк булганда бердәнбер тәэсирле сүзне әйтә торган илаһи кодрәт бар, ди аның турында авырулар. Өметсез тоелган авыруга да яшәү көче бирә, аны аякка бастыра. Гүя ул аларга яңа сулыш өрә...
Авыруларга карата ягымлы, сизгер күңелле, ә операция вакытында тәвәккәл, салкын канлы була белә, ди аның турында хезмәттәшләре.
“Ринад Мәхмүт улына нинди сыйфатлар хас?” — дигән сорауга Ләлә Нәби кызы: “Ул игътибарлы, хәстәрлекле ир һәм әти, балаларны, оныкларны бик ярата. Әйт-кәндәй, безнең дүрт оныгыбыз бар, — диде. — Гаиләгә, дусларына, сайлаган һөнәренә тугры ул. Үзен аямыйча эшли”.
Әйе, үзе эшләгән коллективта да, дуслары, туганнары, авырулар арасында да Ринад Мәхмүт улы-ның абруе зур. Ул аны табигый сәләте, эшсөярлеге, күркәм кешелек сыйфатлары белән яулаган. Яшь табиб­ларның киңәшчесе, терәге, тәҗрибә уртаклашучы остазы да ул.
Борынгы грек философы Сократ кайчандыр: “Барлык һөнәрләр — кеше­ләрдән, бары өч һөнәр генә — Ходайдан: укытучы, казый (судья), табиб”, — дигән. Бөек философның бу сүзләре фидакарь хезмәте белән республикада һәм илебездә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган күренекле нейрохирург, Башкортстанның һәм Ру-сиянең атказанган табибы, СССР-ның сәламәтлек саклау отличнигы, медицина фәннәре кандидаты Ринад Мәхмүт улы Рәхмәтуллин турында әйтелгәндер кебек.
Аның фамилиясе дә “Аллаһның рәхмәте” дигәнне аңлата. Үзенә югарыдан төшерелгән бурычны намуслы үтәп, авыруларны үлемечле чирләрдән аралап, аларның чиксез рәхмәте аша Аллаһның рәхмәтенә ирешкән зур шәхес ул Ринад Мәхмүт улы.
...Вакыт — аккан судай, үткәнен дә сизмисең. Ринад Рәхмә­тул­линга да шушы көннәрдә 75 яшь тула, гәрчә бу яшьне аңа һич биреп булмый. Дан-шөһрәткә күмелеп, һөнәри үсештән туктап калмыйча, ул бүген дә көндәлек күнегелгән эшен, операцияләр ясавын дәвам итә. Поликлиникада авырулар кабул итә. Үзенең бар белемен, кө-чен, вакытын һәм бай тәҗрибәсен авыруларны сәламәт тормышка кайтаруга сарыф итә.
Халык сөюе, авыруларның эчкерсез рәхмәте һәм хөрмәте алдагы тормыш юлыгызда да заманның кырыс җиллә­реннән сакласын Сезне, хөрмәтле табиб! Исәнлек-саулыкта, иминлектә тыныч күңел белән озын гомер кичерергә язсын Сезгә!
Читайте нас: