+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2015, 21:48

Җыр өчен яратылган зат

Уфаның Коммунистик урамында, машина юлыннан читтәрәк, тынычрак урында утырган биш катлы бу иске йорт тирәсеннән үткән саен мин һәрчак дулкынлану кичерәм. Кыскарак буйлы, юантык гәүдәле Мәгафүр абзыебыз җилкәсенә төшеп торган озын чәчләрен җилфердәтеп каршыга килеп чыгар төсле. Кабатланмас моңы белән ничәмә буын башкорт һәм татар кешеләрен әсәрләндергән, рес­публикабызның җыр сәнгатен данга күмгән бу шәхес тормыш-көнкүрештә гади, үтә дә гади иде.

Җырчыны якынлашып килүче 85 яше белән котларга, бер уңайдан тормышы һәм сәхнә эшчәнлеге турындагы хатирәләрен кәгазьгә һәм магнитофон тасмасына төшерергә Хисмәтуллиннар фатирына без шагыйрь һәм радио журналисты Әсхар Кәшфуллин белән барган идек. Юбиляр үзе, шулай ук сәнгать эш­леклеләре булган улы Марат, килене Фатыйма белән бик озак иркенләп сөйләшеп утырдык.
Булачак җырчының әтисе — хәзерге Иглин районы Яңа Кобау авылының ярлы крестьяны Хисмә­тулла Зөбәйдуллин 1914 елда империалистик сугышка киткәндә хатыны Фатыйха өченче балага авырлы булып калган, Хисмәтулла солдат бераздан немецларга әсирлеккә эләккән. Австрия җиреннән бер генә хаты килгән, “туачак балабыз кыз булса — Тутия, малай булса Мәгафүр исеме куштыр” дип язган хатынына. “Шулай итеп минем исем Австриядән килгән, — дигән иде Мәгафүр ага. — Сугышта, әсирлектә әти белән бергә булган авылдашыбыз Шәйдулла абзый да аның турында кайтып сөйләгән. Чит илдә әти күпме яшәгәндер, башкача бер хат-хәбәре дә булмады”.
Ятим булып туган сабыйның ничек үсүен күз алдына китерергә мөмкиндер. Тол ана кулында өч бала. Өскә-башка юньле кием юк, тамак туйган вакытлар сирәк. Мәгафүргә 4 сыйныфтан ары укырга туры килми, унике-унөч яшендә урман эшендә бил бөгә башлый. Өлкәннәр кисеп әзерләгән агачларны арбага салып ташый. Үзенә кияргә һәм сатарга кыш буе чабата тукый. Бераздан Уфага һөнәр алырга чыгып китә. “Башстройуч” дигән оешмага ташчылар курсына укырга керә. Уфадан Дәүләкәнгә кадәр тимер юл, күперләр төзүдә катнаша.
— Мин сәнгатькә ничек килеп эләктем? — Мәгафүр ага үз-үзенә шундый сорау куйды да тагын хатирәләргә бирелде. — Унбиш яшьләремә кадәр ул турыда уйлаганым юк иде. Бәләкәйдән бик шәп бии идем. Бер елны авылыбызга сәхнәгә тартылган үсмерләрне эзләп килеп төштеләр. Клубта биедем, шуннан концертларга катнашып киттем. Уфа урамнарында йөргәндә бервакыт ишек башына “Сәнгать техникумы” дип язылган бина янына барып чыктым. Техникумның нәрсә икәнен һәм анда укырга керү өчен җиде сыйныф белем кирәклеген дә беләм. Ә менә сәнгать нәрсә икән? Кабул итү комиссиясенә кереп караган идем, анда исә нәрсәгә сәләтле булуымны күрсәтергә куштылар. Мин ике бию башкардым. Комиссия бик ошатты да мине укырга алды...
Мәгафүр Хисмәтуллин 1931-34 елларда техникумның театр бүлегендә укый. Академия драма театрына эшкә керә. Ләкин яшәр урын юк, өстәвенә, авыл җирен яратарак төшә. Баймак театрына чакыргач, шатланып анда китә. “Алатау” пьесасындагы көтүче Әхмәт, “Кара­гол”дагы Әпкәләй рольләре белән шактый таныла. Баймакта яшь актерны яраталар. Мәскәүдә театрлар фестивалендә лауреат та була. Ул чакта әле ул җырчы түгел, сәхнәгә чыгып җырлау турында уйламый да. Драма актеры һәм биюче. Уфага академия драма театрына да, бию ансамбленә дә чакыралар үзен. 1936 елның җәендә Баймакка Мәскәү дәүләт консерваториясенең башкорт бүлегенә укырга алу өчен яшь талантлар эзләгән комиссия килә. Мәгафүр Хисмәтуллин белән Гата Сөләймановны сайлап алалар. Профессор Е. В. Енохович Мәгафүрне “улым” дип кенә йөртә. Сирәк очрый торган һәм классларында бердәнбер генә булган лирик-драматик тенорга белгечләр аеруча сак мөгамәлә күрсәтәләр.
Укуын тәмамлап бетермичә, 1939 елда Уфага кайтырга туры килә аңа. Мәскәүгә китәр алдыннан нибары 21 яшендә җырчы кыз Сөембикә Кулибаевага өйләнә ул. Бер елдан уллары Марат туа. Гаиләсенең яшәү шартлары авыр булуга көенә һәм кайтырга карар итә. Сөембикә апа белән алар бик бәхетле, озын гомер кичерделәр. Мәгафүр җыр буенча үзенең беренче укытучысы итеп хәләл җефетен исәпли. Иглин ягында гармунга кушылып башкарылган кыска җырлар, такмаклар гына ишетеп үскән егеткә башкорт халкының моңлы, озын җырларын Сөембикә апа өйрәтә. “Азамат” җырын да Мәгафүр ага аңардан язып ала.
Яңа ачылган Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында аны күтәреп алалар. Бу коллективта ул 40 елдан артык эшли. Операларда лирик, драматик, трагик, комик пландагы 60 партия башкара. Режиссер буларак 13 опера спектаклен, шул исәптән “Салават Юлаев”ны беренче куелышта сәхнәләштерә, 1963-67 елларда театрның баш режиссеры да булып эшли.
— Салават партиясен башкарырга тәкъдим иткәч, мин башта каушабрак калдым, — дип хәтерләгән иде Мәгафүр ага. — Җырлый беләм — анысы куркыныч түгел. Салаватны халык баһадир көрәшче итеп белә. Мин гәүдәгә бәләкәй. Физик һәм психологик яктан ифрат авыр булган Салават образының төрле характерлы билгеләрен: батырлыгын да, шигъри лирикасын да табарга һәм шуларны үз фәлсәфәм аша үткәрергә тырыштым. Мин аны баһадир итеп түгел, кешелекле, кечелекле, гыйлемле, зыялы шәхес итеп гәүдә­ләндердем дип уйлыйм. Бу операның куелуын һәм Салават партиясен матбугатта триумф дип бәяләп чыктылар. Иң яраткан образла­рымның берсе булган Салават белән мин унсигез ел аерылышмадым, бу еллар эчендә театрда бу партияне башкаручы башка кеше дә юк иде.
Заһир Исмәгыйлевның “Кодача”­сын сәхнәләштерергә рөхсәт сорап, күп инстанцияләргә йөрергә һәм зур түрәләр белән бәхәсләшергә туры килде. Ниһаять, 1959 елда бу комедияне куйдым. Уңыш көткәннән дә зуррак булып чыкты, спектакль утыз ел сәхнәдән төшмәде.
Опера бик тә нечкә һәм катлаулы өлкә ул. Анда солист либретто авторы, композитор, режиссер, дирижер белән бер тиң дәрәҗәдә автордаш, иҗатташ булырга тиеш. Үзеңә лаек партнерлар булу — зур бәхет. Бу җәһәттән мин РСФСРның халык артистлары Александр Сутягин, Бану Вәлиева, Мәгафүрә Сәлигаскәрова, Габдрахман Хәбибуллиннар белән бергә җырлаган чакларымны сагынып һәм аларга рәхмәт тойгыларым белән искә алам. Үземә ошамаган җыр яисә ария белән сәхнәгә чыкмадым мин. Репертуарым артык зур түгел. Бер үк җырларны камилләштерә-камил­ләштерә җырларга яраттым. Образ тудыра алмыйсың икән, бөтенләй җырламавың хәерле. Интеллектуальлек ягыннан син тамаша­чыларыңнан өстенрәк түгелсең икән, сәхнәгә менүеңнең, микрофон алдына басуыңның мәгънәсе юк. Үз өстеңдә армый-талмый эшләгәндә генә һәр чыгышың спектакль кебек кабул ителә. Халык бит ул үз җырларын образлы итеп язган, йөрәгең белән тоймыйча җырламаска кирәк аларны. Кайда гына чыгыш ясасам да — концерт залларындамы, авыл клубларындамы — һәрчак дулкынландым, үземне беренче тапкыр сәхнәгә чыккандагы кебек хис иттем. Сәнгатькә кәсеп итеп карарга күнекмәгәнмен. Ул минем өчен изге. Һәр спектакльгә әзерләнгәндә өйдә генә көненә 5-6 сәгать җырлый идем.
Гомеремнең зур, бәхетле өлеше Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры белән бәйләнгән. Әле дә андагы барлык эшләр кызыксындыра мине: репертуар да, спектакльләргә тамашачыларның йөрүе дә, уку­чыларымның ничек эшләве дә. Укучыларым анда аз түгел. Чөнки 1966 елдан бирле сәнгать училищесында, сәнгать институты ачылган 1969 елдан алып 80 яшемә кадәр анда укыттым. Радиодан, теле­видениедән үзем башкарган җырларны ишетсәм, ихлас шатланам. Сәнгать дөньясында кайнап яшәгән чакларым искә төшә.
Башкорт җырларын да, татарныкыларны да яратып җырладым. Татарстанда да мине үз күрделәр, “безнең Мәгафүр” дип йөрттеләр, хәтта эшкә дә чакыралар иде. Анда чыгыш ясаганда күпләрнең, нигә безнең татар җырчылары да татар җырларын шулай җиренә җиткереп башкармый икән, дигән сүзләрен дә ишеткәнем булды. Моны зинһар мактану дип кабул итмәгез!
Концертлар белән күп йөрдем мин. Башкортстанда мин булмаган район калмагандыр, мөгаен. Мәскәү­дә, Ленинградта, Уралның, Себернең, Урта Азиянең күп шәһәрләрендә берничәшәр тапкыр чыгыш ясадым. Чит илләрдән Әфганстан белән Пакистанда гына булдым. Әфганстанда Мәскәү татарлары күп яши, шуларның берсе миңа әфган җырын өйрәткән иде, шуны җырлагач, ул ил кешеләре бигрәк якын күрде, “мистер Хисмә­тулла” дип кенә йөрттеләр. Ә менә Европа илләренә чыгармадылар...
Менә шулай сөйләшеп утырган идек. Килүчеләрне шатланып каршылаучы, ихлас бу гаилә күңелдә якты эз калдырган иде.
Мәгафүр Хисмәтуллин... Бу исемне телгә алуга ук башкорт халкының “Сандугач”, “Урал”, “Хисам”, “Илче Гайса”, “Сибай”, “Азамат”, татарның “Таң атканда”, “Озату” җырлары, “Салават Юлаев” операсыннан Салават ариясе, “Кодача” музыкаль комедия­сеннән Яппар куплетлары, “Тормыш җыры” пьесасыннан Басыйр җыры, “Әниемә хат”, “Гомер турында баллада”, “Чайкалалар көймәләр”, “Матур кызкай — Карачәч”, “Гармун”, “Синең җырың”, “Ялан батыры”, “Башкортстан икмәге”, “Менәргә иде Урал тауларына”, “Солдат җыры” (улы Марат белән дуэт) һәм башка күп җырлар, романслар колакта яңгырагандай була.
Мәгафүр Хисмәтуллинга 1949 елда “БАССРның атказанган артисты”, тагын дүрт елдан “БАССРның халык артисты”, тагын да ике елдан — Мәскәүдә үткәрелгән Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендәге казанышларын исәпкә алып — “РСФСРның атказанган артисты”, 1965 елда “РСФСРның халык артисты” дигән югары исемнәр, ә 1969 елда Салават Юлаев исемендәге премия бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. Музыкаль энцик­лопедиядә аның исеме Русиянең иң күренекле тенорлары арасында Ершов, Собинов, Козловский, Лемешовлар белән янәшә тора.
Мәшһүр җырчыбыз 90 яшь туларга өч ай калганда 2004 елның 9 октябрендә вафат булды.
Читайте нас: