-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2015, 22:31

Җәвит балачактан ук шук булды

Әлифә Шакирова — билгеле юмор остасы, телетапшырулар алып баручы, җырчы Җәвит Шаки­ровның үги әнисе. Ул шул­кадәр искиткеч күңелле ки, аны бер дә “үги” дип атыйсы килми. Илеш белән Чакмагыш районнары чиген­дәге Әхмәт авылында яши ул. Әлифә апа безне көләч йөз белән каршы алды.

— Җәвитнең балачагын искә төшерик әле, Әлифә апа.

— Мин Илеш районыннан бу авылга 1967 елда килен булып төштем. Әхмәтгалинең хатыны Мәгълүфә каты авырудан соң, өч баласын ятим калдырып, япь-яшь килеш дөнья куйган. Иң өлкәненә — унбер, ә кечкенә Җәвиткә нибары биш яшь иде. Миңа кадәр Әхмәт­гали берничә хатын алып кайтып караган, ләкин өч малайга берсе дә чыдый алмаган, ахры. Авыл халкы шундук сүз тараткан: имеш, мин өлкәнрәк ике малайга гына әни була алам, кечкенәсен балалар йортына бирергә уйлыйм икән. Әхмәт­гали, бу сүзләрне ишетеп, минем белән сөйләшеп тә тормыйча, авыл Советыннан кирәкле кәгазь­ләрне җыеп алып кайткан. “Бер гаризага синең генә кул куясың калды”, — дип, миңа документларын суза. “Ә-ә-ә, минем генә кул куясы калдымы?” — дип, теге гаризаларны кулыма алдым да, янып торган мичкә ташладым. Әхмәтгали мине кочагына алды, Җәвит тә йөгереп килеп кочаклады. Биш кенә яшь булса да, аңлап торган, сабый.
Балаларны бик яраттым, безнең йортта “үги бала”, “үги ана” дигән сүз чыкмады. Өсләре бөтен, чиста-пөхтә, тамаклары тук булды. Минем балаларны мәктәптә һәрвакыт үрнәк итеп куялар иде.

Гаиләбезне ишәйтеп, өч бала янына тагын икене алып кайттым. Гаиләдә дүрт малай, бер кыз бик тату үстеләр. Мин аларга карата таләпчән булдым. Тиешле тәрбия бирә алдым дип саныйм.

Бик тырыш, уңган бала булып үсте Җәвит. Өлкәннәр кушкан һәрнәрсә аның өчен закон булды, ә үзеннән яшьрәкләрне ул һәрвакыт яклады. Кирәк әйберне сорамый алганы булмады. Ул вакытта кино 5 тиен тора иде, шул биш тиенне дә һәрвакыт сорап алды. Эшкә оста булды. “Бир әле казла­рыңны, хәзер үзем тазартам”, — дип кулымнан эшемне тартып ала иде. Мин гомер буе колхозчыларга аш-су пешердем. Ул миңа авылдан ике чакрымдагы чишмәдән су ташыды. Уфтанганы булмады, 40 литрлы феләкне җилкәсенә сала иде дә, өйгә дә, минем эшкә дә су ташый иде.

Авылда башлангыч мәктәп кенә булгач, өченче сыйныфтан соң балалар 8 чакрымдагы күрше Тайняш авылына йөреп укыды. Җәяү баралар, җәяү кайталар. Торып укырга интернаты юк, машиналар да хәзерге кебек йөреп тормый. Шулай бервакыт мәктәптән кайтканда иптәш малайлары Җәвиткә тәмәке тартырга тәкъдим иткән. Улым каршы килгәч: “Сине юлдан кайтартмыйбыз, көрттән, басудан кайтырсың”, — дип, юлга аягын да бастырмаганнар. Әмма Җәвит бирешмәгән, тәмәкене авызына капмаган. Эчмәде, авызына тәмәке капмады. Аның тәртипсезлек кылып йөргәнен дә хәтерләмим.
Бишенчедә укыганда әтиләре баян алып кайтты. Тиз арада шунда уйнарга өйрәнеп алды да авыл сәхнәсеннән төшмәде. Шул вакытта ук авыл халкы “Артист булыр бу” дип юрый башлаган иде.

— Бала-чаганың алдаша торган гадәте була. Җәвит ан­дый алдакчы булмадымы?

— Әйе, җае белән бераз алдашкан вакыты да булды. Бәрәңге алу белән карлыган җыюны яратмый иде ул. Балалар ике чиләк карлыган җый­са, көне-төне уйнасалар да сүз әйтми идем. Шуңа да алар тырыша иде. Шулай бер елны сентябрьдә уңыш җыя­быз. Җәвит икенче сменада укый. Дәрескә өлгерер өчен аңа өйдән сәгать 11дә чыгып китәргә кирәк. Бервакыт ул мыштым гына өйгә кергән дә сәгать телен алга күчереп куйган: “Әнкәй, миңа мәктәпкә китәргә вакыт җитте!” — дип йө­­гереп чыкты. Әй, вакыт биг­рәк тиз үткән икән, дип, тиз-тиз Җәвитне ашатып мәктәпкә озаттым. Ул киткәч, түр яктагы сәгатькә карасам, ун гына тулып килә...

— Улыгыз Салават, Хәмдүнәләр белән бергә Стәрлетамакта укыган икән...

— Әйе, Тайняшта урта белем алганнан соң, ул үз тырышлыгы белән Стәрлета­макның мәдәният-мәгърифәт­челек училищесына укырга керде. Салават, дигәннән... Бер ялда ул группадашын кунакка алып кайтырга булган. Матур, җылы көн иде, Салават җиңелчә генә, сандалилар киеп кайткан. Икенче көнне карлы-бозлы яңгыр явып, кинәт суытып җибәрде... Кибеттән матур ромашка төшкән яшел итек алып куйган идем, Салаватка шуны кидереп җибәр­дем. “Әлифә апа, рәхмәт, кайткач та почта аша итегегезне салып җибәрер­мен”, — диде. Ул вакытта әйбер чутлы иде бит, акчасы булса да, сатып алырга товары юк иде. Бер атнадан Салаваттан хат килеп төште: “Энекәш иртән утын ярырга сезнең итекне киеп чыккан да ялгыш балта белән чапкан. Ул итек киярлек хәлдә түгел. Гафу итегез”, — дигән. Менә шулай, Салаватның миңа итек алып бирәсе бар әле... (көлә).

— Киленегез Зөлфия дә шушы районнан. Аны элег­рәк белә идегезме?

— Әйе, Югары Аташ авылыннан ул. Алар Җәвит белән районда ел саен үтә торган смотр концертларында танышып киткәннәр, бераздан матур гаилә кордылар. Ике уллары бар, оныклары Самира үсеп килә. Киленем бик уңган булды. Кайтып кермәс борын берәр халат киеп ала да, яулык бәйләп шундук эшкә керешә. Аш-суга да бик оста ул, өйгә тузан да төшерми.

— Казанда яшәүче улыгыз белән еш күрешеп, шалтыратышып торасызмы?

—­ Әйе, еш. Бөтен шатлыкларын да минем белән уртаклаша алар. Беркөнне Ижауда гастрольдә булганда шалтыраталар: “Әнкәй, безгә “Баш­кортстанның атказанган артисты” исемен биргәннәр! Зөлфия белән шатлыгыбыздан кочаклашып елыйбыз”, — дип сөенә-сөенә шалтырата. Вакытлары булса, кайтмый торганнары юк. Күчтәнәчләрен төяп кайтып төшәләр. Алар алып кайткан ях­шы сыйфатлы җылы шәл­ләр­нең, матур күлмәкләрнең иге-чиге юк. Шаулатып 75 яшемне үткәреп киттеләр. Мине дә Казанга кунакка алып китәләр. Сагындыра балакаем! Телевизордан тапшыруларын көтеп алам, һәрберсен карап барырга тырышам. Аның иҗа­ты да миңа бик якын. Миңа багышланган “Үги әни” җырын тыңлаганда ирексездән күз яшьләрем ага...

— Әлифә апа, күрәм, дөньягыз җитеш, үзегез дә сөбханаллаһ. Ходай сезне алдагы көннәрегездә дә сәламәтлектән аермасын, балаларыгыз, кадерегезне белеп, хөрмәт итеп торсын.

— Үзегезгә дә, “Кызыл таң” укучыларына да шундый теләктә калам.
Читайте нас: