+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 гыйнвар 2015, 19:47

“Язлар кебек кышларым да...”

Дүрт яшьлек малайның чыршы төбендә җырлап, Кыш бабайдан үзенә ошаган бүләкне сорап алуы балаларча беркатлылык булса, сабыйның “Үз ягыма кайтсам”ны башкаруы – кыюлык һәм сәләт билгесе. Ерак Караидел районының Байкыбаш авылында радио һәм телевизордан бер генә концертны да калдырмый тыңлап, һәр яңа җырны шундук отып алып башкарып үскән малай үзен бәхетле саный, чөнки аның балачагы Илфак Смаков, Рамазан Янбәков, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Шамил Хәмәдинуров һәм башка мәшһүр җырчыларның иҗаты чәчәк аткан чорга туры килә. Бүген инде аның һәр яңа җырын көтеп алучы, бер концертын да калдырмый йөрүче тамашачысы бар, үзен тыңлаучы яшь буын үсеп килә. Сүз популяр җырчы Ришат Галиханов турында. Ел ахырында ул “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Галихановлар гаиләсендә үскән алты баланың барысы да җырлый, әмма иң төпчеге генә алдагы тормышын авыр да, катлаулы да җырчы һөнәренә багышларга ниятли. Шушы зур гаиләнең башлыгы авылда телерадиомонтер була, әниләре исә дәваханәдә эшли. Алар җырлы-моңлы кешеләр була. Кызганычка каршы, бүген икесе дә бакыйлыкка күчкән. Әтисенең үзенә бәләкәй гармун алып бирүен бүген дә яхшы хәтерли Ришат. Авылга концерт белән артистлар килү үсмер өчен һәрвакыт зур вакыйгага әверелә. Алар килеп киткән саен аның күңелендәге нияте ныгый гына бара.
Бервакыт ул, җырчы булу өчен кайда укытулары белән кызыксынып, үзе яраткан артистларга хат юллый. Адрес гап-гади — “Уфага, филар­мониягә”. Фән Вәлиәхмәтов һәм Шамил Хәмәдинуров аңа җентекләп җавап язалар. Күренекле җырчыларның киңәшен тыңлап, сигезенче сыйныфтан соң егет сәнгать училищесына килеп, тавышын тыңлатып карый. Пластинкалардан өйрәнеп, башкорт халык җыры “Уел”ны, Фән Вәлиәхмәтов репертуарыннан “Сарманай”ны башкара. Андагы укытучыларның: “Урта мәктәптән соң көтәбез”, — дигән җавабы Ришатны тагын да канатландыра. Башка һөнәр сайлау турында уйлап та карамый ул. Имтиханга тагын бер башкорт халык җыры “Абдрахман”ны өйрәнеп килә.
Училищеда Фәрзәнә Сәгыйтова классында укый. Вокал дәресләре җиңел бирелә, сольфеджио, гармония буенча да зур тырышлык сала булачак җырчы. Һәм менә ул — дипломлы белгеч, Башкортстан дәүләт филармо­ниясенә эшкә килә, Зөлфия һәм Рөстәм Кудашевлар бригадасына тә­гаенләнә. Беренче гастроль­ләре Бөрҗән районында үтә. Ел ярымнан Нәфисә һәм Ризван Хәки­мовлар төркеменә күчә яшь җырчы һәм шунда эшләп үткәргән дүрт елын тәҗрибә туплау мәйданчыгы, дип исәпли. Беренче җыр­ларын тамашачы хәтерли, әлбәттә — “Нигә инде үке­нү­ләр?”, “Айгөлем”... Ныклап танылу Зифа Нагаева белән эш­ләгәндә, “Әнкәй” җырыннан соң килде дип исәпли Ришат. “Халык җырны ошатты, үзем дә яратып башкарам, чөнки бу — мәңгелек темаларның берсе”, — ди ул.
Кайчандыр Кыш бабайга җырлаган малай да, максатына тугры калган үсмер дә, хәтта сәнгать училищесын тәмам­лап, җырчы дипломы алып чыккан егет тә зәвык-таләпләре елдан-ел арта баручы тамашачы өчен концерт оештыруның никадәр көч таләп итүен, гомумән, артист тормышын бөтен нечкәлек­ләре белән аңлап җитмәгән­дер, әлбәттә. “Нәрсә ярдәм итә?” — дип сорыйм. Җыр­чының җавабы бер: “Һөнә­реңне ярату, тормы­шыңны аннан башка күз алдына китермәү”.
Иң авыры — репертуар сайлау. Җыр тәкъдим итүчеләр күп, әлбәттә. “Көе дә, сүзләре дә бердәй йөрәккә ятарга тиеш”, — ди Ришат. Халыкның кабул итүе дә мөһим. Тамашачы хөкеменә ел саен 6-7 өр-яңа җыр чыгара ул, иң беренчеләрен дә һәр концертта диярлек сорыйлар. Шул ук “Әнкәй”, “Бәхетле бул, балам” җырларын чыгаруга җиде ел үтеп киткән икән инде. Шуңа да Галиханов үзенең концертларында тоташ бер блокны халык һәм ретро җырларга багышлый һәм баянга кушылып җырлый. Өлкән буын өчен матур хатирәләрен яңарту булса, яшьләргә үзенчәлекле тәрбия чарасы, дигән фикердә ул. “Ул җырлар — концертның нигезе”, — ди җырчы. Зифа Нагаева, Аль­фред Якшымбә­тов, Мө­дәрис Газетдинов кебек композиторлар белән арытаба да хезмәттәшлек итәргә ниятли җырчы. Концертларын продюсеры, “Баян-лайн” компаниясе җитәкчесе, баянчы Филүс Гәрәев белән бергә оештыра.
Бәләкәйдән яратып тыңлаган, җырларын башкарып үскән, үзләренә охшарга омтылган җырчылар белән бер сәхнәдә дә, алар алдында да чыгыш ясарга да туры килә Ришатка. “Тәэссоратлар ничек?” — дип сорыйм. “Имтихан тоткан кебек”, — дип җавап бирде ул.
Укучысының уңышларына шатланып, мактаулы исем алуы белән беренчеләрдән булып Фәрзәнә Сәгыйтова тәбрикли. “Гомумән, остазың­ның битараф булмавы, бүген дә киңәшләрен бирүе — зур бәхет ул”, — ди җырчы.
Күпсанлы җырчылар арасыннан Ришат Галихановны аерып алып тыңлаучы, җырларын отып башкаручы, заллар тутырып концертларына йөрүче үз тамашачысы бар җырчының. Уңышның сере турында уйланам. Ул аның һәркем күңелендә йөрткән гап-гади, шул ук вакытта тирән һәм мәңгелек омтылыш, уй-ниятләрне, изге теләкләрне үзәккә үтәрлек моңга төреп бирүче халыкчан җырларын­да, яшәеш сулышын тоюында, әлбәттә. Моның нигезендә нәрсә ята соң? Бәлки, гомер юлыннан бергә атлаучы Ләйсәненең хатыны да, иҗатташ дусты да булуыдыр. Әллә инде ике генә яшьлек улы Ильясның теле ачылганчы ук, әтисе кебек, җыр көй­ләвендәме икән?
Язлар кебек кышларында бә­хет­леләрнең берсе ул Ришат Галиханов...
Читайте нас: