+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2015, 21:15

Ява карлар, яңа карлар...

Урамда — буранМин өйдә торам.Тәрәзә аша Тик авыз ерам. Кышның матур, буранлы мизгеленә сокланып, шагыйрь шулай дигән. Әмма язучыларны илһамлан­дырган, гашыйкларга романтика өстәгән бураннар һәрвакытта да куандырып тормый. Әйтик, аларның соңгысы башкала халкын бөтенләй үк арытып туктады. Көрт ерып йөрергә мәҗбүр җәяүлеләр, машиналарын кар әсирлегеннән коткара алмыйча азапланучы корыч ат хуҗалары ачуын кемгә чыгарырга белми — “төбе тишелгән” күкне дә, торак-коммуналь хез­мәтләрне дә тирги.

— Йорт алдын чистартучыларга “икеле” билгесе куяр идем. Бу эштә бернинди дә оперативлык тоймыйм. Хәтерлим, кар беренче тапкыр ныклап явып үткәннән соң техника шундук чистартуга керешмәде! Ярый әле, үзәк урамнар тазартыла, монысы өчен рәхмәт, — ди машина йөртүче уфалы Руслан Сөләйманов.
Иң тиз транспорт хуҗалары — таксистлар эш урыннарының тәртип­сезлегенә бигрәк тә ачулы.
— Без хәзер клиентларны подъезд алдыннан түгел, урам чатыннан алабыз, өйләргә якын килерлек тү­гел! — ди аларның берсе.
Ә инде ихаталар, йортлар арасындагы юллар һәм тротуарлар өчен җавап бирүче хезмәтләрнең үз кайгысы: чистартучы техника килә, ә ихата тулы машина, алдан игълан ителүгә карамастан, водительләр аларны күчереп куймый, шунлыктан бер үк урынга кабат-кабат кайтырга, машина хуҗаларын эзләргә туры килә, эш сузылганнан-сузыла. Бу җәһәттән Уфа шәһәре торак хуҗалыгы идарәсе халыктан махсус техника эшләгән чорга йорт алды территориясен автомобильләрдән бушатып торуны үтенә.
Әлбәттә, шәһәр хезмәтләре, яз җитеп, кар эрүне көтеп, кул кушырып утырмый. Декабрь ахырында көчле кар явуларга бәйле, башкалада торак-коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли башлаган. Территорияләрне кардан чистарту тәүлек әйләнәсенә бара, 300ләп берәмлек махсус техника эшли. Елның соңгы көнендә — барлык халык бәйрәм иткәндә — 321 машина кар чистарту белән мәшгуль булган. Сәгать уникене сукканда да 254 берәмлек техника кар чистартып йөргән.
Әйткәндәй, Уфа коммуналь хезмәтләре карамагында 408 берәмлек махсус техника бар. Кичә аларның 310ы — көндез, 283е төнлә эшләгән. Тротуарларны һәм ихаталарны чистарту өчен 1 меңгә якын кеше чыгарылган, 133 машина аларга ярдәмгә килгән.
— Тырышалар, рәхмәт! Әгәр дә чистартмасалар, адым да атлап булмас иде бит, — ди башкаланың Пархоменко урамында яшәүче, 89 яше белән баручы Фәния Чанышева. — Табигать барыбызны да сыный бит, түзәргә, тырышырга кирәк!
Читайте нас: