+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2015, 22:26

Дежавю

Кайчан үләсеңне беләсең килсә, кайчан туганыңны онытма.“Дежавю” турында бик күп һәм бик еш язалар, сөйлиләр. Нәрсә соң ул “дежавю” дип миннән дә бер танышым сорады. Дөресен генә әйткәндә, аны бик күпләр үз гомере дәвамында еш кичерә. Әгәр дә сез: “Минем бит бу урында элегрәк тә булганым, шушы халәтне элегрәк тә кичергәнем, бу турыда элегрәк тә ишеткәнем бар иде”, дисәгез, “Мин бит моны элегрәк тә күрдем, бу кеше белән әлеге хакта элегрәк тә сөйләштем, болар тагын кабатлана микәнни?”, дип уйлап куйсагыз, менә шушылар “дежавю” дип атала да инде.

Шушы халәтне кичергәндә кеше “Моның булуы мөмкин түгел!” дип уйлый. Үзе хакында “Хыялланган икән бу сантый” дип уйламасыннар өчен аны башкаларга сөйләмәскә, аннары үзен “Булмас! Моның булуы мөмкин түгел!” дип ышандырырга һәм тизрәк онытырга тырыша. Һәм моны күпләр, чыннан да, оныта. Яисә “оныттым” дип үз-үзен ышандыра, чөнки ул бу хакта башкаларга сөйләргә курка, “Моның матчасы киткән!” диюләреннән коты оча. Ләкин...
Ләкин кешенең аңы моны бервакытта да онытмый, ул аны аңының иң төпкел бер почмагында саклый, бу сиземләү, тойгы аны гомере буе озата бара, бу хис аны бервакытта да алдамый, вакыт узган, еллар үткән саен УЛ үзе хакында искә төшереп тора.
Дежавю – әлегәчә аңлашылып бетмәгән хис-тойгы, халәт, кичереш. Күпләр аны фикер агышының гадәти бер вакытында каяндыр килеп кергән тайпылышы, чуалган бер саташу дип уйлый. Шул ук вакытта, дежавюны чынбарлыктагы физик халәт дип кабул итүчеләр дә бик күп. Андыйлар да бу халәтебезне, әлеге “нормаль” хәлдән параллель дөньяга күчеп, “вакыт” чиген үтеп, тарихта яисә киләчәгебездә вакытлыча гына (мизгелләр эчендә) булып кайтуыбыз белән бәйли. Әмма бу халәт бит “кешечә” түгел, дип уйлап, аңа ышанучылар да сирәк.
Боларның барысын да кире каксак та, тарихтагы кайбер “очраклыклар” бик җитди уйланырга мәҗбүр итә. Әйдәгез, шуларга мөрәҗәгать итеп карыйк.
1840 елдан алып АКШ Президенты булып “о”гә (нольгә) тәмамланган елда сайланган кешеләр я үтерелгән, я киләсе сайлауларга кадәр яши алмаган. Мондый хикмәтле хәлләр шушы елда сайланган Уильям Генри Гаррисон мисалыннан соң башлана. Ул 1841 елда вафат була. Моның сәбәбен беркем дә берничек тә аңлата алмый. Бердәнбер сәбәп – индеецларның Америка колонизаторларына төшкән каһәре, каргышы. Бу халыкны тулысынча дип әйтерлек суеп бетерергә фәрман биргән әлеге адәм актыгына индеецларның баш рухание ләгънәте төшә. Үләр алдыннан ул сөекле халкына беркайчан да буйсынмаска әмер бирә, васыять әйтә. Соңгы сулышында АКШ Президенты хакимиятен каргый: “Ноль белән беткән елда сайланган һәр Президентка ләгънәт төшсен!”
Ничек кенә хикмәтле тоелмасын, бу ләгънәт-каргышның бүгенге көнгә кадәр һәр АКШ Президенты башына төшеп килгәнен без түбәндәге мисалларда ачык күрәбез. Ышанмыйсызмы? Әйдәгез, тарихка күз салыйк.
Уильям Генри Гаррисон – 1840-1841, сайлаулардан соң бер айдан үпкәсе ялкынсынудан вафат була;
Авраам Линкольн – 1860-1865, атып үтерелә;
Джеймс Абрам Гарфилд – 1880-1881, аңа һөҗүм вакытында үлемечле яра ала;
Уильям Мак-Кинли – 1900-1901, үтерелә;
Уоррен Гардинг – 1920-1923,
Франклин Делано Рузвельт – 1940-1945, икесе дә йөрәк өянәгеннән вафат була;
Джон Фицжеральд Кеннеди – 1960-1963, атып үтерелә.
Авраам Линкольн белән Джон Кеннединың ничек үтерелүен чагыштырып карасаң, чәчләр үрә торырлык.
Линкольн – 1860 елда, Кеннеди, 100 елдан соң, 1960 елда сайланалар. Икесе дә террорчы пулясыннан һәлак була. Линкольнның секретаре – Кеннеди, ә Кеннединыкы Линкольн фамилияле. Күрәзәчеләр икесенә дә качып котылгысыз үлем юрый, икесе дә үз үлемен алдан сизенә һәм бу хакта якыннарына әйтә. Бут дигән кеше Линкольнга театрда ата һәм складка кача, ә Освальд Кеннедига складтан ата һәм театрга кереп кача. Бу ике Президентны да башының арткы өлешенә атып үтерәләр, ике очрак та икесенең дә хатыны янында чакта җомга көнне була. Бут – 1839 елгы, Освальд 1939 елда туган. Җинаять­челәрнең икесе дә суд алдына басканчы үтерелә. Үтерелгән президентлардан соң властька килгән җитәкчеләрнең икесе дә Джонсон исемле.
Бу “очраклыкларны” тагы да дәвам итеп була, әмма Линкольн белән Кеннединың гомер арасы нәкъ бер гасыр булуын истә тотсак та, язмышларының үлгәнче дә бер үк төрле булуын, хәл-вакыйгаларның төп-төгәл кабатлануын әйтеп үтү дә җитди уйланырга мәҗбүр итә. Дежавюмы бу, дежавю булмаса, нәрсә?
Читайте нас: