+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2015, 21:43

Тормышы да иҗатыдай күркәм!

Озак еллар эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыгып, өйдә яраткан хатын, әни, дәү әни булу хатын-кызның гаҗәеп бер чорга аяк басуыдыр инде ул. Шуның өстенә аның үзенә генә хас күңел бизәкләрен сыйдыручы иҗат дөньясы да булса, бу хатын-кыз бигрәк тә ихтирамга һәм игътибарга лаектыр. Хисле шигырьләр, матур картиналар иҗат итүче хезмәт ветераны Әнисә Саттарова – шундый затларның берсе.

Әнисә республикабызның бай табигатьле Аскын районында туып-үскән. Бәләкәйдән әтисез калып, йорт эшләрендә әнисенең төп ярдәмчесе буларак, үзеннән кече ике туганын да караша. Урта мәктәп тәмамлаган кызны кунакка кайткан туганнарының берсе Казахстанга алып китә. Әмма ул бер ел китапханәчеләр әзерләү курсларында укып, бераз эшләгәннән соң, сагынуга түзә алмый, туган якка әйләнеп кайта. Уфада үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Анда булачак тормыш иптәшен, 40 елдан артык гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган, “Башкортстанның атказанган табибы” исемен лаеклы йөртүче отоларинголог Фәрит Саттаровны очрата. 1972 елда ике яшь йөрәк, чәчләрен-чәчкә бәйләп, гаилә учагы кора. Беренче уллары Рөстәм тугач, алар Илеш районы үзәге Югары Яркәйгә кайтып төпләнә. Бераздан, дөньяларын ямьләп икенче малайлары Рәсүл туа.
Кайткач та 1нче урта мәктәпкә китапханәче булып урнашкан хатын читтән торып Уфада китапханәчеләр техникумын тәмамлый. 33 ел 86нчы һөнәрчелек лицей китапханәсе мөдире булып эшләү дәверендә үсмерләрне китап укуга җәлеп итү, аларның эчке дөньясын формалаштыру, иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә күп эшләр башкара. Ул чорда укучылар, укытучылар һәм киң җәмәгатьчелек катнашлыгында китапханәдә оештырылган бай эчтәлекле китап укучылар конференцияләре, атналыклар, язучылар белән очрашу кичәләре турында бүген дә сагынып искә алалар. Әйткәндәй, Әнисәнең гомум хезмәт стажы – 40 ел. Аның тырышлыгы “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән билгеләнде.
Кәгазь белән каләмне күңел сердәше итеп алган зыялы ханым район гәзите “Маяк”та басылган гаилә, яшьләр тормышы, тәрбия мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр авторы буларак та танылу алды һәм 2011 елда гәзитнең “Ел лауреаты”, ә 2013 елда мөхәррир бүләгенә лаек булды.
Балачактан әдәбият, шигърият белән кызыксынып үскән Әнисә үзе дә уй-кичерешләрен, хис-моңнарын рус телендә шигъри юлларга сала. Аның яшәешкә, табигатькә, балалар дөньясына багышланган шигырьләре район гәзитендә еш басыла, шулай ук “Золотая строфа” ,“Философская лирика”, “Времена года” альманахларында дөнья күрде. Ул – “Балкыш” әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзаларыннан берсе, иҗади кичәләрдә, очрашуларда фәһемле чыгышлар ясый, интернет-конкурсларда катнаша.
Талантлы кеше бар яктан да талантлы була, диләр. Әнисә Галим кызы Халыкара флористлар гильдиясе әгъзасы. Ул флористиканың бер төре булган осибано сәнгатен үзләштереп, кипкән чәчәкләрдән, үлән-яфраклардан искиткеч матур картиналар иҗат итә. Бу эшләр аның күңел байлыгын, хис һәм фикер дәрьясының киңлеген генә күрсәтеп калмый, табигатьнең сихри матурлыгын чагылдырып, туган якка сөю тәрбияли, гүзәллекне күрә белергә һәм сакларга өнди. Әнисәнең чагу эшләре райондашларыбызга, шулай ук, читтән килгән кунакларга да яхшы таныш. Узган ел Муса Гәрәев исемендәге музейда Илеш осталарының иҗат эшләре белән беррәттән аның картиналары күргәзмәсе дә уңышлы үтте.
43 елдан артык пар канатлы булып, тормышның барлык сынауларын да иңгә-иң терәп үтүче Саттаровлар ике катлы зур йортларында өлкән уллары Рөстәм гаиләсе белән бергә яши.
– Без бик бәхетле, ике улыбызның да гаиләсендә өчәр бала үсә. Оныкларыбыз өчен өзелеп торабыз. Аларга тәмле ризыклар әзерлим. Балалар белемле, акыллы һәм тәрбияле булып үссен дисәң, тырышлык салмый гына булмый. Шуңа күрә аларны төрле түгәрәкләргә йөртергә, концерт, кичәләрдә чыгыш ясаганда киңәшләрем белән ярдәм итәргә тырышам, – ди Әнисә.
Күңелендә якты хыяллар йөрткән, дөньяны бизәп яшәүче, изге күңелле Әнисә Галим кызы шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгели. Аңа бөтен уй-ниятләренең дә тормышка ашуын, киләчәктә дә хисле шигырьләре, нәфис картиналары белән кешеләрне шатландырып яшәвен, иҗат дөньясының бәрәкәткә тулышып торуын телибез!

Зәлифә КАШАПОВА,
Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы,
“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе
Читайте нас: