Тәслимә һәм Абдулла Хисмәтуллиннар ихатасында нәрсә генә юк. Хәтта көньяк “кунагы” виноград та өй артын биләп алган. Хисмәтуллиннар аны быел чиләкләп җыйган. Мондый мул уңыштан иң сөенгәне оныклар булгандыр.
Кечкенә авылларда да һәр йорт, һәр гаилә — үзе бер дөнья. Аларның һәркайсында тормыш кайный. Хисмә-туллиннар йортында безне ап-ак казлар көтүе каршы алды. Хуҗалары ишектән күренгәч кенә тындылар. Әйтерсең, күз карашыннан ук аңлаштылар. Шулай булмый ни, Хисмәтуллиннар өлкән яшьтә дә абзар тутырып мал, кош-корт асрап яши.
Булдыклы хуҗаларның барлык уңайлыклар, газ, су булган иркен йортының тәрәзәләре елмаеп урамга бага. Газлы йортны авылда беренчеләрдән булып салып керә алар. Беренче машина да аларныкы була. Өч мотоцикл алыштыралар. Чөнки гаиләдәге өч баланың икесе малай була. Аларга да тимер ат кирәк бит. Тик малайлар ирәеп үсми. Алар бу әйберләргә күпме көч салынуын белеп, үзләре дә уңган, ярдәмчел, тәрбияле булып буй җитә.
Әйе, гаиләдәге җитеш тормыш күктән төшмәгән. Моңа хуҗаларның һәм аларның балаларының хәләл көче белән ирешелгән. Тәслимә апа Яңа Мусага күрше Федоровка районы Динес авылыннан килен булып төшә. Ул вакытта ук Абдулла абый яңа йорт-кура урыны турында хәстәрлек күргән була. Тик башта кечкенә төп йортта ишле гаилә янына сыенырга туры килә аларга. Яшь килен уңганлыгы белән тормыш сынауларын тел тидергесез үтә.
Абдулла абый гомер буе тракторда эшләп һәм шофер буларак алдынгылар сафында барса, Тәслимә апа фермада сыер савып, “Социалистик хезмәт ударнигы” исеменә лаек була. Ул “Таймас” совхозында Социалистик Хезмәт Герое Шәвәли Вахитов белән иңгә-иң дип әйтерлек хезмәт сала, социалистик ярышларда катнаша. Әлеге совхозның “Победа” бүлекчәсендә кул көче белән 18 сыер сава. Саву аппаратлары кертелгәч, сыерлар саны 25тән арта, хәтта 50гә җиткән чаклары була.
Хаклы ялга чыккач, шәхси хуҗалыкта дүртәр сыер тота алар. Сөт тапшырып, машина алалар, өчәр бакча бәрәңге үстереп, улларын мотоцикллы итәләр. Шуңа тапкан малның кадерен беләләр.
— Әтиләреннән күреп, булдыклы булып үстеләр, мотоциклларында җил куып йөрмәделәр,— дип уллары һәм җәмәгате турында горурланып сөйли Тәслимә апа.
Бүген балаларының барысы да гаиләле. Өлкән уллары Булат һөнәре буенча укытучы, бүгенге көндә Илкәнәй авыл советы депутаты. Азат — механик, Асия Күмертауда башлангыч сыйныфлар укыта. Балалар якында гына, шуңа ярдәмчеләргә кытлык юк. Тик ата-ананың күңелен кырган нәрсә дә бар. Совхоз таралганнан соң яшьләргә эш урыннары булмау борчый аларны. Яшьләрнең авылдан Күмертауга эшкә йөрүе турында сөйләгәндә авыр сулап куя Тәслимә апа. Чөнки тора-бара алар шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Шул сәбәпле, кайчандыр шаулап-гөрләп торган авыл мәктәбендә дә башлангыч сыйныфлар гына калган. Шуңа күрә, башка укытучылар кебек, Булатка да, төп һөнәреннән читләшеп, үз ихатасын үстерү белән шөгыльләнергә туры килә. Бүген ул депутат буларак та авылдашларына ярдәм итә, моңа хәтта үзенең техникасын җәлеп итә.
Юлыбыз төшкәч, мәктәпкә дә кереп чыктык. Әлбәттә, балаларның сыйныф бүлмәләрен тутырып укуын күрәсе килә. Шуны да әйтергә кирәк, мәктәпнең ике укучысы Розалина белән Зарина — Хисмәтуллиннарның оныклары, Булат һәм Азат улларының кызлары. Ә Хисмәтуллиннар оныкларга бай, бергә җыелсалар, җидесе җиде яклап уратып ала. Аларның һәрберсе укудагы уңышлары белән куандыра.
Һәр кош үз оясына карап оча, дип юкка әйтмиләр бит. Хисмәтуллиннарның гаиләсен башкаларга да үрнәк итеп куярга мөмкин. Авылда яшәү авыр дип уфтанмыйлар. Эштән курыкмаган кеше өчен хәзер авылда да бөтен мөмкинлекләр бар, иренмәскә генә кирәк, дигән фикердә алар. Хисмәтуллиннар моны үзләренең яшәү рәвеше белән исбатлый.