+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 декабрь 2014, 22:03

Ни өчен шампан шәрабы?

Чыннан да, ни өчен Яңа елны шампан шәрабы белән каршылыйлар? Бу сорауга төгәл генә җавап юк, әмма әлеге эчемлекнең тарихы 1500 ел элекке чорга барып тоташа.

V гасыр ахырында төньяк Франция короле Кловис илен дошманнан саклау өчен сугышка керә. Җиңгән очракта, христиан динен кабул итәргә вәгъдә бирә һәм аны үти, 496 елда Шампань провинциясендә урнашкан Реймс шәһәрендәге чиркәүдә чукындырыла. Шуннан башлап Франция корольләренең тәхеткә килү тантанасы биредә оештырыла, алар бераз вакыт Шампаньдә була, шәраб белән сыйлана. Ул чорда бу эчемлек бүгенге кебек газлы булмый. Сәүдә әйләнеше арта барган саен, аны башка төбәкләргә экспортлау күбәя. Кайвакыт яңа мичкәләр язга кадәр ачылмый кала һәм шәраб газлана.
Шампань провинциясенең өстенлеге аның елга буенда урнашуында була. Су юлы белән уңышлы сәүдә итү мөмкинлеге ачыла. Шуңа да бу төбәк шәрабны Париждагы король сараена гына түгел, Англия белән Голландиягә дә озата. XVII гасырда монах Дом Периньон шәрабны шешәләргә тутыруны, аны агач бөке белән каплауны һәм бау белән бәйләп ныгытуны уйлап таба.
Бу юнәлештә сәүдә итү мөмкинлекләре зур булуын аңлаган Шампань сәүдәгәрләре, башка товарлардан баш тартып, шәраб сатуга күчә бара. Әмма бу җиңел булмый. Шәраб җитештерү технологиясенең — катлаулы, шешә пыяласының сыйфатсыз булуы еш кына шәрабны күпләп югалтуга китерә. Шәраб базларында шешәләр шартлап, бик күп кешеләр яралана, хәтта һәлак була.
Баштарак бу дворяннар эчемлеге дип исәпләнсә, XIX гасырда бай эшкуарлар сыйныфы өчен дә аны сатып алу мөмкинлеге ачыла. Алар шәрабны көн саен кулланмаса да, бәйрәмнәргә һичшиксез ала.
Мәҗүсилек чорында потлар янына шәраб та китергәннәр. Яңа елны каршылау мең ел элек башланган, “Аллалар эчемлеге” булып саналган шәраб бәйрәм атрибуты булып калган.
Русиядә шампан шәрабын XIX гасыр урталарында патша сарае гына түгел, офицерлар, сәүдәгәрләр дә кулланган. Андый мөмкинлеге булмаганнар да аны татып карарга бик теләгән, дигән фикергә нигез бар. Бервакыт янгын вакытында бай гаиләдән булган баланы коткарган ярлы кешедән бәхетле әти-әни рәхмәт йөзеннән ни теләвен сорагач, бер генә тапкыр булса да шампан шәрабыннан авыз итеп карау үтенече белдергән ул.
Бәллүр бокаллар чәкештерүне Александр II керткән диләр. Иосиф Сталин исә бу гадәтне яңарткан. Ул илгә “Совет шампан шәрабы”н бүләк иткән.
1945 елның язында, Гитлерның җиңелүенә шик калмагач, юлбашчы Җиңү көнен шампан шәрабы белән билгеләргә карар итә. Аңлашыла ки, сугыш үткән СССРда бу шәраб булмый. Илдәге исән калган барлык шәраб ясаучыларны чакырталар, нәтиҗәдә, 1,5 айдан “Совет шампан шәрабы” туа.
Ил җитәкчелеге Җиңүне генә түгел, Яңа 1946 елны да шушы эчемлек белән каршылый. Шуннан башлап бу матур гадәт дәвам итә.
Читайте нас: