Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 февраль 2015, 22:39

Музейлар бер генә яна, дисәләр дә

Янгыннан каза күргән музейга яңа тормыш биреп, экспонатларны кабат тергезеп булмый, диләр. Музейлар тарихында гасырлар буена әлеге закончалык сакланып килә. Әмма ярмәкәйлеләр аңа буйсынырга теләмичә, каршы чыкты һәм, Тарих-туган якны өйрәнү музеен янгыннан соң кабат тергезеп, моның өчен “Авыл биләмәләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре” бәйгесендә 100 мең сумлык грант алды. Бу хакта район хакимиятенең мәгълүмат һәм аналитика бүлеге начальнигы Энҗе ШӘФЫЙКОВА бәян итте.

— Музей коллективы акчалата бүләкне яңа экспозицияләр алуга тотынырга булды, ә Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалы җитәкчелеге реэкспозициядә ярдәм итәргә карар итте, — ди Энҗе Кәбир кызы. — Студентлар “Табигать” һәм “Авыл хуҗалыгы” залларын этнография стилендә эшләде. Музей директоры Гөлшат Шәйхетдинова әйтүенчә, бирегә мәгълүмат алыр өчен генә түгел, ә ниндидер күңел кичерешләре, истәлекләрне яңарту өчен дә киләләр. Якташларга үзләренә экскурсовод булып карарга тәкъдим ителә. Әлеге башлангычны укытучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре хуплап, күтәреп алды.
Ярмәкәй мәктәбенең география укытучысы Луиза Кинҗәбаева килүчеләрне музей залларында күрсәтелгән флора һәм фауна төрлелеге, рельеф үзенчәлекләре, таулар белән таныштыра. ХХ гасыр татар йорты үрнәге турында ветеран укытучы Кифая Шәрәфлисламова сөйли, районның шәрәфле шәхесләре Хатип Сәлимгәрәев белән Нуриәхмәт Маннапов колхозлашу чорында ярмәкәйлеләр батырлыгы, Әнвәр Сәйфуллин хәбәрсез югалган якташлар турында документлар белән таныштыра. Ә типография верстагы – музейның аерым горурлыгы. Кайчандыр аны гамәлдә кулланган Земфира Яруллинаның сөйләве күпләрне кызыксындыра.
Ел башында Ярмәкәй Тарих-туган якны өйрәнү музее оештырылуга 25 ел тулды. Шушы уңайдан биредә бүләкләр көне игълан ителде һәм аның ел буена дәвам итәчәге мәгълүм булды. Шушы уңайдан бирегә һәркем экспонатлар китерә ала. Әлеге башлангычны ярмәкәйлеләр хуплап каршы алды. Яңа Сүлле авылыннан Анастасия Вождаева, әйтик, музейга ХIХ гасырда тегелгән, карт дәүәнисеннән калган удмурт милли костюмын бүләк иткән.
Янгыннан соң кабат “терелгән” музей халыкка хезмәтен яңа көч, дәрман белән дәвам итә.