+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2015, 23:35

Кочаклашыйк!

Тикшеренүчеләр фикеренчә, кочаклашуның файдасы гаять зур. Әйтик, психология буенча 30дан артык китап авторы Луиза Хей кешеләргә бәхетле гомер итү өчен көненә 4-12 тапкыр кочаклашу кирәклеген исбатлый.

ХХ гасырның 70нче елларында галимнәрне кешенең кан һәм нерв системаларында табылган химик препаратлар — эндорфиннар кызыксындыра башлый. Морфиннарга охшаш әлеге матдәләр авыртуны киметә, канәгатьлек тойгысы уята. Баксаң, кочаклашканда организмда эндорфиннар күбәя икән. Психологлар да шул хакта сөйли: бүген кешегә башка тере җан белән физик якынлык җитми. Ә бит хәтта мәче белән аралашу, аны ярату да кешегә шатлык өсти. Кире очракта кеше үз шәхесе кысасында бикләнә, кешелек белән бердәмлек тойгысын югалта.

Кешенең тәненә кагылулар өчен баш миенең аерым бер өлеше җавап бирә. Баланы аз кочаклыйлар икән, минең ул өлеше үсеш алмый, иммун системасына зыян килә. Балачактагы кочаклашулар безне яратырга өйрәтә. Җиде яшькә кадәр кочаклашудан мәхрүм ителгән сабыйлар күпчелек очракта киләчәктә башкаларны яратырга сәләтсез була. Алардан психопатлар, социопатлар, агрессияле шәхесләр үсә. Ә менә еш кочак­ла­шу­чыларның исә иммун һәм нерв системалары ныгый, йокысы яхшыра, алар яшәрә, депрессиягә бирешми, яшерен куркулардан котыла. Күп кочак­ла­шу­чыларның кан басымы түбәнәя, гемоглобины күтәрелә.

Бүгеннән үк кочаклашырдай кешене эзләп табыгыз! Аз гына вакытка булса да барлык мәшәкатьләрне онытып, кочаклашуның тәмен, җылысын тоегыз!
Читайте нас: