Хәер, моны аңлаучылар, инвалид балаларга ярдәм итү өчен вакытын да, көчен дә кызганмаучылар да юк түгел. Әйтик, тау чаңгысы буенча спорт мастеры Кристина Коваленко башлангычы белән Уфада “Ак йорт” комплексы каршында ике ел мөмкинлекләре чикле балалар өчен адаптация клубы эшләп килә. Биредә инвалид-балалар бушлай шөгыльләнә, чаңгылар, башка кирәк-ярак — барысы да Кристинаның үзенеке.
Гыйнварда Кристина Коваленко республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка тау чаңгысы буенча адаптация күнегүләре оештыру өчен “Ак йорт” комплексында аерым бүлмә бүлүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. “Бу балалар кием алыштыруда чират көтә алмый, шунлыктан аларга аерым чишенү бүлмәсе булдыру зарур”, — ди Кристина Коваленко. Рөстәм Зәки улы эшне республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына йөкләтте, тиешле чаралар күрелде.
Шушы көннәрдә Рөстәм Хәмитов клуб эшчәнлеге белән танышты. Ул балалар белән чаңгыда шуды, аларның ата-аналары белән аралашты, проблемаларын ачыклады.
— Чынлап та, яхшы башлангыч, — диде республика Башлыгы. — Бу балаларга бик авыр, алар гадәти түгел. Алар өчен биредә — яңа эмоцияләр. Кемдер — сөйләшергә, кемдер хәрәкәтләнергә өйрәнәчәк.
Менә 4 яшьлек Ләйләдә дә үзгәреш сизелә. Ул аутизм белән авырый, ике ай күнегүләрдән соң хәле күзгә күренеп яхшырган. Без күргәндә, кыз бер кулына кечкенә сабын кисәге тотып чаңгы шуа иде.
— Ләйләнең үзенчәлеге ул, — ди әнисе, — яраткан әйбереннән аерыла алмый, кешегә бирми...
— Сабыныңны бир әле, — дип үтенә кыздан Рөстәм Зәки улы. Һәм кыз... гомерендә беренче тапкыр үз әйберен чит кешегә бирә!
Иң мөһиме, Ләйлә дә, бирегә йөрүче башка балалар да үзләрен бәхетле тоя. Бала шатлыгы ата-аналарга да бәхет өсти.
Әлеге вакытта клуб яңа сезонны планлаштыра — киләсе кышка исемлекләр төзелә, балалар кабул ителә. Җәй көне дә эш дәвам итәчәк — балаларны җиңел атлетика, спортның уен төрләре, гомумән, физик әзерлекне ныгытуга юнәлтелгән күнегүләр көтә.