Шушы көннәрдә Әдәби марафонның символик китабы Балакатай якларыннан Авыргазы районына тапшырылды. Ике район арасы —420 чакрым. Ерак араларны якын итеп, әлеге изге миссия белән Толбазыга Балакатай районы хакимияте башлыгы урынбасары Мәсхүд Миңнегалин, режиссер, сәхнә йолдызы Айгөл Хәйруллина, музыкант, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Патраков килде. Балакатай районында әдәбиятка ихлас гашыйк, каләм тибрәтүгә әвәс, җырлы-моңлы халык яши. Һәм әлеге марафонны алар иҗади мохиттә, күп яшь каләмнәрне җәлеп итеп, әдәби чаралар оештырып үткәргәннәр.
Эстафетаны кабул итүче Авыргазы — татар әдәбиятында гына түгел, бөтен төрки дөньясының сүз сәнгате ядкәрләрен гасырлар диварына уйган бөек галим, тел белгече, рухи какшамас сәясмән һәм илаһи талантка ия каләм остасы Галимҗан Ибраһимовны, татар грамматикасына нигез салучы галим Гыйбадулла Алпаровны, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, СССР күләмендә танылган язучы Әнвәр Бикчәнтәевны, кыска гына иҗат мизгелендә үлемсез әсәрләр калдырган Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Назаровны, күренекле драматург Фәрит Богдановны, бүген Татарстан һәм Башкортстанның шигъри күген үзенең үткен сатирасы, мөлаем юморы, тирән лирикасы белән балкытып торучы Салават Рәхмәтулланы биргән һәм татар, башкорт әдәбиятының бүгенгесен һәм киләчәген тотып торучы каләм осталары белән горур, тыйнак, эшлекле, шигъриятле төбәк ул.
Без, әдәби марафонда катнашучы каләм ияләре, район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов белән очрашуда моңа тагын бер тапкыр инандык. Марафонның кураторы, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты,“Башкортостан кызы” журналының баш мөхәррире, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Гөлназ Котыева чарада катнашучы язучы һәм журналистларны район башлыгы белән таныштырды. Журналистлар Зөфәр Җәүдәт улына матбугатка, иҗатка булган ярдәме, игътибары өчен рәхмәт белдерде.
— Авыргазы — күренекле иҗат кешеләренең кече ватаны. Бездә шагыйрьләр генә түгел, башка хезмәт ияләре дә, җитәкчеләр дә иҗатка әвәс, шигъри җанлы кешеләр. Миннән алда эшләгән район башлыгы мәрхүм Марат Ишемгуловта да чәчәнлек сәләте бар иде. Үзем дә шигъри күңелле кешеләргә сокланып карыйм, шуңа да иҗатчыларга хөрмәтем зур, — диде Зөфәр Идрисов.
Башкаладан килгән каләм ияләрен “Авыргазы хәбәрләре” гәзите редакциясендә үзешчән һәм яшь иҗатчылар көтә иде. Язучылар һәм яшь каләм ияләре катнашкан “осталык сәгате” бик җанлы үтте. Әлеге чарада катнашучы талантлы шагыйрә, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Зөлфия Ханнанова яшьләргә үзенең шигъри тәҗрибәсе турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар арасында күрү сәләтеннән мәхрүм, үзешчән композитор һәм шагыйрь Дамир Заһитовның башкорт һәм урыс телләрендә укыган шигырьләре барыбызны да дулкынландырды. 9нчы сыйныф укучысы Даниил Андреевның урыс телендә язган шигырьләре дә иҗади җитлеккән дип табылды. Шигърияткә гашыйк, күп популяр җырлар авторы Вәрис Акбашев җитәкчелегендәге “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсенә йөрүче балаларның иҗаты да бик өметле. Татар телендә каләм тибрәтүчеләрдән Илвина Гайнуллина, Айгизә Йосыпова, Эльвина Мөхәммәтшина, Гөлнур Әлимбәкова, Динар Ибраһимов, Рузилә Жданова кебек яшьләр иҗат юлын дәвам итсен иде, дигән теләк яңгырады.
— Шигъри сәләт — Ходайдан инде ул. Сәләтен сизгән, язарга эчке ихтыяҗы булган бала язсын, рухи яктан үссен, андыйларга ярдәм итәргә кирәк, — диде шагыйрь Салават Әбүзәров.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина җитәкчелегендәге язучылар төркемен шагыйрь Рәшит Назарның туган төбәге — Төрембәт авылы көтә иде. Каләм ияләре мәшһүр каләм иясенең каберен зыярат кылды. Аннары мәктәпкә, шагыйрьнең музеена юл тотты. Бүген Төрембәт халкы Рәшит Назар белән чиксез горурлана, алар шагыйрь мирасын күз карасы кебек саклый, музей яңа экспонатлар белән тулылана. Рәшит Назар шәхесенә булган ихлас мөнәсәбәте, аның тетрәндергеч язмышына булган эчке әрнүе Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина сүзләрен дулкынландыргыч итте.
Кичен Авыргазы районы Мәдәният сараенда Әдәби марафонның символик китабы Балакатай районыннан авыргазылыларга тапшырылды. Китапны Авыргазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Зинаида Габҗәлилова кабул итеп алды. Урысча, татарча, башкортча иркен сөйләшүче чуваш ханым күпмилләтле Авыргазы районында озак еллар җитәкчелек эшендә кайный. Мондый җитәкчеләр барында бер милләт тә игътибардан читтә калмас, дуслыкка да, татулыкка да тиенер, дигән фикер кала.
Марафонның кураторы Гөлназ Котыева халык алдында чыгыш ясады, башлап язучы өметле каләм ияләренең исемен атап үтте, киң күңелле, шигъри авыргазылыларны иҗади активлыкка чакырды. “Иксез-чиксез иҗат диңгезенең чыңлы тамчылары” дип атады ул иң яшь каләм ияләрен.
Тыйнак, эшчән авыргазылылар арасында Уфада яшәп әдәбиятка хезмәт итеп дан казанучылар да байтак. Алар арасында талантлы публицист, “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Фаткуллин да бар. Кызганыч, ул гәзит мәшәкатьләреннән бушап, бәйрәмдә катнаша алмады. Ә менә шагыйрә, “Китап” нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Әлфия Әсәдуллина якташлары алдында җылы чыгыш ясады, шигырен укып ишеттерде, нәшрияттан алып килгән бүләкләрен тапшырды.
Башкортстанда Әдәбият елы, әнә шулай, илгә ябырылган матди кризиска да карамыйча, республиканың иҗади учагын дөрләтә, иҗат көчләрен барлый. Аксакал-язучылар өчен рухи канәгатьлек бирерлек, яшьләрнең иҗат канатларын ныгытырлык булсын иде бу ел!