+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 март 2015, 21:31

Чик буенда тора сакчы...

Бөек Британиядә яшәүче мәктәп укучысы Эмили Харрис үзенең “Лили” кушаматлы уенчык бермөгезе (единорог) паспорты белән Төркия чиген үтеп кергән.

Кызның әнисе Ника Харрис сүзләренә караганда, чик буе тикшерүе үтәр алдыннан ул 9 яшьлек Эмилига ялгыш уенчык паспорт биргәнен үзе дә сизми калган. Тикшерү тәмамланганнан соң, Төркия чик сакчысы, Эмилины уенчык паспорт белән үткәреп кенә калмыйча, мөһер сукканы да ачыклана. Алар хәзер безне тоткарлар һәм кире борырлар дип уйлаганнар, әмма сакчылар бернинди дә чара күрмәгән.
Шунысы кызыклы: чик сакчысы кызчык белән хәтта сөйләшеп торган, аңа ничә яшь икәнен дә сораган. Өстәвенә, бермөгез паспорты тышкы кыяфәте белән чын паспорттан тулысынча аерыла икән. Уенчык паспортка җәнлекнең фотосурәте ябыштырылган һәм “Лили” турында барлык мәгълүмат — туган көне, урыны, зурлыгы һәм төсе язылган.
Игътибарсыз чик сакчысына нинди җәза бирелү турында әлегә хәбәр ителми.
Читайте нас: