+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2015, 21:51

Йөземә кызыллык китермәгез, дидем...

Нуриәхмәтовлар ни өчен Мәләвез районының Томанчы авылын үз иткән?Фәния апа белән Вәсим абый Нуриәхмә­товларның гаилә биографиясендә Бәлә­бәй­нең Приют поселогы да, Златоуст шәһәре дә, Чиләбе өлкәсенең Сулея станциясе дә зур роль уйный. Тәүгесендә комсомол путевкасы белән эшкә килгән яшьләр таныша. Ә соң­гысында яшьлекләрен, иң матур гомер миз­гелләрен кичерә: җиң сызганып эшли, балалар үстерә, йорт-җир тергезә. Вәсим абый кырык елга якын “Сельхозтехника” берләш­мә­сендә инженер, гараж мөдире, директор вазыйфаларын башкара, Фәния апа почтада оператор йөген тарта.

Тату гаиләдә өч малай үсә. Алар барысы да тәүдә җирдә эшләп чыныгу алган. Бүген инде өчесе дә күркәм гаилә башлыклары. Элек урып-җыю чорында күрше төбәкләргә ярдәм итү гадәте бар иде бит. Өлкән уллары шулай Мәләвез районының Томанчы авылына җибәрелә. Шунда булачак хатыны белән таныша. Шул көздә үк аны әти-әнисе белән танышырга алып кайта. Инсафлы, ипле, уңган киленнә­рен шунда ук ошата Нури­әхмәтовлар. Шунысы кызык, әлеге гаиләдән тагын бер килен алырга туры килә аларга. Олы улларының туенда уртанчылары Винер киленнең сеңлесенә гашыйк була. Томанчыда тагын туй гөрли.
Кечеләре Илдарны да зурлап өйләндергәч, Нуриәхмә­товларның Сулеядагы шау-гөр килеп торган йортлары тынып кала. Үзләре хаклы ялга чыга. Нәкъ шул вакыт Себердә яшәүче Флүрләре Томанчыда йорт салырга ниятләп, ярдәмгә агач эшенә оста әтисен чакыра. Рәхәтләнеп риза була Вәсим абый. Тәүдә бәләкәйрәк кенә өй салып куя, аңа терәп диярлек зурысын төзи. Шуннан соң уллары, туган төбәгегез үк булмаса да, туган җирегез шушында, дип әти-әниләрен Томанчыга күчеп килергә үгетли башлый. Озак кына уйлаганнан соң ризалаша алар. 1999 елда Сулеядагы йорт-җирләрен сатып, Томанчыга килеп төпләнәләр.
— Тәүдә кыенрак булды инде, бераз авырып та алдым,— ди Фәния апа. — Аннан күнектек тагын. Чыннан да бик хозур урын, якында гына Агыйдел елгасы ага, як-ягында тау тезмәләре. Аннан да бигрәк халкы ошады. Ачык йөзле, киң күңелле кешеләр яши биредә.
Фәния апа дин юлында, биш вакыт намазын калдырмый, дини әбекәйне авыл халкы Коръән ашларына теләп дәшә. Хәзер инде дистәгә якын оныклары, оныкларының балалары бар. Әлеге йортка җыелсалар, сабантуй кадәр була. “Ул вакыт без үзебезнең бәләкәй өебездә яшибез. Биредә тыныч, җылы, бала-чага намаз укырга комачауламый”, — ди Фәния апа. Вәсим абый элегрәк салган бу өйләренә газы-суы кергән. Без килүгә тәмле коймакларны шунда пешереп куйган иде апабыз. “Заманча техникага тотынырга куркам, өйрәнгәнен­дә тәмлерәк тә килеп чыга әле”, диде ул.
Гомерләренең иң җилле чакларын чит өлкәдә үткәр­сәләр дә, Нуриәхмәтовлар республика белән бәйләнешен өзмәгән. Әйтик, алар күп еллар Сулеяда “Кызыл таң” гәзитен алдырган. Безне дә күптәнге танышлары кебек кочак җәеп каршы алдылар. Шунда ук ярты елга гәзитебезгә язылып та куйдылар.
— Киләсе елга 80 яшен тутырса да карчыгым кызлар кебек йөгереп йөри әле, — дип елмая Вәсим абый чәй хәстәрләгән Фәния апага карап. — Мактанып әйтүем түгел, без бик матур гомер кичердек, тәртипле балалар үстердек. Тәрбиянең сере нидә дисезме? “Йөземә кызыллык китермәгез”— малайлар белән сөйләшүдә иң үтемле сүзем шул булды. Алар бүгенге көнгә кадәр шушы караштан чыгып яши.
Читайте нас: