+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2015, 22:07

Бер мәктәптә — 32 пар игезәк!

Кытайның Хэнань провинциясендә беренче сыйныфка укырга килгән 4 мең укучы арасында 32 пар игезәк бар. Аларның 21е — бер җенестән, ә 11е — малай һәм кыз.

Соңгы биш елда икешәр яисә өчәр бала тудырган хатын-кызлар саны биредә ике тапкыр арткан.
Закон буенча Кытайда гаиләгә бер генә тапкыр бала тудыру рөхсәт ителә. Ә шул ук законнарга ярашлы, ике яки өч игезәк баласы булган гаиләләр нинди дә булса штраф түләүдән азат ителә. Шуңа күрә хатын-кызлар, махсус дару кулланып, законны читләтеп үтү җаен таба, дип аңлата бу хәлне белгечләр.
Читайте нас: