+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2015, 01:14

Мичтә пешә... сәгатьләр

Агыйдел шәһәрендә фьюзинг буенча оста яши.Айгөл Ямурова — матурлыкка гашыйк кеше. Шунысы да бар — ул матурлыкны үз куллары белән тудыра. Аның зур булмаган остаханәсе күзнең явын алырлык панно, картина, төрле сувенирлар, сәгатьләр, гөлләмәләр белән тулган.

— Хәзер мичне карыйбыз, безнең продукция җитеш­кәндер инде, — дип сөйләнә-сөйләнә аның капкачын ача Айгөл, һәм аннан, юк, сумсалар түгел, ә сәгатьләр чыга. Алар төрле төсләр белән балкый. — Эшнең иң күңелле мә­ле шушы, — дип елмая оста.
Хәер, ул аның барлык этапларын да ярата. Юкса, банктагы менә дигән эшен ташлап, пыялалар белән булашыр идеме? Айгөл һөнәре буенча — икътисадчы, ә күңеле белән — иҗат кешесе. Банкта эшлә­гәндә үк, түзмичә, япон балчыгы белән әвәләү курсларын тәмамлый, һәм, якыннарын, туганнарын, дусларын таң калдырып, искитмәле матур букетлар ясый башлый. Әлеге эш бик күп вакыт таләп итсә дә, танышларыннан заказлар кабул итә. Аның алка, чәч кыстыргычы, төймәләрен бик яратып алалар. Күптән түгел Айгөл фьюзинг технологиясен үзләштерә, Екатеринбургта укып кайтканнан соң, кирәкле җиһазларны булдырып, банктагы эше белән хушлашып, иҗат эшенә чума.
Нәрсә соң ул фьюзинг? Аның безгә билгеле булган витраждан нинди аермасы бар? Әлеге технологиядә, витраждагы кебек, кыса буларак тимерчыбык кулланылмый, пыяла кисәкләре, югары температурада эреп, бер-берсенә ябыша. Инглиз теленнән тәр­җемә иткәндә “фьюзинг” эретү дигәнне аңлата.
— Менә бу сәгатьне кичә мичкә салган идем, хәзер ул кирәкле форманы алган. Тәүдә булачак сәгать өчен нигез алына, мин аңа төсле пыяла кисәкләрен тезеп, кирәкле сурәтне төшерәм. Мичтә алар эреп, нигезгә берегә, бер-берсенә ябыша. Хәзер сәгать укларын урнаштырасы һәм батарея өчен “оя”ны бер­ке­тәсе генә кала, — дип эш алымы белән таныштыра Айгөл.
Эшнең оста үзе генә бел­гән нечкә­лекләре бик күп. Температура да, төсләр дә, чималның туры килүе дә, вакыт та бик зур роль уйный. Азрак тотсаң, продукциянең “пешеп җит­мәве”, артыкка китсә, эреп, күбекләр барлыкка килүе, яисә төсләрнең тоныклануы бар.
Соңгы вакытта халык йорт-җирен матур, зәвыклы итеп бизәргә тырыша. Шуңа да пыяла эшләре буенча рәссам Айгөл Илһам кызының хезмәт җимешләрен алырга теләү­челәр күп. Ишек-диварларны бизәүдән алып, пыяла өстәлләр, яктырткычлар, сувенирлар, бижутерия эшләү, көзгеләрне бизәү өчен кечкенә детальләр әзерли ул, еш кына тиффани технологиясенә таяна. Якыннарына истәлекле һәм үзенчәлекле бүләк би­рергә теләгән кешеләр оста­ханәдән өзелми, ә товарны ул, башлыча, төрле ярмин­кәләрдә, күргәзмәләрдә сата.
Айгөлнең тормыш иптәше һәм 9 яшьлек улы Радмир — остаханәдә еш кунак. Улына әнисенең вак-вак пыяла кисәкләре белән “уйнавын” күзәтүе кызык, ул әнисенә булыша, төрле идеяләр бирә. Кайчакта сәнгать мәктәбендә укучы улының киңәшләре тәҗрибәле остага бик ярап куя — берничә балалар сә­гате, күңелле картиналар Рад­мирның киңәшләренә таянып туган.
Айгөл үзен әле юлның башында гына дип саный.
— Пыяла — искиткеч материал, аның мөмкинлекләре чиксез. Кул астындагы шундый кыйммәтле чималны кулланырга өйрәнергә генә кирәк, — ди ул.
Читайте нас: