+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 февраль 2015, 21:03

Зираттагы чәйханә

Һиндстанның элекке бер мөселман зиратында чәйханә ачылган. Андагы өстәлләр тимер чардуганлы чын каберләр арасына куелган. Мондый гадәти булмаган чәйханәнең хуҗасы — Кришан Кутти. Ул каберләргә кагылмый, урын күбрәк булсын дип аларны юк итү юлын да эзләми.

Үзенчәлекле урынга урнашуына карамастан, чәйханәгә теләп йөриләр икән. Моннан тыш, каберлекләр арасына утырып, бер чынаяк каһвә эчәргә теләүчеләрнең саны арта гына бара. Иртә белән, чәйханә ачылганчы, хезмәткәрләр кабер ташларын сөртеп чыга һәм чәчәкләр куя.
Чәйханә хуҗасы: “Зират минем эшчәнлеккә уңыш китерә, ә кешеләрдә онытылмаслык тәэссорат калдыра”, — ди.
Читайте нас: