— Үзебезнең район өчен бигрәк тә янып-көям. Кече Ватан бит! Аны бу төбәктән чыккан минем кебек егетләр күтәрмәсә, кем күтәрер? Бергәләп эшләп, тормышыбызны ямьләү үзебездән тора. Яшәешебезне ничек телибез — шул якка үзгәртә алабыз, — ди Фәзит әфәнде.
Әлбәттә, ярдәм өләшүдән алда үз хуҗалыгыңда тәртип булдыру кирәк. Ул җитәкчелек иткән фирма электромонтаж белән шөгыльләнә. Узган елда эшләр Уфа шәһәрендә киң җәелдерелгән — Алексеевка, Михайловка, Урыс Юрмашы авылларында тышкы яктырту белән шөгыльләнгәннәр, Киҗе-мамык комбинатын реконструкцияләүдә катнашканнар. Шулай ук, предприятиенең Себердә нефть эшкәртү заводларын төзүдә өлеше зур икән. Аерым алганда, узган ел оешма өчен уңышлы узган.
Җитәкче буларак, Фәзит Фаткуллин — үтә таләпчән, җитди кеше. Һәр нәрсә вакытында, дөрес, җиренә җиткерелеп башкарылуны таләп итә ул. Хезмәткәрләр бу таләпләрне яхшы белә, шуңа эшне тиеш булганча кора. Әйткәндәй, Фәзит Әхәт улының ике кызы да — шушы ук фирма хезмәткәрләре.
— Мин кызларыма ташлама ясамыйм, чөнки аларның эшен башкара алмыйм. Киресенчә, аларга таләп икеләтә зур, алар бүтәннәргә үрнәк булырга тиеш, — ди ул.
Җитәкче шулай “дилбегәне” нык тота. Һәм беренче күрүдән аны... иҗади шәхес дип күз алдына да китереп булмый. Баксаң, мең эше арасында минут кына буш вакыты булганда да Фәзит Әхәт улы иҗат белән шөгыльләнә икән. Узган елда гына аның туган авылы Бакыйга багышланган саллы хезмәте дөнья күргән. Ә әле яңасы әзерләнә! “Аллаһы бирсә, быел да авылда Шәҗәрә бәйрәме үткәреп, китапны шул вакытка бастырып өлгертергә уй бар”, ди автор. Беренче китап 1500 данә белән чыгып, киң җәмәгатьчелеккә таралып өлгергән. Мәктәптә, авыл музеенда, балалар бакчасында, мәчеттә, тагын да күп урыннарда кулдан-кулга йөртеп укыйлар аны, чөнки анда туган җир данлана, туган төбәкнең гасырларга сузылган, вакыйгаларга бай, данлыклы кешеләре белән ямьле тарихы сурәтләнә.
“Без — бакыйлылар — үз тамырларыбызны, җиде буыныбызны беләбез һәм мин шуның белән бәхетле. Без — уртак бабабыз Бакыйдан таралган нәсел. Шундый укымышлы, хезмәт сөючән кешенең нәселеннән чыгуым, Бакый авылында тууым белән горурланам. Авылым минем өчен иң матуры, иң кадерлесе. Мин шунда тудым, мәктәптә укыдым. Әтием Әхәт Миңнеәхмәт улы, әнием Сәбилә Гарифулла кызы гомер буе шушы авылда хезмәт салган, авыл хуҗалыгында эшләгән” дип яза ул китабында.
Әти-әнисе калдырган иң кыйммәтле мирас — ныкышмалылык, башлаган эшне җиренә җиткереп үтәү Фәзит Фаткуллинның канына сеңгән. Нәкъ шушы сыйфатлар аның тәрҗемәи хәлен язуда кызыл сызык булып сузыла. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Фәзит Әхәт улы Стәрлетамак физкультура техникумында укый, Федоровка районында физкультура укытучысы булып эшли. Ул заман кешеләре белән беррәттән ялкынланып яши — спорт белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша, походларга чыга, илнең иң көчле булуына ышана. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укый, аны тәмамлагач исә баш инженер, туган “Правда” колхозы рәисе урынбасары була. 1995 елда гаиләсе белән Уфага килә. Саклык банкының административ-хуҗалык идарәсе директоры, “Газсервис” җәмгыятенең “Уфагаз” предприятиесе газ үткәрү хезмәте начальнигы, “Башэлектромонтаж” идарәсе директоры булып эшли.
Фәзит Әхәт улының тагын бер үзенчәлеге — ул туган җиренең генә түгел, туган теленең дә патриоты. Бу җәһәттән аның “Кызыл таң” гәзите белән дуслыгы көчле.
— Популяр татар гәзите һәрчак төпле темалар күтәреп чыга, татар халкының дөньясын, яшәешен чагылдыра, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү йөзеннән зур эшләр алып бара, — ди ул. Һәм “Кызыл таң” коллективына зур рәхмәтен белдерә. Татар кешесе буларак, Фәзит Фаткуллин гәзитне халыкка таратуда үзен бурычлы саный. Ел саен ул авылдашларына еллык 25 “Кызыл таң” яздыра. Мондый бүләкне авылдашлар зур түземсезлек белән көтә, алдан ук белешә-сораша башлый икән.
Быелга планлаштырылган тагын бер зур эше — авыл музеен башка җиргә күчерү. Музей 25 ел элек төзелгән булган, хәзер үзе үк тарихка сеңеп бара — искергән. Аны яңартуны да җәйгә — Шәҗәрә бәйрәменә өлгертергә ниятлиләр.
— Ярдәм сорап килүчеләрнең үтенечләрен кире какмаска, кулымнан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышам, — ди Фәзит Әхәт улы.
Килешмәгән булам.
— Бу мөмкин түгел. Үз көчегез белән эшләп тапкан акчагызны ничек кызганмыйча таратасыз? — дим. Моңа да җавап әзер:
— Бөтен кеше дә бертөрле булмый, бар кеше дә акча эшли алмый. Кешенең мәнфәгатьләренә карап, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Гомере буе эшләгән, даруга да акча җиткерә алмаган пенсионерлар бар. Аллаһы Тәгалә боларның барысын да күрә. Биргән изгелекләрең изгелек белән кайта. Шуңа да татар, мөселман кешеләренә мөрәҗәгать итәм — кешелекле, уңган, ярдәмчел булсыннар иде.
Фәзит Әхәт улына ул кылган изгелекләр изгелек булып кайткан да инде. Ул көн саен авылдашларының, райондашларының рәхмәт сүзләрен ишетеп, белеп яши. Тормыш иптәше белән үз өендә тату гомер кичерә. Яңа елга куаныч өстәп оныкасы туган. Кызлары бәләкәйдән эшкә тәрбияләнеп үскәнгә, хәзер ышанычлы тормыш көтә. Икесе дә мәктәпне алтын медаль, авиация институтын кызыл диплом белән тәмамлаган. “Аларга салынган көч бушка китмәде, алар — тормышта үз урынын тапты”, — дип сөенә әти кеше.