+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2015, 22:03

Башкортстан “энҗесе”

Башкортстанның табигатен юкка гына “икенче Швейцария” дип атамыйлар. Аның биек таулары, куе урманнары беркемне дә битараф калдырмый. Нуриман районы аеруча гаҗәеп урында урнашкан. Биредә елга-күлләр бихисап. Ә визит карточкасы булып “Павловка” сусаклагычы тора. Беренчедән, ул экологик яктан иң чиста энергия җитештерүче, икенчедән, маневрлы электр станциясе бурычын да үти.

Билгеле, Башкортстанда туризм зур адымнар белән алга бара. Ял итәргә якындагы Нуриман районына юл тотарга була.
“Павловка паркы” ял базасы — Нуриман районының гына түгел, республиканың горурлыгы. Павловка сусаклагычы янында урнашкан ял итү урыны 2008 елда ачыла һәм елдан-ел популярлаша бара. Узган ел ял итүчеләр саны 10 мең кеше тәшкил иткән.
Биредә ел әйләнәсендә ял итәргә мөмкин. Бүген анда тау чаңгы белән сноуборд яратучыларны очратырга була. Бу спорт төрен үзләштер­мәгәннәргә һәм балаларга рәхәтләнеп тюбингта шуарга мөмкин. Ә җәен су буе пляжга әйләнә. Көймәдә, бананда, су чаңгысында йөрергә мөмкин.
Ә шулай да, “Павловка паркы” диюгә, күпләрнең күз алдына тау чаңгысы һәм сноуборд килә. Биредә сноубордчылар өчен барлык трюкларны да эшләү каралган. Мәсәлән, махсус җиһазлар кулланып, алдан әзер булган трассалардан югары тизлектә шуарга мөмкин. Әлеге төр рэйсинг дип атала. Акробатик трюклар белән башкаларны шаккатырырга теләгәннәр өчен махсус таулар бар. Үзен фрирайдта сынап карарга теләүчеләр өчен дә биредә мөмкинлек бар. Ул нәрсә дип аптырамагыз. Сноубордта яки тау чаңгысында махсус әзерләнмәгән тау бит­ләреннән үзаллы шуып төшү булыр.
Ял базасы ветераннар һәм тау чаңгысы спортын үз итүчеләр арасында тау чаңгысы һәм сноуборд буенча Башкортстан Кубогы этапларын үткәрү өчен мәйданчык ролен дә үти. Аны Башкортстанның Тау чаңгысы спорты һәм сноуборд федерациясе оештыра. Ә 2012 елдан ул — пенсионерлар һәм инвалидлар өчен Башкортстанда социаль туризмны үстерү программасында актив катнашучы. Әлеге программада катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Узган елның соңгы өч аенда анда 800 кеше кабул ителгән. Моннан тыш, шулай ук узган елда пенсионерлар өчен социаль туризм программасы кысаларында “Яңа ел балы” оештырыла.
Шунысы сөенечле, “Павловка паркы” республика гына түгел, күрше төбәк туристлары арасында да абруй казанган. Биредә ял итәргә Чиләбе өлкәсеннән, Татарстаннан да кунаклар еш килә.
Читайте нас: