Шәехзадә Бабичның туган авылы Әсән бу көнне бихисап кунакларны — шагыйрьнең иҗатына, аның якты истәлегенә баш ияргә килүчеләрне кабул итте. Азатлык яулау юлында һәлак булган Бабичның һәйкәленә чәчәкләр ятты, яше-карты аның рухын искә алып, бер минут тын торды.
Бабич музее бусагасын атлап кергән һәркем зур дулкынлану хисе кичерми калмагандыр. Биредә Әсәннең данлы улының тормыш һәм иҗат юлына бәйле 500 экспонат саклана.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, танылган язучы, драматург Наил Гаетбаев Әдәбият елының Бабич исеме белән башланып китүе бик күркәм, дип билгеләде. Тууына 120 ел тулса да, башкалабыз Уфада бүген дә татар-башкорт халкының бөек улына һәйкәл куелмавына, аның музее юклыгына әрнүен яшермәде ул.
— Быел, ниһаять, Шәехзадә Бабич шәхесен, иҗатын мәңгеләштерүнең аерылгысыз өлеше булган әлеге изге эшләрне гамәлгә ашыру буенча җитди чаралар күреләчәк, — диде берлек рәисе. — Без, язучылар, республикабызда ел саен Бабич көннәре үткәрүне матур бер йолага әверелдерү тәкъдиме белән чыктык.
Башкортстанның Милли әдәбият музее җитәкчесе Гөлдәр Моратова дүртөйлелеләргә, әсәнлеләргә шагыйрь истәлеген кадерләп саклаган өчен зур рәхмәт белдерде.
Шәехзадә Бабичның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә, популярлаштыруга саллы өлеш керткән шәхесләрнең берсе, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев: “Әдәбият — ул дәүләтне барлыкка китерүче гаҗәеп бер күренеш, көч, — дип билгеләде. — Шундый олы көчне тудыручыларның берсе — Бабич. Ә асыл уллары калдырып киткән эзне халык күңеленнән вакыт агышы җуеп ташлый алмый, киресенчә, еллар үткән саен бу гали җаннар күңелгә газизрәк була бара”.
Равил Төхвәт улы фикеренчә, Шәехзадә Бабич үзенчәлекле шагыйрь, шул ук вакытта, гаҗәеп кызыклы шәхес була. Шуңа да үзе исән чагында ук легендар кешегә әверелгән. Берәүләрнең хәтерендә — сәхнәдән көлдерә белүче кәмит остасы, икенчеләр өчен — гаделсезлекне фашлаучы әче телле сатирик, өченчеләренә — Ләйләсе алдында баш игән Мәҗнүн, кайберәүләргә милләтче, сыйнфый дошман, кемнәргәдер туган халкын яктылыкка әйдәүче ил улы, көрәшче егет булган.
— Без Бабич рухында тәрбия алган кешеләр, — дип уртаклашты Әсән авылы кызы — танылган шагыйрә, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина. — Бабич иҗаты тыелган чорда да укытучыларыбыз безне аның белән таныштырудан куркып тормады. Күңелебездә шундый бөек якташыбыз белән горурлану тойгысы уятты.
Билгеле шагыйрь, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатовның Бабичка багышланган “табадан гына төшкән” әсәрен тыңлаганда, тетрәнү кичермәгән кеше калмагандыр:
“Егерменче гасыр мәхшәрләре
Җирдә күпме корбан сорады.
Синең үлем — милләт фаҗигасе,
Синең сүзең — милләт ораны...” — дип яза ул.
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафаил Хафизов җитәкчелегендә Дүртөйле шәһәрендә эшләүче “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Һәркайсы, форсаттан файдаланып, шигъри күчтәнәчтән “авыз иттерде”.
Чара кысаларында кунаклар Әсән модельле китапханәсе эше белән танышты, Шәехзадә Бабич исемен йөртүче урта мәктәп укучылары белән очрашты, балаларның бөек авылдашы белән ихлас горурлануын, иҗатын кече яшьтән өйрәнүен күреп сокланды.
Бәйрәмдә Бабич нәселеннән булган 83 яшьлек Майса Хәнислам кызы Хәсәнова да катнашты.
— Мин үзем Илеш районы Лаяшты авылында гомер итәм, — диде ул. — Шәехзадә — әниемнең бертуган абыйсы. Аның турындагы истәлекләрем күбесенчә әнием сөйләгәннәргә нигезләнә. Ул Шәехзадә абыегыз бик җор сүзле, юмор хисенә бай кеше иде дип хәтерләде. Тагын бер кызыклы деталь истә калган: Шәехзадә абый колакларын селкетә белгән. Әлеге кызыклы сәләт кече улым Айзатка да бирелгән. Нәселебездә шигырь, җыр-моң яратучылар күп. Укымышлы кеше булмасам да, мин дә аз-маз каләм тибрәтәм...
Әдәбият бәйрәме шәһәр Мәдәният сараенда дәвам итте. “Милли рухлы бөек шагыйребез” дигән әдәби-музыкаль тамаша күңелләрдә матур тәэссоратлар калдырды.