+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 март 2015, 23:03

Автобусны җиһан “йоткан”

Ләкин чит планета вәкилләре белән очрашкач, ул 1500 чакрым читтәге шәһәргә төшеп “утырган”.1999 елның 4 сентябрендә Кытайның Ганьсу провинциясендәге Юймынь шәһәреннән 561нче рейс автобусында юлга чыккан 62 пассажир бу көнне хәзер инде гомер буе онытмаячак. Бу автобусны анда утырган кешеләре белән бергә көпә-көндез чит планета цивилизациясе вәкилләре алып китә.

Шимбә көнне иртәнге сәгать 11 тирәсендә автобус үзәк автовокзалдан кузгалып китә. Ярты сәгать чамасы үткәч, ул, шәһәрдән чыгып, трасса буйлап җилдерә башлый. Ләкин тагын күпмедер вакыттан соң ул шоссе буйлап китеп барган җиреннән юкка чыга. Шул вакытта якын-тирәдә булган башка машиналарның шоферлары исә бу хәлләрне күреп тора. Шуларның берсе менә нәрсәләр сөйли:
“Мин әлеге автобус артыннан, 100 метр чамасы арттарак калып, трасса буйлап шул ук юнәлештә китеп бара идем. Берзаман алда зур өермәгә охшаган нәрсә күрдем, ул югарыдан нәкъ әлеге автобус өстенә төшеп килә иде. Мин шундук акрынайдым да бераз куркып та, кызыксынып та күзәтә башладым. Әлеге өермә теге автобусны тулысынча чолгап алды, берничә мизгелгә туктап торгандай итте дә өскә, югарыга менеп китте. Шуннан соң трассага карасам, анда беркем дә, теге автобус та юк иде. Башта бу хәлләр миңа ялгыш кына күренгәндер дип уйлаган идем, ләкин, соңыннан ачыклануынча, бу хәлне шунда булган башка водительләр дә күргән булып чыкты. Алар барысы да шаккаткан иде, нәрсә булганын беркем дә аңлый алмый...”
Хуп. Хәзер инде урланган кешеләрнең үзләрен тыңлап карыйк. Шунысын да искә алыйк: автобус юкка чыккан чакта андагы пассажирларның барысы да кинәт кенә йоклап киткән була. Берникадәр вакыттан соң аларның кайберләре уяна һәм шулчакта ни күргәннәрен әле дә тыныч кына сөйли алмый. Башкалар исә автобус Җиргә әйләнеп кайткач кына уяна. Гуманоидлар җиһанда чакта үзләренә кызыклы тоелган кешеләрне генә уяттымы икән, әллә инде психикасы чагыштырмача ныклыраклары үзләре уянганмы, бу сорауга әлегә җавап юк. Әлбәттә, беренче вариант ныграк ышандыра, чөнки шулкадәр мөмкинлекләргә ия затлар дистә чамасы кешене озаграк та йоклата алыр иде.

Чон Анысан, дизайнер, 29 яшьтә:
— Исемдә, шул хәлләр башланыр алдыннан гына мин сәгатькә карадым: 11 сәгать 33 минут иде. Аннары кинәт кенә бик каты йокы килә башлады, озак та үтми мин каядыр “чумдым”. Күзләремне ачсам, тышта ниндидер аңлашыл­маган урын, без бик яхшы яктыртылган ангар эчендә кебек, унлап кеше уяндык, башкалар һаман йоклый иде.
Берничә кеше автобустан чыктык, ә каршыга сәер затлар килә: озын, ике метр ярым чамасы буйлы, комбинезон кебек нәрсә кигәннәр; битләре һәм кул учлары ак, бераз алсурак. Безнеке кебек үк ике кул, ике аяк, гәүдә, зурлыклары гына бераз башкачарак. Ә менә чырайлары куркыныч фильмнардагы мутантларныкы кебек: күзгә охшаган нәрсәләре алда икәү, артта берәү, маңгай уртасында вакыт-вакыт җемелдәп янып алучы кызыл төймә. Танаулары җәенке, битенә батып тора, ә авызлары бөтенләй сәер: әле генә туп-туры сызык кебек, ачылса, түгәрәк бүрәнкәгә охшап кала. Соңрак мин бер гума­ноидның ашаганын күрдем: авызыннан ун сантиметр чамасы озынлыкта фил хортумы кебек нәрсә чыга да овал рәвешендәге киң борынлы савыттан нәрсәдер суыра...
Авызларын ачмый гына сөйләшәләр, аларның ни сөй­ләгәне синең баш миеңә турыдан-туры килеп керә сыман, барысын да аңлап торасың. Шул вакытта маңгай­ларындагы кызыл төймә ешрак янып сүнә башлый.
Минем белән һөнәрем турында сөй­ләш­теләр, кыйммәтле берничә киңәш бирделәр. Аннары монитор янына алып килделәр дә бик куркыныч кадрлар күрсәттеләр: безнең Җир шары яна, ядро коралы шартлаганнан соң була торган гөмбәсыман өермә күтәрелә... Миңа болай диләр: “Әгәр кешеләр Җирдә сугышларны, бөтен дөньяда хакимлеккә омтылуларын туктатмаса, якын дистә елларда сезне менә шундый хәл көтә. Сез моны булдырмый кала аласыз, ләкин мондый мөмкинлегегез бик зур түгел...”
Аннары мин алар кушуы буенча автобуска кереп утырдым, минем белән чыккан башкалар да кире керде. Шуннан соң тәрәзә тышын куе томансыман нәрсә басты да без каядыр бик тиз кузгалып киттек. Мин үземне түбәнгә очкандай хис иттем. Бераздан автобус юлда зур булмаган чокырга эләккәндәй сикереп куйды да барысы да тынып калды. Берникадәр вакыттан соң тыштагы томан таралды һәм мин ниндидер шәһәр урамында торуыбызны күрдем. Эңгер-меңгер вакыты булуын чамалап, сәгатемә карадым: 19 сәгать 35 минут. Димәк, безне алып киткәннән соң 8 сәгать үткән, ә ул миңа 30 минут чамасы гына тоелды! “Анда” вакыт та башка төрлерәк үтә, күрәсең.
Шулчак башка пассажирлар да уяна башлады һәм без автобустан чыктык. Кайда икәнлегебезне беребез дә аңлый алмый. Сораштырып, үзебезнең Урумчи шәһәрендә икәнлегебезне белдек һәм шаккаттык! Бер дә уянмыйча йоклаганнар бөтенләй аптырашта: ничек автобус 8 сәгать эчендә Юймыньнан Урумчига килеп җиткән? Аларның арасы 1500 чакрым бит!

Ки Цзе Эньши, урланган автобус шоферы:
— Шоссе буйлап китеп барганда кинәт кенә бик каты йокым килә башлады. Моны аңлап, котым очып, нейтралкага куйдым да тормозга бастым. Шуннан автобусны ниндидер томан уратып алды, автобус җирдән аерылып күтәрелә башлады һәм тирә-як кап-караңгы булды, мин чоңгылга очтым. Уянганда ниндидер тоннельдәме, зур, якты гараждамы тора идек. Башымны борып карасам, котым очты: янәшәмдә әллә кеше, әллә монстр миңа карап тора! Тынычлангач, аның белән сөйләшеп алдык, аның авызы ачылмаса да мин барысын да ишеттем һәм аңладым. Ахырда ул миңа: “Син яшәгән шәһәреңнән китәргә һәм һөнәреңне алмаштырырга тиеш, юкса, быел автоһәлакәттә үләчәксең”, — диде.
Аннары без автобуска утырдык һәм томан эчендә каядыр очып киттек. Урумчи шәһәренә төшеп утырганбыз. Тиз арада шулай еракка китә алганыбызга мин берничек тә ышана алмадым...
Соңыннан ачыклануынча, Су Мунь исемле бер хатын, Җиргә кайтырга теләмичә, җиһан корабында калырга булган, күрәсең. Автобуста аның белән янәшә утырган инженер Таи Янцзян түбәндәгеләрне сөйләгән:
— Юлдашым белән без автобус шәһәр буйлап барганда сөйләшеп киттек. Су авыр язмышына, күптән түгел ире ташлап китүенә, эшеннән куылуына зарланды. Чит планета корабында без бер үк вакытта диярлек уяндык. Чыккач, “тегеләрне” күрдек. Бераздан Су аларның берсе белән каядыр китеп югалды. Мин әле бер, әле икенче гуманоид белән аралаштым, гомумән, тормыш хәлләре, башка вак-төяк, шулай ук минем эш турында сөйләштек. Аннары миңа дисплейда Җир шарын бомбага тоткан кадрларны күрсәттеләр: әгәр кешелек өченче бөтендөнья сугышы башлануга юл куйса, якын киләчәктә шушы хәлләр көтеләчәк, диделәр. Минемчә, куркыныч киноны бу затлар компьютерларында модельләштереп эшләгән.
Соңрак без Урумчи шәһәре урамында булып чыктык. Башта мин боларның барысын да төшемдә генә күргәнмендер дип уйлаган идем, әмма, бик ерактагы шәһәргә барып чыкканлыгыбызны төшенгәч, моның төш кенә булмаганлыгы аңлашылды. Шушы вакыт эчендә автобус шундый ерак араны берничек тә үтә алмый!
Бу феноменаль вакыйганы өйрәнүче галимнәр әле булса уртак фикергә килә алмый. Ортодоксаль материалистлар бу хәлләрне галлюцинациягә китергән гомум психоз белән аңлатырга тырыша. Әмма автобусның кыска вакытта шулкадәр ара үтүен алар, әлбәттә, аңлата алмый. Яшь һәм прогрессив фикер йөртүче тикшеренүчеләр исә бу хәл-вакыйгаларда чит планета вәкилләренең катнашлыгын бик тә ихтимал дип исәпли.
Читайте нас: