+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2015, 23:49

О, гүзәллек! Син нәфис савытмы? Әллә савыт эчендәге ялкын-утмы?

Замана кызлары. Нинди без? Рухи кыйммәтләрнең саега баруына күнегеп килүче, матди байлыкка кызыгып, намусы бугазына басарга да күп сорамаган, үзәге сыек талчыбыкмы? “Гүзәл зат булып туганмын – миңа шул җиткән, калганын китереп бирсеннәр” дип, уңайлы җилкә эзләп очкан хыялый кошмы? Килешик, әлеге сыйфатлар соңгы елларда күпләргә йокты. Әмма асылда бер хакыйкать үзгәрмәде — һәр көнен камиллеккә нәни генә булса да бер адым белән гамьле иткәннәргә генә уңыш килә. Мондый кызлар безнең арада күп, иншаллаһ!

Эльвира Ишморатованы тәү тапкыр беренче каналда “Әйдә, өйлә­нешик!” тапшыруында күреп сокландым. Дө­ресен әйткәндә, андагы алып бару­чыларның берсе мил­ләттәшебез булып, аның өчен еш кына кызарырга туры килгән­лектән, тапшыруны еш карыйм, дип әйтә алмыйм. Әмма монысында Уфа кызы да булачагын алдан хәбәр иткәч, тын да алмый карадым. Эльвира сылу, чыннан да, башкала кызларының алтын бөртеге икән ләбаса! Төс-кыяфәте, дулкын-дулкын озын чәчләре, үз-үзен тотышында алиһәләр нуры бар. Баксаң, ул Баймак шәһәрендә туган, кечкенә чагында ук Уфага күченеп килгән, Фатыйма Мостафина исемен­дәге 20нче һәм 39нчы гимназияләрдә белем алган икән. Әти-әнисе — дәүләт хезмәткәрләре, гаиләдә дүрт бала үскән — барысына да күңел җылысы җитәрлек, матди нигез тотрыклы. Шуңа өстәп, көчле затларның һушын алырдай чибәрлегең дә булгач, тагын ни кирәк?!
— Мин кечкенәдән ниндидер ачышлар ясарга, кызыклы яңалыклар өйрәнергә, эзләнергә яраттым, әмма рухи асылымнан тайпылмадым, — ди туташ. — Башкалада үссәм дә, тамырларым Бөрҗән һәм Хәйбулла якларына барып тоташуыннан аерым бер кинәнеч табам. Безнең әбиләр озын толымлы, купшы тәңкәле чибәркәйләр генә түгел, заман җилләренә каршы торырдай ныклы үзәкле, булмаганны — бар, булганны — гөл итәрдәй уңганкайлар да булган. Башта — Башкортстан дәүләт университетын, соңрак Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамладым. Болар — белем алу баскычлары гына түгел, эзләнү чоры да булды. Кечкенәдән иҗатка тартылдым — шигырь, җырларым дөнья күрде, сәхнәдә дә чыгыш ясадым. Әти-әниемнең киңәшләренә колак салып, үз асылыма да хыянәт итмичә яшәү юлын таптым шикелле.
Кайчандыр мин көнчыгыш биюләре белән шөгыльләнә идем. Бу өлкәдә уңышларым да юк түгел. Әмма бервакыт миңа бу гына җитми башлады — аларны башкаларга өләшәсем килде. Шулай итеп бию дәресләре бирә башладым. Анда төрле яшьтәге, төрле төс-кыяфәттәге ханым һәм туташлар йөри. Без бию серләрен генә түгел, ә нәзакәтле булу, үз-үзеңне яратып яшәү юлларын да өйрәнәбез. Күп кенә гүзәл затларның уртак бәласе бит ул — үз-үзеңнән канә­гать­сезлек тойгысы. Чит илләрнең модель агент­лыкларына ияреп, без матурлык чикләрен тарайттык һәм 90х60х90 кысаларына кертеп бик­ләдек.
Эльвира белән килешмичә булмый. Әлбәттә, хатын-кызның иң көчле “коралы” — матурлык. Әмма кайчак ул салкын һәм буш савытны хәтерләтә. Дө­рес­­рәге, кайбер чә­чәк­ләр кешесенә карап кына ачыла. Көчле затларга кайчак асылташ булып күренгәннәр, үз асылына кайтса, ат өстенә ябылган чыпта кебек булып кала. Бу — рухи ярлылыктан килә.
— Бер дәрестән соң мин “укучы”ларыма “Сез минем дәрес­ләрдә нәрсәгә өйрә­нәсез?” дигән сорау бирдем. Аларның күбесенең “Үз-үземне яратырга!” диюе шатландыра. Ә җитди вазыйфа биләгән усал гына бер ханым: “Мин елмая башладым”, — дигәч, аеруча шатландым.
Менә кайчан нурга тула башлый буш савытлар! Әйткәндәй, яңа танышым Анфиса Чехова оештырган тулы гәүдәлеләр өчен “Стандартларга каршы” фотоконкурсында җиңүгә ирешкән. Моннан тыш, ул Санкт-Петербургта узган “Төньяк Аврора” һәм башка гүзәллек бәй­геләрендә дә уңыш яулаган. Шуннан соң Уфа трикотаж фабрикасы җи­тештергән киемнәрне күрсәтүгә алынган, башка шундый тәкъдим­нәр­дән дә баш тартмый. Баксаң, “Әйдә, өйлә­нешик!” телетапшыруына да аны шушы чаралардагы фо­тосурәтләре аша чакырганнар. Редакторларга озак кына ризалыгын бирмичә йөрсә дә, үзәк каналда Уфаны данлау, милли горурлыгыбыз булган бал, киҗе-мамык әйберләрен күрсәтү теләге җиңгән.
— Әлеге тапшырудан соң дөньяның төрле тарафларыннан бихисап күп хат-хәбәрләр алдым, — ди Эльвира. — Четерекле тормыш хәлендә калган, яки тышкы кыяфәте билгеле стандартларга туры килмәү­дән төшенкелеккә би­релгән ханым һәм туташлар киңәш сорый, соклануын бел­дерә... Бу аралашудан миндә янә бер идея туды — “Stikhia” шәрыкь биюләре студиямне киңәй­теп, анда хатын-кызларга ничек итеп үз-үзеңне яратырга, тормыш юлыннан башны горур күтәреп, ныклы адымнар белән атларга өй­рәтәсем килә. Иң мөһиме — югалып калмаска! Үземнән беләм, кайбер кастингларда уңышсызлыкка очраганда күңел читендә болыт хасил булгандай тоела, әмма аны шунда ук куып жибәрергә була — моның өчен күңел кояшына юл бирү дә җитә!
Эльвира Ишморатованың һәр минуты исәпле. Аны төрле халыкара матурлык бәйге­ләренә, модалы кием күрсәтү чараларына чакыралар. Үзе­нең төп хезмәт урыны булган төзелеш компаниясендә дә җитди эш башкара. Менә нинди ул замана кызы — милли, тарихи тамырларыннан аерылмаган, туган телендә рәхәтләнеп сөйләшкән, шул ук вакытта дөньяви киңлекләргә юлы ачык чын мәгънәсендә гүзәл зат! Күбрәк булсын иде андыйлар.
Читайте нас: