+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2015, 21:42

Аяксыз-кулсыз кеше... егылмаска өйрәтә

Австралиянең Мельбурн шәһәрендә 1982 елның 4 декабрендә Сербия эмигранты, рухани гаиләсендә “тетра-амелия” дигән бик сирәк очрый торган генетик чирле аяксыз-кулсыз сабый дөньяга килә. Сул янбашына ябышып үскән ике бармаклы кечкенә табаны ярдәмендә бала атлап йөрергә, хәтта йөзәргә, компьютерда уйнарга һәм язарга өйрәнә.

Әти-әнисе малайны гадә­ти мәктәптә укытуга ирешә. Якшәмбеләрдә ул чиркәү мәктәбенә йөри. 15 яшендә Ник Инҗилне ача һәм сукыр кеше турында хикмәтле язма укый. Үз-үзенә кул салыр чиккә җиткән малай һәр җанның бу дөньяга билгеле бер максат белән Аллаһ тарафыннан яратылган булуын аңлый. 1999 елдан ул чиркәү төркемендә хөтбә, вәгазьләр белән чыгыш ясый башлый, соңрак оста оратор булып китә.
Егет Австралиянең Гриффит университетында ике югары белем ала, 50гә якын илдә булып, төрле уку йортларында, оешмаларда чыгыш ясый. 2010 елда “Чикләү­ләрсез тормыш” дигән китап яза, 2012 елда ул урыс телендә басыла.
2012 елның 12 феврален­дә Ник Вуйчич гаилә кора — Канаэ Мияхаре исемле кызга өй­ләнә, ә нәкъ бер елдан сау-сәла­мәт уллары туа.
Ник үзен бик бәхетле дип исәпли. Буш вакытларында гольф уйнарга, балык тотарга, серфинг белән шөгыльлә­нергә ярата. Гаиләсе белән АКШның Калифорния штатында яши.
“Тормышта бик еш егылырга туры килә, күтәрелер өчен һич чара юк кебек тоела. Мин, йөз тапкыр егылсам да, яңадан басарыма беркайчан да өметемне өзмим, — ди ул. — Белегез: уңышсызлык — яшәүнең азагы түгел. Иң мө­һиме — финишка ничек килү. Җиңүче булып килергә те­ләсәгез, сез үзегездә көч табарга тиешсез! Менә болайрак!” — ди ул. Һәм, егылып, күпмиллионлы аудитория алдында торып та күрсәтә.
Читайте нас: