+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 март 2015, 21:24

Туфан калыкканда

Археологларның метр ярым калынлыктагы ләм катламы табуы Бөек су басуга икеләнеп караганнарның шиген таратты.

Нух пәйгамбәрне кем кисәткән?
Библиянең дә, Коръәннең дә иң мавыктыргыч сүрәләренең берсе булып, һичшиксез, туфан калку, су басу, Нух пәйгамбәрнең Аллаһка иман китергән бәндәләрне зур кораб ярдәмендә коткарып калуы, аларның үзләре белән бергә һәр җан иясен берәр пар алуы хакындагысы исәпләнәдер. Аңа охшаш эпослар Австралиядә дә, Һиндстанда да, Тибетта да, Колумбка кадәр булган Америка халыкларында да саклана. Аларның эчтәлеге бик охшаш.
Якынча 5 мең ел элек булган һәм Библиядә искә алынган су басу турындагы риваять язма тарихта беренче генә искә алу түгел. Аңардан да иртәрәк искә алынган чыганакта төрле терлек һәм кошлар белән исән калган, аннары, җиде көн һәм төн котырынган көчле яңгырдан һәм җилдән соң, Месопотамиядәге Ницир тавына көймәсе белән килеп тукталган Гильгамеш хакында бәян ителә. Туфанны сурәтләгәндә бик күп детальләр туры килә. Көймәләрне төзү ысулларында да охшашлыклар күп. Нәрсә бу — бер үк вакыйганы төрлечә сурәтләү­ме, төрле урыннарда булган су басулармы, әллә инде тарихта чын-чыннан булган вакыйганың фактларымы?
Кунь-Кунь нигә ачуланган?
Этнолог Андре исәпләвенчә, 1891 елда шушыңа охшаш легендаларның саны сиксән тирәсе була. Бүгенге көнгә алар йөздән дә арткандыр инде, әмма шуларның 68е дини китапларда бәян ителгәннәр белән берничек тә бәйләнмәгән. Германия тарихчысы Рихард Хенниг раславынча, туфанның дәвамлылыгы — 5 көннән алып, 52 елга кадәр. Унҗиде очракта — көчле яңгыр, башкаларында кар яву, бозлыклар эрү, циклоннар, җир тетрәүләр, цунами аның сәбәбе булып тора. Кытайлылар, гомумән, барлык су басулар яман рух Кунь-Кунь эше дип исәпли: “Ачуы бик килгән чакларда ул күк йөзен тотып торучы терәүләрнең берсенә башы белән бәрә дә күк җир йөзенә гигант су смерчларын түгә”.
Туфан турындагы мифология дөньякүләм масштабка ия. Ләкин ул үзе дөньякүләм булганмы соң? Кайбер тикшеренүчеләр моны расларга тырышып караган. Берәүләр бөтен Урта Азияне баскан һәм җир тетрәүдән соң кинәт кенә юкка чыккан Монгол диңгезе турында сөйләсә, икенчеләр, Җирнең күчәре күчкән һәм, нәтиҗәдә, диңгез һәм океан сулары Төньяк ярымшардан Көньяк ярымшарга түгелгән, ди. Өченчеләр, Җирне миллион еллар буена нык дымлы, газ хәлендәге атмосфера уратып алган булган, күпмедер вакыттан соң болыт массалары кинәт куерган һәм җир өстенә бик көчле, дәвамлы яңгыр булып яуган, дигән фаразда тора. Ләкин мондый бер генә гипотеза да расланмый.
Метр ярымлы ләм каян?
Әмма төрле чыганакларда бәян ителгәннәр барлык континентларда да кыска вакытлы су басу белән бәйле зур фаҗиганең чыннан да булганлыгы турында сөйли. Бу хәл Якын Көнчыгышта барыннан да бигрәк ачык раслана. Палестина һәм Месопотамия халыкларында коточкыч туфан турында куркыныч хатирәләр әле булса саклана. Шул вер­сияләрнең берсе моннан якынча 5000-5300 ел элек булган хәлләргә карый һәм моны раслаучы дә­лилләр дә табылган. 1928-29 елларда доктор Симон Вулли шул төбәк­ләрдә күләмле казыну эшләре алып бара һәм 1,5 метрлы ләм катламы таба. Аның аскы ягында борынгырак цивилизация табылдыклары сакланса, өстә бүгенге көннәргә якынрак чор әйберләре, эзләре табыла. “Димәк, бик калын бу катлам өзлексез барган тарихны икегә бүлеп тора, — ди доктор Вулли. — Бернинди елганың да гадәти агымы бу кадәр ләм утырта алмас иде! Мондый калынлыктагы ләмне бирегә коточкыч су басу гына алып килә ала. Ләм астындагы табылдыклар биредә борынгы цивилизация яшәгәнлеге һәм аның туфаннан соң юкка чыкканлыгы хакында сөйли. Шикләнергә урын калмый: бу нәкъ киң билгеле Ной (Нух) вакыйгасына бәйле зур туфанның эзе...”
Доктор Вуллиның раслаулары катгый яңгырый һәм моңа нигез дә бар, чөнки озак та үтмәстән икенче бер археолог Стивен Лэнгдон шундый ук ләм катламын Борынгы Вави­лонның Кише өлкәсендә таба, соңрак башка өлкәләрдә дә юлыгалар. Димәк, Бөек Туфан чыннан да булган һәм борынгы язмалар юктан гына барлыкка килмәгән.
Нигә Ай безнең белән “шаяра”?
Бу зур фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә соң? Бу кадәр “артык” су җир йөзендә кинәт кенә каян барлыкка килгән? Бөтен бозлыклар берьюлы эреп беткән очракта да океан югарылыгы чакрымнарга күтәрелә алмас иде бит!
Туфан турында бөтен дөнья халыклары легендаларында бер уртак деталь бар, ул да булса — ул чакта күк йөзендә Ай... бөтенләй булмаган! Шуңа да туфанга кадәр яшәгәннәрне “Айга кадәргеләр” дип йөрткәннәр. Бөек Туфанның бөтен сәбәбе дә, бәлки, шушыдыр?
Билгеле булуынча, Җирнең бердән­бер юлдашы булган Ай үзенең зур авырлыгы тәэсирендә планетабызда тәүлегенә ике тапкыр зур булмаган су басулар (“прилив”, ягъни диңгез суы күтәрелү) ясап тора. Ай тәүлекнең шул вакытында түбәндә кайсы төбәк туры килсә, шул урынны үзенә ныграк тарта һәм шунда калкулык барлыкка килә. Мәсәлән, коры җир — 0,5, океан югарылыгы — 1 метрга, ә Атлантикадагы Фанди култыгында 18 метрга кадәр күтәрелә. Киң билгеле шул фактны да исегезгә төшерегез: Ай еллар-гасырлар үткән саен Җирдән ераклаша бара. Хәзер инде күз алдыгызга китерегез: кайчандыр Ай Җиргә бик якын урнашкан, баш очыбызда гына дип әйтерлек асылынып торган булган. Димәк, ул якынрак булган саен “прилив” вакытында су дулкыннары да биегрәк булган. Әгәр бүген без Ай орбитасының биеклеген 10 тапкыр киметсәк, ачык океандагы “прилив” биеклеге дә йөзләрчә метр булыр иде!
Айны бераз “төшерсәк”, ул орбитада әлегечә түгел, ә көн­батыштан көнчыгышка таба хәрәкәт итсә, прилив дулкыны көнбатыштан Американың, Африканың көнчыгыш яр буйларына, Балтыйк, Урта диңгез буена ябырылачак. Дулкынның иң зур биеклеге Урта һәм Кара диңгезләрнең ярларына килеп җиткәч булачак, нәкъ шул вакытта тәүлек вакыты җитеп туктап калган, йөзәр-йөзәр чакрымга сузылган дулкын “ыһ” та итмичә Кавказ тауларын күмәчәк һәм берничә көннән Каспий һәм Арал диңгез­ләренә барып җитәчәк (ни сәбәп­тәндер эчке терри­ториядә калган, һаман да кибә баручы бу сулык­лар­ның барлыкка килүе шуннан түгелме икән?). Андагы тау тезмә­ләрен бер яссылыкка куеп карасак, су астыннан иң беренче булып Ара­рат тау башы күренәчәге аңлашы­ладыр...
Айның Җир өстеннән нинди югарылыкта булуына карап, мондый су басу бер айдан бер елга кадәр дәвам итәр иде. Бу вакытта коточкыч зурлыктагы дулкын, барлык континентлар аша үтеп, Җир шарын урап чыгар иде. Шулай итеп, барысы да нәкъ борынгы легендаларда бәян ителгәнчә! Монда бер генә табышмак кала: ничек Ай Җиргә шулай тиз генә якынлашып алган да янә ераклашкан? Әлеге вакытта Айның Җирдән һаман да ераклаша баруына җавап табылса, без төп табышмакны да чишә алыр идек.
Читайте нас: