+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 март 2015, 21:43

Тормышта китап белән

Авыргазы районында Әдәбият елын ачу тантанасы үтте.Әдәби-музыкаль кунак бүлмәсенә шагыйрьләр һәм язучылар, укытучылар, студентлар һәм укучылар җыелды. Аларны район Советы секретаре Владимир Федоров сәламләде. Кичәгә Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән кунаклар килгән иде.

— Авыргазы районына шатланып киләм. Монда әдәбиятны яраталар. Урыслар, татарлар, башкортлар, чувашлар, украинлылар бөек әсәрләрне туган телен­дә укый, — диде шагыйрә, “Ашкадар” радиосында әдәби тапшырулар алып баручы Фәрзәнә Гобәй­дуллина.
Стәрлетамак язучылар оешмасыннан шагыйрә Земфира Муллагалие­ваның күптән түгел “Кояшлы як” дигән яңа китабы чыккан. Якташыбыз, солтанморатлы Рәсим Рәх­мәтуллин (“Июль” һәм “Беренче тукталыш” шигырь җыентыклары авторы) үзенең туган якка багышланган шигырьләрен укыды.
Танылган шагыйрь һәм язучы Александр Савельев-САСның чуваш телен­дәге шигырь­ләре дә фәһемле булды.
— Әдәбият елында китап сөючеләр күбәер һәм авыргазылыларның якташларыбыз иҗаты белән кызыксынуы артыр, дип ышанасы килә. Мәсәлән, мин Галимҗан Ибра­һимов, Рәшит Назаров, Фәрит Богдановның әсәрләрен тәрҗемә иткәндә, аларның талантына сокланып туя алмыйм, — дип билгеләп үтте ул.
Шагыйрьләр, “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Варис Акбашев, Эльверт Хәмәтшин белән беррәттән, яшь авторлар да чыгыш ясады. Мәсәлән, 2нче Толбазы урта мәк­тәбенең унберенче сыйныф укучысы Даниил Ан­дреевның шигырен һәм башкорт гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы Альмира Әсфәндиярованың әкиятен барысы да тын да алмый тыңлады.
— Мин гимназиянең әдәби түгәрәгендә шө­гыльләнәм. Укытучыбыз Розалия Җәлило­ваның дә­ресләре бик кызыклы үтә. Без шигырьләр, хикәяләр тикшерәбез, матур язарга өйрәнәбез, — ди Альмира.
Очрашуда катнашучылар “Китап белән гасырлар аша” дип аталган борынгы басмалар күргәзмәсен карады.
Район китапханәләр системасы директоры Зәмирә Хөсәенова башкорт әдә­биятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Язучылар берлегенең Мактау грамотасына лаек булды.
Бәйрәмдә балалар музыка мәктәбе укытучылары чыгыш ясады.
.
Авыргазы районы.
Читайте нас: