+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 февраль 2015, 21:11

Эфирда — Әлфинә Андреева!

Башкортстан телевидениесе “Яңалыклар” хезмәтенең үз хәбәрчесе, тележурналист Әлфинә Андрееваның Ярмәкәй, Шаран, Туймазы, Чакмагыш, Бакалы районнарының яшәеш-көнкүрешен, иҗтимагый-сәяси тормышын чагылдыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физкультура һәм спортны, мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән видеосюжетлары республика халкына яхшы таныш.

Гомумән, теге яки бу төбәк­нең үз телевидениесе булу шунда яшәүче халыкның иҗтимагый тормышында зур роль уйный. Үзләре турында видеосюжетлар күреп, гади авыл хезмәтчәннәре, ферма, кыр эшчәннәре тагын да дәрт­ләнебрәк, чәмләнебрәк эшли башлый, тапшыруларны көтеп ала. Әлфинә Андрееваның сюжет геройлары арасында төр­ле тармак вәкилләре, спорт­чылар, сугыш ветераннары, эшкуарлар, балалар, сәнгать кешеләре бар.
Шаран районының Базгыя авылында дөньяга килгән кыз бәләкәйдән үк чая, дәртле, шаян, һәрнәрсә белән кызыксынучан булып үсә. Урта мәктәптән соң Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлеген тәмамлый һәм Туймазы шәһәренең 143нче һөнәрчелек училищесында урыс теле һәм әдәбияты укыта. Аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, мәктәп­кәчә яшьтәге балаларга татар теленнән дәресләр бирә. 1986 елда гаилә кора. Улы Илдус, Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмам­лап, әлеге көндә Уфа банкла­рының берсендә эшли, кандидатлык диссертациясе якларга җыена.
1994 елдан Әлфинә ВасильевнаТуймазы телевиде­ниесендә хәбәрче булып эшли башлый. Әйтергә кирәк, аның бу өлкәдә эшчәнлек башы республикада төбәк телевиде­ниесенең беренче адымнар ясаган чорга туры килә. Инициативалы, иҗади эзләнүчән, энергиясе ташып торган яшь белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Өч елдан баш мөхәррир вазыйфасына тәгаенләнә. Башкортстан телеканалы бе­лән хезмәттәш­леге дә шул чорда башлана. 1999-2000 елларда Туймазы телестудиясе җитәкчесе була.
Әлфинә Андреева — Туймазы телевидениесендә татар телендәге тапшыруларны башлап җибәрүчеләрнең берсе. Ул чорда программалар эфирга тәүлегенә икешәр сәгать чыга. Яшь тележурналист алып барган “Әссәламега­ләйкүм!”, “Иҗат”, “Әкият нуры сәхнәдә”, Туймазы татар дәү­ләт драма театры эшчәнлеген яктыртучы “Йортыбыз — театр” телепроектлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә һәм аеруча популяр була.
Ике дистә ел эшчәнлек дәверендә Әлфинә Андреева бик күп очерклар, репортажлар, видеосюжетлар, көнүзәк темаларга яңалыклар әзер­ләгән, зур хезмәт тәҗрибәсе туплаган, телевидение тармагына караучы бик күп һө­нәр­ләрнең серенә төшенгән. Күп очракта үзе оператор, үзе журналист булып, меңәр чакрым ара үтеп, күләмле материал җыеп һәм эшкәртеп, кыска гына сюжетта күрсәтү, һәрдаим кызу тормыш ритмы белән яшәү, көн дә үзгәреп, үсеп торган таләпләргә җай­лашып, заман белән бергә атлау өчен кыю, тәвәккәл һәм көчле ихтыярлы булу, үз һөнәреңне мөкиббән китеп ярату кирәк.
Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте һәм мәгъ­лүмат идарәсе начальнигы А. Вәлиев, Республика халык иҗаты үзәгенең Бәләбәй филиалы директоры К. Хальзов һәм башкаларның бихисап Рәхмәт хатлары, Башкортстан татарлары конгрессының, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнары хаки­миятләре һәм тагын бик күп оешма җитәкчеләренең Мактау грамоталары, дипломнар — Ә. Андрееваның үзе сайлаган өлкәдә тырыш хезмәте, иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Туймазы татар дәүләт драма театрында үткән, тележур­налистның түгәрәк юбилеена һәм телевидениедә эшчән­легенә 20 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә аның хезмәттәшләре, дуслары, туганнары җыелган иде. Алар юбилярның оештыру сәләтен, эшкә бирелгәнлеген, киң күңелле, оптимистик рухлы булуын билгеләде. Кичәдә Фән Вәлиәхмәтов, Альбина Имаева кебек эстрада йолдызлары, театр артистлары Зәрия Даянова, Чулпан Раянова, “Сәфәр” үрнәкле хореография, “Хәзинә” курайчылар ансамбльләре һәм башка танылган сәхнә осталары, көнбатыш районнар хакимиятләре, матбугат вә­килләре катнашты. Чарада катнашучылар бәйрәм кичәсе хуҗабикәсенә сә­ламәтлек, гаилә иминлеге, яңа иҗади ачышлар, һәрвакыт журналис­ти­каның алгы сафында булуын, үзе сайлаган хезмәт юлында тагын да зуррак уңышлар теләде.
Читайте нас: