Арада аеруча кызыклысы — “Язмыш” танышу клубы. Аны өч ел элек Рима Галиева оештырган. Ялгыз кешене бәхетле итүдән дә изге эш юк, дигән фикердә ул. Хәзер клубны үзләре дә бер-берсен шушында тапкан пар — Габдулла Бәдретдинов белән Наилә Сөнәгатуллина җитәкли. Алар икесе дә бәхетле гомер кичергән, 70 яшьтән узганнар. Габдулла абый чыгышы белән Бишбүләк районыннан, ә Наилә апа — Октябрьский кызы. Тормыш иптәшләре вафат булгач, ялгыз яшәү авыр булуын аңлап, “Язмыш” клубына мөрәҗәгать иткәннәр. Табышканнар, берничә очрашудан ук бер-берсенә туры килүләре ачыкланган. “Шундый матур пар”, — диләр алар турында. Өйдә бергә намаз укырга, татар фольклоры түгәрәгенә йөрергә, компьютерны, инглиз теле өйрәнергә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Биредә Казанга һәм Болгарга сәяхәт, Кандракүл буена, республиканың күркәм төбәкләренә ял итәргә бару, кышын чаңгыда чыгу оештырыла. Күңелсезләнеп, картлык килгәнгә моңаеп утырырга һич вакыты юк әлеге клубка йөрүчеләрнең! Наилә апа белән Габдулла абый — чәй табыны, бәйрәмнәрдә кызыклы чаралар оештыра. Икесе дә нәфис сүз остасы икән, татар моңын тамашачыга җиткерүче дә үзләре. “Безнең яшьтә бер-береңнең сәламәтлеген кайгыртып, көч биреп яшәргә кирәк”, — ди алар.
— Ялгызлык социаль проблемамы? — дип сорадым алардан.
— Ялгызларның күплегенә йөрәк әрни. Өлкән яшьтәгеләр генә булса, тагын бер хәл. Яшьләр, инвалидлар, буй җиткән балаларының гаилә кора алмавына борчылган ата-аналар төрле районнардан ярдәм сорап шалтырата. Элек, без яшь чакта, клубларда, аулак өйләрдә таныша идек. Сабан туйларында күпләр бер-берсен күзли иде. Ә бүген матди як алга куела, җан җылысы, яшәү мәгънәсе арткы планга күчә бара кебек, — дип җавап бирде әңгәмәдәшләрем.
“Язмыш”та Зилә белән Айдар, Рауза белән Әбүгали бер-берсен тапкан. Калган ялгызларга аларның теләге шул: бар да бу дөньяда үз дигәнен тапсын, ялгызы сагышланмасын, диләр, чөнки һәркем, бигрәк тә олы яшьтәгеләр игътибарга, аралашуга мохтаҗ.
Ялгызларны таныштыру һәм кавыштыру өчен кешеләрнең холык-фигылен, тормышка карашын, уртак мавыгуларын исәпкә алу мотлак. Моның өчен “Язмыш” клубы җитәкчеләренә оста психолог булырга, үзләренә матур үрнәк күрсәтергә кирәк. Мондый мөһим бурычны алар ихлас күңелдән башкара.
- 2010 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, 16 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге 119,7 миллион русияленең 50 миллионга якыны ялгыз икән. Андыйлар һәр мең кешегә 427 туры килә.
- Гомер үткән саен пар табу авырлаша бара. Белгечләр әйтүенчә, 40 яшьтән узганнарның 20 проценты гына үз тиңен таба.
- 60 яшьтән узган 100 ир-атка 224 хатын-кыз туры килә.Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Туймазы районы, Кандра авылы.